Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан митрополиясе һәм Диния нәзарәте Актаныш зиратында тәрене кисеп ату гамәлен хөкем иттеләр


Ике дини оешма уртак белдерү белән чыкты.

Татарстан Диния нәзарәте белән республика митрополиясе Актаныш районындагы зиратта тәрене кисеп ату уңаеннан уртак белдерү белән чыкты. Белдерүдә ике дини оешма әлеге гамәлне хөкем итте.

— Актаныш районында урын алган вәхшилек күренеше Татарстанда мөселманнар арасында да, православ җәмгыятьтә дә ачулы реакция тудырды. Нәзарәт һәм Митрополия вандалның әлеге гамәлен вәхшилек дип бәялиләр һәм нинди диндә булуга карамастан каберләрне мәсхәрәләү иң түбән эшләрнең берсе икәнен искә төшерәләр, — диелә белдерүдә.

Ике оешма белдерүендә шулай ук Татарстанда динара татулыкны саклау тырышлыгы булуы искәртелә, бу җәмәгатьчелекне динара каршылыклардан саклый диелә. 2016 елда Казанның борынгы мөселман зиратында күпсанлы каберләрдә вәхшилек кылу да искә алынган.

— Зиратларда килеп чыккан бу очракларның сәбәбе милләтләр арасындагы киеренкелекнең нәтиҗәсе түгел, ә киресенчә – республикада төрле дин вәкилләре арасында ике яклап урнашкан хөрмәтле мөнәсәбәтләрдән чыгарма булып тора, — дип саный Татарстан Диния нәзарәте белән республика митрополиясе.

Актаныш зиратында кисеп атылган тәре торгызылды, диелә белдерүдә.

Республика һәм федераль медиа чараларында Актаныш районында мөселман зиратында бер кабер өстендә урнаштырылган тәрене кисеп ату хәбәре таралды. 17 декабрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Бу республика өчен ярамый торган күренеш!" дип белдерде һәм Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттаховка кисәтү ясады.

2016 елда Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташы җимерелгән иде. Ул чакта композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташлары җимерелде, мәсхәрәләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG