Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Рөстәм Дәүләтшинны Казакъстанга депортацияләү карарын гамәлдән чыгарган

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе
Башкортстанның Югары мәхкәмәсе

Тоткарлаган чакта полиция хезмәткәре Дәүләтшинны медицина тикшерүенә җибәрүе турындагы тиешле беркетмәне төземәгән булган, шул сәбәпле "вакыйгалар дәлилләнмәгән" дип табылган. Дәүләтшинга каршы эш туктатылган.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе милләте белән башкорт булган Казакъстан ватандашы Рөстәм Дәүләтшинга каршы эшне туктаткан, республиканың район мәхкәмәсе аны Башкортстаннан депортацияләү турында карар чыгарган иде. Бу хакта "Idel.Реалии"-га Башкортстанның Югары мәхкәмәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

17 ноябрьдә Башкортстанның Учалы район мәхкәмәсе Дәүләтшинны Административ хокук бозулар кодексының 6.9 маддәсе, 2 өлеше нигезендә гаепле дип тапкан иде. Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, ул исерек хәлдә булу-булмавын ачыклау өчен медицина тикшерүе үтмәгән. Мәхкәмә Дәүләтшинны 4 мең сум күләмендәге штрафка тартты һәм чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгенә җибәреп, Русиядән депортацияләү турында хөкем карары чыгарды.

Рөстәм Дәүләтшин сүзләренчә, аны полиция хезмәткәрләре 11 ноябрьдән 12 ноябрьгә каршы төндә өенә кайтып барганда тоткарлаган — ул аларда шик тудырган.

Дәүләтшин полиция хезмәткәрләренә эчмәгәнен, наркотиклар кулланмаганын әйткән. Әмма хатыны Регина Гыйлманова әйтүенчә, иргә карата көч кулланып, медицина тикшерүе үтүгә каршы килүе турындагы документны имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Шул ук вакытта, хатыны әйтүенчә, Дәүләтшин медицина тикшерүе үтәргә каршы булмаган.

Учалы районы мәхкәмәсе карарыннан соң, Дәүләтшинны Уфаның чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырганнар иде. Ул апелляция шикаяте биргән, Башкортстанның Югары мәхкәмәсе шикаятьне канәгатьләндергән, моңа кадәр булган район мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарган һәм эшне туктаткан.

Югары мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бу карар "алданрак чыгарылган хөкем карары нигезләнгән вакыйгаларның дәлилләнмәве белән бәйле", төгәлрәк әйткәндә "полиция хезмәткәре Дәүләтшинны медицина тикшерүенә җибәрүе турындагы тиешле беркетмәне төземәгән булган".

Матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Рөстәм Дәүләтшинны "Башкортстан республикасының Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгеннән чыгарганнар".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG