Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үз җирендә хокуксыз. Башкорт егете Рөстәм Дәүләтшинга Башкортстаннан куылу яный


Учалы шәһәре. "Безнең Урал"порталы фотосы
Учалы шәһәре. "Безнең Урал"порталы фотосы

Казакъстан ватандашы, милләте белән башкорт булган Рөстәм Дәүләтшинга Башкортстаннан депортацияләнү яный. Ун көн элек аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм медицина тикшерүе узудан баш тартуда гаепләгән. Мәхкәмә ирне штрафка тарткан һәм Казакъстанга депортацияләү турында карар кабул иткән. Хәзерге вакытта Дәүләтшин Уфада – чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгендә. Аның хатыны иренең даими рәвештә эш сәфәрендә булуы, "айлар буе өйдә тормавы" сәбәпле кирәкле документларны рәсмиләштерергә җитешмәве турында сөйләде һәм аны депортацияләү турындагы карарны шикаять итәчәген белдерде.

39 яшьлек Рөстәм Дәүләтшин милләте белән башкорт, әмма гаилә хәлләре аркасында аңа күрше дәүләттә, Казакъстанның Икебаштоз (Экибастуз) шәһәрендә яшәргә туры килгән. Ул — Казакъстан ватандашы. 10 ел элек әтисе үлгәннән соң гаиләсе белән кабат Башкортстанга күченгән. Анда аның күптән түгел генә вафат булган әбисе яшәгән. Хатыны Регина Гыйльманова "Idel.Реалии"га әйтүенчә, соңгы ун елда Рөстәм әнисе белән Учалы шәһәрендә яшәгән, ә соңгы биш елда шул ук шәһәрдә Регина һәм дүрт яшьлек уллары белән бергә гомер иткәннәр.

Ир даими рәвештә миграция хезмәтендә билгеләнеп килгән, торган җирендә аны уңай яктан тасвирлыйлар һәм элегрәк бер мәртәбә дә административ җаваплылыкка тартылмаган.


Шул ук вакытта "Idel.Реалии" Башкортстанның Учалы районы мәхкәмәсенең сайтында ачыклаганча, Рөстәм Дәүләтшинны быел 8 июльдә Русиянең административ хокук бозулар кодексының 18.8 маддәсе, 1.1 өлеше нигезендә (чит ил ватандашының Русия Федерациясендә булуга (яшәүгә) хокукы барлыгын раслаучы документлары булмау сәбәпле, Русия Федерациясендә булу (яшәү) тәртибен бозуы) җаваплылыкка тартканнар. Бу маддәдә ике мең сумнан биш мең сумга кадәр штраф һәм Русиядән депортацияләү каралган.

Мәхкәмә сайтында карар чыгарылмаган. Регина Гыйльманова әйтүенчә, ул вакытта мәхкәмә Дәүләтшинны 4 мең сумга штрафка тарткан булган. Шул ук вакытта, Гыйльманова әйтүенчә, мәхкәмә аның ирен депортацияләмәгән, ә штрафны ир түләгән.

— Рөстәмнең документлар эшләтергә мөмкинлеге булмады, чөнки ул еш кына эшкә төньякка йөрде, өйдә айлар буе булмый иде. Соңрак, өйләнешүебездән соң да аның вакыты булмады диярлек. Мин эштә вакытта, үзе вахтада булмаган чагында ул бала белән утырды. Аннан соң мин эшләми башладым һәм ирем икебез өчен дә эшләде дияргә була – төньякка китә иде. Шуңа күрә ватандашлык алу өчен документлар эшләтергә вакыт та, акча да булмады. Бөтен акчалар балага, торак шартларын яхшыртырга китеп бара иде, дип сөйли тоткарланучының тормыш иптәше.

Рөстәм сүзләренчә, аны полиция хезмәткәрләре 11 ноябрьдән 12 ноябрьгә каршы төндә өенә кайтып барганда тоткарлаган — ул аларда шик тудырган. "Idel.Реалии" хәбәрчесе белән әңгәмәдә Рөстәм тоткарлануы турында җентекләп сөйләмәгән, әмма хатыны әйтүенчә, полиция аны исерек кебек күренгәне өчен кыйнаган.

Рөстәм Дәүләтшин
Рөстәм Дәүләтшин

Рөстәм полиция хезмәткәрләренә эчмәгәнен, наркотиклар кулланмаганын әйткән. Әмма аңа карата көч кулланып, медицина тикшерүе үтүгә каршы килүе турындагы документны имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Шул ук вакытта, Регина Гыйльманова әйтүенчә, ире медицина тикшерүе үтәргә каршы булмаган. Полиция тарафыннан басым булыр дип шикләнеп, Рөстәм кыйналган җирләрен төшермәгән һәм хакимиятләр тарафыннан көч куллану булуы турында гариза язып тормаган.

Дәүләтшинны полиция бүлекчәсенә китергәннәр һәм чит ил ватандашының табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик яки психотроп матдәләр куллануы маддәсе нигезендә (Русия административ хокук бозулар кодексының 6.9 маддәсе, 2 өлеше) беркетмә төзегәннәр. Беркетмә төзегәннән соң ирне җибәргәннәр.

Мәхкәмә утырышы 17 ноябрьдә узган. Эшне Башкортстанның Учалы районы мәхкәмәсе караган. Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Рөстәм Дәүләтшин исерек хәлдә булу-булмавын ачыклау өчен медицина тикшерүе үтмәгән. Карарда шулай ук ирнең "гаебен тулысынча тануы" турында әйтелгән.

Мәхкәмә Дәүләтшинны Административ хокук бозулар кодексының 6.9 маддәсе, 2 өлеше нигезендә гаепле дип тапкан һәм 4 мең сум күләмендәге штрафка тарткан һәм чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгенә җибәреп, Русиядән депортацияләү турында хөкем карары билгеләгән.


Мәхкәмә карары әлегә үз көченә кермәгән. Регина Гыйльманова "Idel.Реалии"га Учалы мәхкәмәсенең бу карарын Уфаның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә ниятләвен белдергән, моның өчен 10 көн вакыт бирелә. Канунга яраклы, карар үз көченә кергәннән соң, Дәүләтшинны депортацияләргә тиешләр.

Регина Гыйльманова әйтүенчә, аның ире Башкортстанда булуын канунлаштыру өчен якын арада барлык кирәкле документларны рәсмиләштерергә тырышып караячак.

Хәзерге вакытта Дәүләтшинны Уфаның чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырганнар. Аңа билгеле бер вакыт аралыгында: сәгать 10нан 12гә кадәр генә элемтәгә чыгарга ярый. Рөстәмнең адвокаты юк, чөнки бу – кыйммәт, гаиләнең акчасы юк.

Тулаем алганда ир үзен канәгатьләнерлек хис итә, хатынының абыйсы аша тышкы дөнья белән элемтәдә тора, гаиләсе белән үз өендә күрешергә өметләнә.

Хатыныннан тыш, Башкортстанда аның апасы һәм өлкән яшьтәге әнисе яши. Казакъстанда ирнең беркеме дә калмаган, депортацияләнгән очракта Рөстәм кая барачагын да белми.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG