Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Протокол": министр Мантуров Геленджиктагы милекне күпләп сатып ала


Денис Мантуров
Денис Мантуров

Геленджикта министр гаиләсенең биш йолдызлы кунакханәсе, элит коттедж бистәсе, пластик хирургия клиникасы, берничә йөзем бакчасы һәм гольф клубы бар диелә.

Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм аның гаиләсе, Геленджик курорт шәһәрендәге, гомуми суммасы миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин булган милеккә ия. Бу хакта "Протокол" проектының журналист тикшерүендә язылган.

Мәгълүмат чаралары белешмәләренә күрә, Мантуровларның биш йолдызлы кунакханәсе, элит коттедж бистәсе, пластик хирургия клиникасы, берничә йөзем бакчасы һәм гольф клубы бар.

Шулай ук Мантуров, Геленджикның яңа генераль планының төп бенефициары дип аталган, әлеге планга җирле халык каршы чыга.

Журналист тикшерүендә җентекле рәвештә "Приморье" биш йолдызлы кунакханәсе турында языла, ул шундый ук исемдәге пансионатта, Кара диңгез яры буенда төзелгән.

Пансионат хиссәләренең йөз процентына да "Финанс системнары" ширкәте хуҗа. Ширкәтнең баш мөдире – Мантуровның элеккеге хезмәттәше – Евгений Максимов, ә ширкәткә нигез салучылар – сәнәгать һәм сәүдә министрының 86 яшьлек әнисе Тамара Фёдоровна һәм Владимир Путинның дусты, "Ростех" дәүләт корпорациясе җитәкчесе Сергей Чемезовның улы.

Шул ук вакытта Мантуров үзе "Ростех"ның багучылар шурасы рәисе булып тора.

Моннан тыш "Протокол" тикшерүендә Fellini премиум-класслы апартаментлар һәм таунһауслар комплексы төзү өчен ике һектар җирне алу схемасы тикшерелгән, аның да ахыргы бенефициары дип "Финанс системнары" ширкәте аталган.

Комплекстагы ике бүлмәле апартаментларның якынча 30 миллион сум торуы искәртелгән.

Мантуровның исә рәсми рәвештә гомуми мәйданы бер һектарга якын булган өч җир кишәрлеге бар.

Журналистлар 2012 елдан, ягъни сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын җитәкли башлаганнан бирле Мантуровның рәсми керемнәре дә кисәк кенә артуын аеруча искәрткән: аның кереме елына 100 миллионнан 740 миллион сумга җиткән.

Бәйсез мәгълүмат чаралары, тикшерүчеләр һәм оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный Денис Мантуровны берничә мәртәбә коррупциядә гаепләгән иде.

Узган ел министр гаиләсенең Мәскәү үзәгендәге Малая Дмитровка урамында урнашкан Chekhoff Moscow Curio Collection by Hilton исемле биш йолдызлы кунакханәгә ия булуы хәбәр ителгән иде.

Министрның әнисе исә Мәскәү янындагы Клязьма сусаклагычында урнашкан зур йортка ия, аның мәйданы дүрт мең дүрткел метрдан артык һәм бәясе якынча 5 млрд сум.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG