Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева янына өч адвокатны кертмәгәннәр


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Соңгы адвокатны кертмәүләрен "тикшерүчедән рөхсәт юк" дип аңлатканнар. Адвокатлар фикеренчә, бу махсус эшләнә.

Мәскәүнең 6нчы тикшерү изоляторында "экстремист оешма" оештыру эше нигезендә тотылучы Уфадагы Алексей Навальный штабының (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешмалар дип танылды, аларның эшчәнлеге тыелды) элекке җитәкчесе Лилия Чанышева янына инде өч адвокатны кертмәгәннәр. Бу хакта "Новая газета" яза.

Соңгы адвокатны кертмәүләрен "тикшерүчедән рөхсәт юк" дип аңлатканнар.

Адвокатлар фикеренчә, бу махсус рәвештә һәм шул исәптән "Чанышеваны тышкы дөньядан тулысынча аеру" өчен эшләнә.

Бу хакта "Новая газета"га яклаучы Владимир Воронин сөйләгән, аны эштән 10 декабрьдә читләштергәннәр. 13 декабрьдә Чанышева янына адвокат Андрей Сергеев керергә теләгән. 16 декабрьдә активист белән яклаучы Никос Параскевов та күрешмәкче булган.

Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынды. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итү" гаепләве белдерелде (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге).

Моннан тыш хакимиятләр Лилия Чанышеваны "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының элекке мөдире сыйфатында да җаваплылыкка тарта, әлеге оешма быел июль аенда ят агент дип танылган иде.

Лилия Чанышеваны "экстремист оешма оештыру һәм аны җитәкләү"дә гаепләү эшен Русия тикшерү комитетының баш идарәсе тикшерә.
Җинаять эшендә төп фигурантлар булып, Лилия Чанышева белән беррәттән Алексей Навальный, Леонид Волков, Иван Жданов, Любовь Соболь һәм оппозиционерның башка көрәштәшләре тора. Лилия Чанышева үзенең гаепсез булуын белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG