Accessibility links

Кайнар хәбәр

Транспортта QR-кодлар куллану турындагы канун өлгесе думада каралмаячак


Документ хөкүмәткә кире кайтарылмаячак, шулай да депутатлар транспорт министрлыгы белән берлектә аны әзерләүне дәвам итәчәк.

Русия думасы транспортта QR-кодлар куллануны кертү турындагы канун өлгесе көн тәртибеннән төшереп калдырачак. Бу хакта Русия парламентының түбән пулаты рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу карар Русия думасының хөкүмәт белән диалогы нәтиҗәсендә, төбәкләр фикерен һәм халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алу нигезендә кабул ителгән.

Володин шулай ук президент Владимир Путинның күптән түгел Кеше хокуклары шурасы вәкилләре белән аралашуы барышында ясаган белдерүенә сылтанган, ул "уйланмый эшләнгән карарлар" булырга тиеш түгел дигән иде. 16 декабрьдә Русия думасында карау ниятләнгән QR-кодлар турындагы канун өлгеләре белән бәйле рәвештә, Путин "кешеләрнең хокукларын чикләмәс өчен, транспорт системының әзер булу-булмавын" җентекле рәвештә өйрәнергә, "үлчәп, бик сак эш итәргә", халык өчен "өстәмә проблемнар тудырмаска" кирәклеген белдерде.

Русия думасының транспорт комитеты башлыгы Евгений Москвичев РБКга сөйләвенчә, "тагын бер мәртәбә барлык плюсларны һәм минусларны өйрәнү өчен" канун өлгесен карау күчереләчәк.

Документ хөкүмәткә кире кайтарылмаячак, депутатлар Транспорт министрлыгы белән берлектә аны әзерләү эшен дәвам итәчәк дип искәрткән ул.

Шул ук вакытта QR-кодларны җәмәгать урыннарында куллануны мәҗбүр итә торган канун өлгесе турында фикер алышу әлегә Русия думасы утырышларының көн тәртибендә кала.

12 ноябрьдә хөкүмәт Русия думасына җәмәгать урыннарында һәм транспортта вакцина ясату, яки коронавирус белән авыру турындагы QR-кодларны мәҗбүри куллану турында ике канун өлгесе керткән иде.

Баштарак аларны ашыгыч рәвештә кабул итәргә җыендылар, әмма соңрак документларны фикерләр алу өчен төбәкләргә, Иҗтимагый һәм Хисап пулатларына, Федерация шурасына җибәрделәр.

Канун өлгеләрен карарга җитешкән төбәкләр депутатлары, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстан парламентлары хакимиятләрнең әлеге башлангычын хуплады.

Татарстан - әлеге чикләүне керткән беренче төбәк булды, 22 ноябрьдән республикада җәмәгать транспортына QR-кодлар белән генә кертәләр.

Русиядә яшәүчеләрнең күбесе хакимият инициативасы белән килешмәде, кайбер шәһәрләрдә протес чаралары узды.

"Левада" үзәге (Русиядә "ят агент" дип танылды) сораштыруы мәгълүматларына күрә, русияләрнең 76 проценты җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүгә тискәре карашта тора.

Пандемия чикләүләре һәм кеше хокуклары арасында баланс табып буламы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:37:14 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG