Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан депутатлары QR-код кертүче федераль канун өлгесен хуплады


Казан метросында QR-код күрсәтеп керү
Казан метросында QR-код күрсәтеп керү

Татарстан Дәүләт шурасында QR-код кертүгә КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" каршы чыкты. Башкортстанда КПРФ һәм "Гадел Русия" каршы булды.

25 ноябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы коронавирус пандемиясе белән көрәш чарасы буларак QR-код кертү хокукын бирүче федераль канун өлгесен хуплады. Документта кешеләр мәдәни чараларга, кафе-рестораннарга, сәүдә үзәкләренә QR-код күрсәтеп, яисә вакцина ясатмау һәм коронавирус белән авыруы турында белешмә күрсәтеп йөри ала диелә. 2022 елның 1 февраленә кадәр тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсен күрсәтергә мөмкин булачак.

Әлеге канун өлгесе депутатлар арасында каршылык тудырды. "Бердәм Русия"дән кала барлык фиркаләр дә әлеге үзгәрешләргә каршы чыкты.

ЛДПР вәкиле, депутат Эдуард Шәрәфиев халыкның тавышын ишетергә чакырды. Аның сүзләренчә, әлеге канун өлгесен хуплап бер мөрәҗәгать тә кермәгән.

"QR-кодларны җәмәгать транспотына керттек. Нинди нәтиҗә күрдек? Сугышуларга кадәр барып җитте. Менә Дәүләт шурасында утырабыз, ни өчен бирегә QR-код белән йөрмибез. QR-кодлар халыкны икегә бүлде, халыкны кайнатты", диде ул.

КПРФ фракциясе әгъзасы Фәдбир Сафин канун өлгесен хупламаячагын белдерде. Ул моның урынына түләүсез тест ясау һәм антитәнчекләргә анализ бирүне оештырырга тәкъдим итте.

"Гадел Русия"дән Әлмир Михеев Татарстанны полигон буларак кулланалар дип Мәскәү сәясәтен тәнкыйтьләде.

"Хакимият аралашу урынына халыкка басым ясый. Аларга QR-код белән басым ясап, хокукларын чикли. Без тугры электоратның төп өлешен үтерәбез. Хәзер федераль үзәк бу мәсьәләдән читләште һәм барысын да төбәкләргә калдырды. Татарстан яңадлан полигон буларак чыгыш ясый. Әгәр дә бу сынауны узмасак, димәк, җирле хакимият гаепле булып калачак. Үз халкыбызда тәҗрибәләр эшләүдән туктарга кирәк", дип канун өлгесен кире кагарга чакырды.

"Бердәм Русия" фиркасен тәкъдим итүче Игорь Бикеев, Алексей Созинов, Николай Рыбушкин канун өлгесен хупларга чакырды. Татарстан парламентында бәхәс кубуына карамастан, җиде кеше генә каршы тавыш бирде, 73 депутат канун өлгесен хуплады.

Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтай депутатлары да әлеге канун өлгесен хуплады. КПРФ һәм "Гадел Русия" фиркаләре каршы тавыш бирде. "Бердәм Русия" фракциясе хуплады.

Федераль канун думада беренче укылышта 16 декабрьдә каралырга мөмкин.

22 ноябрьдән Татарстанның җәмәгать транспортыннан бары тик QR-кодлары яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы хакындагы белешмәләре булганнар гына куллана ала. Шулай ук республикада сәүдә үзәкләренә, театрларга, кинотеатрларга, мәдәни һәм спорт чараларына, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге урыннарга QR-кодлар белән генә керергә мөмкин.

Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүдә Татарстан илнең беренче төбәге булды. Бу чикләүләр кертелгән беренче көндә берничә сугышу очраклары һәм таксиларга бәяләрнең чамадан тыш артуы турында да хәбәр ителде.

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодлар кертелү сәбәпле юлчылар саны 20-30 процентка кимүен белдерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG