Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәр думасы җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-код тәртибен бетерүне хупламады


"Бу көн кадагындагы мәсьәлә, ул халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән", дип белдергән шәһәр мэры Илсур Метшин.

Казан шәһәр думасы депутатлары КПРФ фракциясенең җәмәгать урыннарында һәм транспортында QR-кодларны гамәлдән чыгару турындагы тәкъдименә каршы тавыш биргән. Бу хакта "БИЗНЕС-Online" яза. Депутатларга бу инициативаны фракция җитәкчесе Алексей Серов тәкъдим иткән булган.

"Ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга иртә. Бу көн кадагындагы мәсьәлә, ул халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән", дигән Казан мэры Илсур Метшин.

11 октябрьдән Татарстанда гомуми туклану биналарына, сәүдә үзәкләренә, фитнес үзәкләргә һәм халык күп йөргән башка урыннарга QR-кодлар белән генә кертү тәртибе гамәлдә.

22 ноябрьдән QR-кодлар транспортта да кулланылышка керде.

Күптән түгел Русия думасының транспортта QR-кодлар куллануны кертү турындагы канун өлгесен көн тәртибеннән төшереп калдырачагы билгеле булды.

16 декабрьдә Русия думасында карау ниятләнгән QR-кодлар турындагы канун өлгеләре белән бәйле рәвештә, Путин "кешеләрнең хокукларын чикләмәс өчен, транспорт системының әзер булу-булмавын" җентекле рәвештә өйрәнергә, "үлчәп, бик сак эш итәргә", халык өчен "өстәмә проблемнар тудырмаска" кирәклеген белдерде.

Документ хөкүмәткә кире кайтарылмаячак, депутатлар Транспорт министрлыгы белән берлектә аны әзерләү эшен дәвам итәчәк.

Шул ук вакытта QR-кодларны җәмәгать урыннарында куллануны мәҗбүр итә торган канун өлгесе турында фикер алышу әлегә Русия думасы утырышларының көн тәртибендә кала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG