Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ үзенә эшкә тоткыннарны җәлеп итәргә уйлый


Чаллыда КамАЗ заводы
Чаллыда КамАЗ заводы

Элегрәк оешмада эшче көчләргә кытлык булуы һәм моны мигрантлар җәлеп итеп хәл итәргә тырышулары хәбәр ителгән иде.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) програмы кысаларында, КамАЗ тоткыннарны оешмага эшкә урнаштыра башларга мөмкин. Бу хакта РБКга ширкәт вәкиле хәбәр иткән.

Элегрәк КамАЗның баш мөдире Сергей Когогоин "РИА Новости"га ширкәттә эшче кулларга кытлык булуын һәм төрле чаралар ярдәмендә - читтәге җитештерүчеләрне, хәтта мигрантларны җәлеп итеп, бу проблемны хәл итәргә тырышуларын белдергән иде.

— Чаллыда җитештерүдә 24 мең кеше эшли, 4 меңгә кадәр кеше җитеп бетми. Әйе, без хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү белән шөгыльләнәбез, бер эшчегә туры килә торган автомобильләр саны артты, әмма шулай да... Без бу проблемнарны төрле юллар белән хәл итәбез: чит ширкәтләр аша җәлеп итәбез, быел беренче мигрантларны китердек. Хәзерге вакытта бездә Үзбәкстаннан 450 кеше эшли, - дигән оешма җитәкчесе.

КамАзның шулай ук ФСИНның тотканнарны эшкә урнаштыру програмы белән дә кызыксынуын әйткән Когогин.

КамАЗның матбугат хезмәтендә РБКга мондый ниятләре барлыкларын раслаганнар, әмма эшче куллар җитешмәүне хөкем ителгәннәр хисабына тутыру нияте турында сүз бармавын искәрткәннәр.

— ФСИНның авыр маддәләр нигезендә хөкем ителмәгән тоткыннарны эшкә урнаштыру програмы бар. Без берничә дистәгә кадәр тоткынны кабул итәргә әзер. Бу – социаль програм, ә эш көчләренә кытлык аркасында түгел, - дип аңлаткан оешма вәкиле.

Май аенда ФСИНның ул чактагы башлыгы Александр Калашников хәзерге вакытта хезмәт мигрантлары башкарган эшләргә тоткыннарны активрак рәвештә җәлеп итү тәкъдимен белдергән иде.

Калашников моның ГУЛАГ булмаячагын, бөтенләй яңа, тиешле дәрәҗәдәге шартлар булачагын искәртте. Җәза мөддәтен үтәүчеләр фатирларга яки тулай торакларга урнаштырылачак, шулай ук хезмәт хакы ала алачак диелде.

Русия юстиция министры Константин Чуйченко Калашниковның бу тәкъдимен хуплады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG