Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Татарстанның алты депутаты республиканың президент атамасын бетерүне хуплаган


Татарстанда президент атамасын бетерүне хуплаган Илдар Гыйлметдинов
Татарстанда президент атамасын бетерүне хуплаган Илдар Гыйлметдинов

Русиядә төбәк хакимияте турындагы канунны депутатлар өченче укылышта кабул итте. Икенче укылышта кабул иткәндә Татарстаннан җиде депутат республикада президент атамасын калдыруга каршы тавыш биргән иде.

Русия думасында Татарстан парламенты тәкъдим иткән президент вазифасын саклау төзәтмәсе өчен кайсы депутатларның ничек тавыш бирүе билгеле булды. Өченче укылышта федераль канун өлгесен 330 депутат хуплап тавыш бирде, 89 каршы чыкты.

Русия Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган 15 депутатның җидесе канунга каршы тавыш биргән. Аерым алганда, Рөстәм Кәлимуллин, Татьяна Ларионова, Айдар Метшин, Марат Нуриев, Айрат Фәррахов, Азат Ягафаров (барысы да "Бердәм Русия" фиркасеннән) һәм КПРФ әгъзасы Артем Прокофьев канун өлгесен хупламаган.

Олег Морозов, Илдар Гыйлметдинов, Әлфия Когогина, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев (барысы да "Бердәм Русия" фиркасеннән) Татарстанда президент институтын юк итүче канунны яклап тавыш биргән. Икенче укылыштагы кебек Ирек Богуславский һәм Илья Вольфсон тавыш бирүдә катнашмаган.

Моңа кадәр, Татарстан депутатлары үзләре әзерләгән төзәтмәләрне Русия думасында аерым карарга тәкъдим иткән иде. Шул максаттан Дәүләт шурасы дума депутаты Илдар Гыйлметдиновка республика парламенты исеменнән чыгыш ясау хокукы йөкләде. Русия думасы сессиясендә Татарстан депутатлары мондый тәкъдим белән чыкмады. Шул ук вакытта КПРФ вәкилләре бу мәсьәләне аерым карарга чакырды.

  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр", дип белдерде. 25 ноябрьдә республика парламенты 18 төзәтмә тәкъдим итте. Әлеге канунны депутатлар Русия Конституциясенә, дәүләтнең федератив демократик төзелешенә каршы килә дип белдерде.
  • Депутат Николай Рыбушкин Русия Конституцион мәхкәмәсенә әзерләнергә чакырды.
  • Бүген Русия төбәкләре арасында Рөстәм Миңнеханов кына президент атамасын йөртә. 2020 елда ул әлеге вазифага сайланды. Әлеге федераль канун өлгесе быелның декабрендә кабул ителергә мөмкин.
  • 🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
    🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG