Мәскәү әлеге карарны килешүдән 2020 елның ноябрендә Вашингтон чыкканнан соң кабул итте. АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хакимияте Русияне килешүләрне үтәмәүдә гаепләде. Мәскәү дәгъваларны кире какты, килешүләр өчен җаваплылыкны Кушма Штатларга йөкләде. 2021 елның июнендә Русия президенты Владимир Путин бу килешүдән чыгу турында документ имзалады.
Ачык күк килешүе 1992 елның 24 мартында Һелсинкида 27 дәүләт тарафыннан имзаланган иде. Әлеге дәүләтләр берлеге 1994 елда Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) дип атала башлады. Килешү бу илләргә бер-бересенең һава киңлекләрен күзәтү мөмкинлеге бирә.
РБК искәртүенчә, АКШ Чечня һәм Калининград өстеннән очуларга чикләүләр куюга канәгатьсезлек белдергән. Мәскәү гаепләүләрне кире каккан һәм Вашингтонга Һавай утраулары өстеннән очуларга бәйле үз дәгъваларын белдергән.
АКШның элекке дәүләт секретаре Майк Помпео Русия Ачык күк килешүе кысаларында алынган мәгълүматны үз коралларын АКШ һәм НАТОның Европадагы әгъзалары инфраструктур объектларына төзәү өчен куллана дип белдерде. Кремль моны да кире какты.
2019 елда Вашингтон Урта һәм кече ераклыкка очучы ракетлар килешүеннән чыкты. АКШ Русияне тыелган корал ясауны дәвам итүдә гаепләде. Русия гаепләүләрне кире какты, ләкин шулай ук килешүдән чыгуын белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!