Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мондый чаралар балаларны татар моңы белән таныштыра"


Чарада җырларны Казан дәүләт консерваториясе студенты Диләрә Нәбиуллина башкарды
Чарада җырларны Казан дәүләт консерваториясе студенты Диләрә Нәбиуллина башкарды

Казанда балалар өчен җырлардан төзелгән "Балачак дөньясы" дип аталган җырлар җыентыгы тәкъдим ителде. Мондый чаралар балаларны татар моңы белән таныштыра, рухи тәрбия бирә, алар күбрәк булсын иде, дип сөйләде Азатлыкка чарада катнашучылар.

18 декабрь Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт комедия һәм драма театрында "Балачак дөньясы" дип исемләнгән балалар өчен җырлар җыентыгы тәкъдим ителде. Ул татар язучысы, галим, шагыйрь Җәвад Тәрҗеманов тууга 100 ел тулу уңаеннан чыгарылды. Җыентыкка кергән җырларга сүзләрне Җәвад Тәрҗеманов язган, көйләрне композитор Алсу Сөнгатуллина иҗат иткән.

Җыентыкта барлыгы 14 җыр: уен, лирик, шаян, музыкаль миниатюралар кебек композицияләрне балалар бакчасында уза торган чараларда кулланып була. Ә инде мәктәптә укучы балалар өчен катлаулырак булган "Укучы җыры", "Иң кадерлем – әнием" кебек җырлар бар. Җыентык "Юлбасма" нәшрияте ярдәмендә дөнья күрде.

Казанда балалар өчен җырлар җыентыгы тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

Театр фойесында яңа елга бизәлеп куйган чыршы янында балалар әти-әниләре белән бергә балалар өчен махсус язылган җырлардан торган концерт тыңлады. Тамаша уен-табышмаклар белән үрелеп барды. Җырларны Казан дәүләт консерваториясе студенты Диләрә Нәбиуллина башкарды, аккомпониатор буларак көйләр авторы композитор Алсу Сөнгатуллина булды. Кайбер җырлар Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчлегендәге оркестры ярдәмендә башкарылды.

Ләйсән Җиһаншина әлеге концертка өч баласы белән килгән. Аның фикеренчә, мондый чараның узуы балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә зур шатлык.

Ләйсән Җиһаншина
Ләйсән Җиһаншина

— Мондый чаралар балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик актуаль. Чөнки балаларыбызны татар моңы белән таныштыру аларга рухи тәрбия бирә, күңелебез моңга сусаган чакта шифалы су кебек. Балаларыбыз татарча җырлар тыңлап үссә, аларга татар рухы сеңеп калачак. Кызганычка каршы, шушындый чаралар, оркестр белән башкарылган балалар өчен җырлардан тупланган тамашалар аз, җитми. Тамашалар бар, әмма анда гел тиз, биетә торган җырлар яңгырый, ә шушындый салмак, рухи яктан үстерә торган классик әсәрләрдән торган тамашалар аз. Шушы өлкәдә хезмәт иткән кешеләр моны истә тотып, мондый концертларны ешрак оештырсын иде.

Композитор Алсу Сөнгатуллина балалар өчен җырлар язганда чын күңелдән бирелеп эшләргә кирәк дип әйтә.

Алсу Сөнгатуллина
Алсу Сөнгатуллина

— Балалар эчкерсез кешеләр, шуңа күрә аларны андый-мондый көй белән алдап булмый, язасың икән – ихласлык белән бар җаныңны биреп язасың. Язучы Максим Горький әйтмешли "Балаларга зурлар өчен язгандай язарга кирәк, әмма тагын да яхшырак". Балаларга багышланган җырлар күп түгел. Элек безнең Резедә Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари кебек мәшһүр композиторларыбыз яза иде, ул җырлар радиоларда яңгырый иде, ул җырларны яратып тыңлыйлар иде, ә хәзер балалар өчен радиода яңгыратырлык җырлар юк диярлек, шуңа күрә бу җыентыгыбызның чыгуы моңа уңай йогынты ясар дип уйлыйм.

Венера ханым Кадыйрова тамашага кечкенә оныгы Камалия, килене һәм кодагые белән килгән. Венера ханым фикеренчә, бүгенге көндә балаларга татар телен өйрәтү авырлаша, шуңа мондый тамашалар бик кирәкле.

Венера ханым Кадыйрова тамашага оныгы, килене һәм кодагые белән килгән
Венера ханым Кадыйрова тамашага оныгы, килене һәм кодагые белән килгән

— Бу концертның әһәмияте зур, балалар татар телен онытмасын өчен бер ысул дип уйлыйм. Бүгенге көндә балаларыбыз татар телен әйбәт белми. Мин бирегә оныгым, киленем һәм кодагыем белән килдем, безгә бик тә ошады. Менә шулай ешрак оештырсыннар иде, балалар татар телен онытмасыннар, телебезне ишетеп үссеннәр иде. Кулдан килгәнчә өйрәтергә тырышабыз, әмма авыррак бирелә. Күбесенчә урысча сөйләшергә омтыла балалар, балалар бакчасында күбесенчә урыс телендә тәрбиялиләр, мәктәптә дә шундый хәлдер дип уйлыйм. Ә мондый чаралардан балалар аз булса да үзләренә татар сүзләрен отып ала, истә калдыра.

Әлеге чара Тинчурин театрының шәһәр мәдәни оешмалары белән берлектә эшләнгән беренче проекты. Алга таба да Тинчурин театры җирле автор, башкаручылар белән бергә шундый проектлар оештыруда катанашыр дип көтелә. "Үз максатыбызны киң җәмәгатьчелеккә милли мирасны ачуда күрәбез", ди театрның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре.

"Балачак дөньясы" дип исемләнгән балалар өчен җырлар җыентыгы
"Балачак дөньясы" дип исемләнгән балалар өчен җырлар җыентыгы

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG