Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Чабаксарда мәчет төзелешендә татарлар гына түгел, чуашлар да катнашкан


Яңа Чабаксардагы Җәмигъ мәчете

Чуашстанның зурлыгы ягыннан икенче урында торган Яңа Чабаксар шәһәрендә киләсе елга Җәмигъ мәчете рәсми ачылырга тиеш. Анда җомга намазлары инде күптән укыла, шулай ук татар теле дәресләре дә оештырылган.

Чуашстанның зурлыгы ягыннан икенче урында торган, 127 мең кешелек Яңа Чабаксар (Новочебоксарк) шәһәрендә 7 меңнән артык мөселман яши. 2000 елда биредә Айнетдин Шамбазов исемендәге Җәмигъ мәчете төзелә башлады, аны 2022 елда ачарга ниятлиләр. Шул ук вакытта дин тотучылар хәзердән үк намазга килеп йөри ала.

Мәчетнең имамы Миңкадыйр Рәҗәпов әйтүенчә, мәчеттә җомга намазлары 2005 елдан башлап укыла. Шәһәрдә аннан элегрәк тә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелгән, әмма 2005 елдан башлап алар активрак рәвештә уза башлаган. Мәчет барлыкка килгәнче, 2005-2010 елларда шәһәр түрәләре мөселманнарга бина биреп торган.

Миңкадыйр Рәҗәпов
Миңкадыйр Рәҗәпов

— Беренче вакытларны хәтерлим әле - подвалга керәсең, ә өстән тамып тора. Төзелештә ярдәм иткән кешеләр, бөтен бу вакыт эчендә безнең белән булганнар безнең җылы бинада, уңайлы шартларда гыйбадәт кылуыбызны күрә. Татарстан да ярдәм итте. Безгә булышырга риза булган дизайнерга аерым рәхмәт. Ул ислам динен кабул иткән христиан хатын-кызы иде. Үз ярдәме өчен бер тиен акча алмаса да, безгә зур ярдәм күрсәтте. Фикер каршылыклары булды, әмма ахырдан уртак чишелешләр таба идек, - дип сөйли Рәҗәпов.

Мәчеттә гыйбадәтләр әлегә җомга көннәрендә генә уза, әмма якында төзелеш эшләрен төгәлләргә ниятлиләр, шуннан соң ул тулысынча эшли башлаячак.

Мәчет классик стильдә бизәлгән. Төп зал – ирләр өчен, ә хатын-кызлар залы балконда урнашкан. Мәчетнең якшәмбе мәктәбе, зур булмаган китапханәсе, никах уздыру өчен залы да бар.

Яңа Чабаксарда хәләл ризык ашардай гомуми туклану урыннары юк. Әмма мәчетнең аш бүлмәсе бар, биредә милли һәм традицион ризыклар әзерләнә, теләге булганнар өчен мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык.

Миңкадыйр Рәҗәпов сүзләренчә, мәчет төзелешендә мөселманнар гына түгел, православлар да, татарлар гына түгел, чуашлар да катнашкан.

Диннәр төрле булса да, дуслык һәрвакыт булырга тиеш

— Шәһәребез бик дус. Гел әйтеп киләм: диннәр төрле булса да, дуслык һәрвакыт булырга тиеш – кайгыда да, шатлыкта да. Мәчетебезгә йөрүче, онкология белән авырган бер кеше дә бу төзелештә катнашкан иде. Аның дәваланмый торган чир белән авырганлыгын үзе үлгәннән соң гына белдек. Күз алдыгызга китерәсезме, бу кеше эш урыныннан махсус сорап, бер айлык-ай ярымлык ял алган, ә ул "Химпром"да эшли иде. Аның мөселманнарның изге йортын төзүгә ярдәм итәсе килде. Чиренә карамастан, арматура бәйләде, - дип сөйли имам. Мондый кешеләрне һәм мондый ярдәмне онытырга ярамый, ди ул.

Аш бүлмәсе
Аш бүлмәсе

Миңкадыйр Рәҗәпов сүзләренчә, төзелешкә акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә шактый булган, ярдәмне мәчеткә йөрүчеләр дә, эшмәкәрләр дә, депутатлар да биргән.

Ярдәм көтелмәгән җирдән килә иде

— Опалубканы тутырганнан соң, беренче бетонга заказ бирдек, машиналарны куйдылар, без нигез чокырында идек, улакны төшерделәр һәм киемнәребезне алыштырырга кердек. Көн кояшлы иде. Без киемнәрне алыштырган арада көчле яңгыр башланды. Нишләргә? Миңа: "Син җитәкче, син карар бир" диделәр. Бетон кабул итүне дәвам иттек, бөтен кеше баштанаяк чыланды, әмма беркем китмәде. Төне буе йоклый алмадым. Икенче көнне төзүчеләр миңа моның, киресенчә, яхшы күренеш булуын әйтте. Аллаһы Тәгалә мәчетебезнең төзелешенә шулай хәер-фатиха биргәндер. Үзем дә ничек шулай килеп чыгуын белмим, ярдәм көтелмәгән җирдән килә иде, - дип сөйли ул.

Мәчеттә якшәмбе мәктәбе эшләп килә, биредә татар теле дәресләре бар. Татар телен өйрәнергә 15 кеше йөри, күпчелеге хатын-кызлар. Мәчет имамы сүзләренчә, беренче вакытта мәктәпкә күбрәк кеше йөргән.

— Татар телен Венера апа укыта иде. Кызганыч, ул вафат булды. Хәзер укытуны торгызырга ниятлибез. Татар телен өйрәнүчеләр безгә килә ала. Бу ирекле эш. Кеше мәчеткә килсә, аны монда бары тик намазга, дингә генә өйрәтәләр дип уйлаучылар бар. Алай түгел. Сүз уңаеннан, үзем дә, оныкларым да чуаш телен беләбез, - ди хәзрәт.

Фотоларда мәхәллә эшчәнлеге
Фотоларда мәхәллә эшчәнлеге

Миңкадыйр Рәҗәпов Яңа Чабаксардагы һәр мәктәптә аерым милли сыйныфлар ачу ихтыяҗы бар ди. Әмма татар телен укыту өчен укытучы да кирәк. Яңа Чабаксар мәктәпләрендә татар теле сыйныфларын ачарга рөхсәт итә калсалар, әзерләнергә кирәк, ди ул.

Бездәге ике шәһәрдә (Яңа Чабаксар һәм Чабаксар) татар балалар бакчасы ачу ихтыяҗы бар

— Кайбер төбәкләрдә мондый тәҗрибә бар бит инде, мәсәлән Самарда, Татарстанда, Башкортстанда. Бездәге ике шәһәрдә (Яңа Чабаксар һәм Чабаксар) татар балалар бакчасы ачу ихтыяҗы бар. Чуашстанда татар балалар бакчалары юк, әмма татар авылларында чуаш балалары өчен бакчалар бар. Теләсә нинди милләт үзенең туган телен онытмаска тиеш. Чагыштыру өчен – Татарстан районнарында чуаш мәктәпләре бар. Тынычлыкта, килешеп яшәргә, телне саклауда ярдәм итешергә кирәк. Әлбәттә, мәктәп тә, балалар бакчасы да кирәк, әмма балаларны мәҗбүр итәргә тиеш түгелләр. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең иң яхшы ысулы – өйдә туган телдә сөйләшү, - ди Миңкадыйр Рәҗәпов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG