Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы мигрантлар: акча суыручылармы, республиканы баетучылармы?


Полиция мигрантларны тикшерә (архив фотосы)
Полиция мигрантларны тикшерә (архив фотосы)

Йөзләгән мең башкортстанлы читтә эшләп йөргәндә республиканың үзендә 40 меңнән артык эшче мигрант теркәлгән. Рәсми теркәлмичә рөхсәтсез эшләүчеләр дә шактый.

Башкортстанда яшәүче йөзләгән мең кеше вахта ысулы белән читтә эшләп йөргәндә республиканың үзендә күп кенә эшләрне якын чит илләрдән килгән мигрантлар башкара. Таҗикстан, Үзбәкстаннан килгәннәргә күпләр кырын карый, үзара сөйләшкәндә дә аларга начар мөнәсәбәт белдерәләр. Полициягә эләккән якташларын "сатып алу" өчен мигрантлар уртак акча тота. Idel.Реалии Башкортстанда мигрантларның нинди проблемнарга таруын, ничек яшәвен өйрәнгән.

Азамат Таһиров
Азамат Таһиров

Уфада яшәүче юрист Азамат Таһиров "Миграция" иҗтимагый оешмасын җитәкли. Коммерциягә корылмаган әлеге оешма хезмәткәрләре мигрантларга социокультур адаптация узарга булыша һәм хокукый ярдәм күрсәтә. Аның әйтүенчә, үз илләреннән читтә мигрантлар еш кына төрле хокук бозуларга юлыга, җинаятьләр корбаны була. Күп кенә медиаларны карасаң, мигрантлар төп җинаятьчеләр булып күз алдына баса. Чөнки аларның берәрсе җинаять кылса, мәгълүмат чаралары моны эләктереп алып, бөтен нечкәлекләрен, кайсы милләттән булуларын әйтеп, көннең төп яңалыгы итеп күрсәтә.

Ә менә каһарманлык кылган мигрантлар үзәк телевидениене һич тә кызыксындырмый. Узган елның җәендә Уфаның Солнечный пляжында Таҗикстаннан килгән 18 яшьлек студент Хаджимурод Каландаров суга батучы 10 һәм 12 яшьлек ике баланы коткарып калды, ә үзе һәлак булды. Ул, йөзә белмәсә дә, аларны коткарырга суга сикергән. Әмма социаль челтәрләрдә һәм үзара сөйләшүләрдә читтән килгән эшчеләргә күбрәк начар мөнәсәбәт күренә.

Азамат Таһиров әйтүенчә, гастарбайтер булып килүчеләр башка милләт кешеләреннән, милләтчелектән курку, урыс телен белмәү, Русиядәге катлаулы миграцион процессны аңламау сәбәпле, эшкә урнашу, документлар әзерләү өчен үз илләреннән килгән башка кешеләргә мөрәҗәгать итә. Ә ул арадашчылар моның өчен шактый акча каера. Яңа урында "үз кешеләренә" ныграк ышанган мигрантлар шулай итеп канунсыз рәвештә эшләүче арзанлы эш кулына әверелә.

Эш эзләп килгән мигрантлар гадәттә түбән квалификацияле, җирле халык эшләргә теләмәгән эшләргә урнаша — төрле эшләр эшләүче, йөкче, буяучы, штукатурчы, җыештыручы булалар.

Мондый эшчеләр миграция хезмәте кулына эләккәнче канунсыз рәвештә бик арзанга эшләп йөри

— Мондый эшчеләр миграция хезмәте кулына эләккәнче канунсыз рәвештә бик арзанга эшләп йөри. Аларны тотсалар, махсус урынга ябалар һәм дәүләт бюджеты хисабына үз илләренә озаталар, - ди Таһиров. Гәрчә торак-коммуналь хезмәтләрендә һәм төзелеш өлкәсендә эш кулларына кытлык булса да.

Күп кенә кешеләр мигрантлар эшләгән акчалар читкә агыла, алар илнең финансларын суыра дигән фикердә. Таһиров әйтүенчә, алар акчаның зуррак өлешен Русиядә калдыра. Мәсәлән, Русиядә эшләү өчен рөхсәт алырга аванс түләве генә дә 4200 сум тора. Башкортстан миграция хезмәтендә генә дә 40 меңнән артык кеше теркәлгәнен исәпләгәндә, дәүләт казнасына шул аванслардан гына да 170 млн сум керә дигән сүз. Моннан тыш мигрантлар азык-төлек, көнкүреш җиһазлары сатып алып, банк һәм медицина хезмәтләре аша да казнаны тулыландыра.

2021 елда Русия эчке эшләр министрлыгының Башкортстандагы миграция идарәсенә эшче мигрантлар эшләү рөхсәте алу өчен 14 меңләп гариза тапшырылган. Иң күп гаризалар Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм Таҗикстан мигрантларыннан.

Умед Курбонов Уфага өч ел элек Таҗикстаннан килгән. Үз илендә эш юк, ә гаиләне ашатырга кирәк. Өч баласы һәм әти-әнисе өйдә калган.

Умед Курбонов
Умед Курбонов

— Белмим, кайсыдыр халыклар Русиягә ял итәргә киләдер. Социаль челтәрләрдә күпләр монда ничек типтерүләре турында мактана бит. Әмма мин якташларым белән монда башка сәбәптән килдем. Сугыштан, җимереклекләрдән, өметсезлектән качабыз, - ди Умед.

Аның әйтүенчә, Таҗиктсанда эш таба алганнар уртача 10 мең сум чамасы акчага эшли. Ул төзүче һөнәрен үзләштергән һәм Уфада үзе өчен шактый яхшы эш урыны тапкан. Урам җыештыручы яки йөк ташучы булып түгел, ә бер эшмәкәрдә төзүче булып эшли. Умед хуҗасыннан шактый канәгать, хезмәт хакын да килешкәнчә түли. Ул тагын берничә таҗик мигранты белән бер бүлмәле фатирда яши. Гаиләмне дә монда китерер идем, әмма монда тормыш кыйбат һәм әти-әниләр дә карт инде, җиңел генә кузгала алмыйлар, ди. Аның документлары тәртиптә, эш рөхсәте дә бар, вакытлы теркәлү урыны да. Бердәнбер уңайсызлык, бөтен Башкортстанга бер генә күп функцияле миграция үзәге булуы ди Умед.

Элек миграцион рөхсәт алу өчен белешмәләрне төрле урыннардан җыярга кирәк булса да, алар күпкә арзангарак төшкән. Үзеңә юрист, табиб сайлау мөмкинлеге булган. Хәзер исә эш "бер тәрәзә" форматында оештырылган һәм шул сәбәпле көн саен 500 кешелек чиратлар. Эшкә урнашу өчен кирәкле барлык документларны җыю өчен 15 мең сум түләргә кирәк. Үзәк Азиядән әле генә килгәннәр өчен бу бик зур акча. Шул сәбәпле, күпләр эшкә керешмәс борын бурычка бата.

— Башкортстанда рәсми рөхсәт алу өчен бер ай вакыт бирелә. Өлгермәсәң, тагын Казакъстанга чик аша чыгып керергә һәм документ эшләрен яңадан башларга кирәк, - ди Умед.

Өлгермәсәң, тагын Казакъстанга чик аша чыгып керергә һәм документ эшләрен яңадан башларга кирәк

Ә Русиядә миграция кануннары шактый катлаулы. Бер ил ватандашын теркәү тәртибе икенче ил ватандашыныкыннан аерыла. Казакъстан ватандашларына эшкә урнашу һәм Русиядә яшәү өчен эчке эшләр министрлыгына хезмәт килешүен тапшыру да җитә. Ә Үзбәкстан ватандашы килгәч тә бер ай эчендә миграция патенты алырга, ВИЧ, СПИД анализлары тапшырырга, урыс теленнән имтихан узарга тиеш. Өстәвенә төбәк казнасына патент салымы түләргә кирәк, ансы тагын 3 мең сум тора.

— Эчке эшләр министрлыгы статистикасына караганда, чит ил ватадашлары һәм ватандашлыклары булмаган кешеләр арасында җинаятьчелек гомуми күрсәткечләрдән 3-4 процентка гына артыграк. Чит ил кешеләре безгә урлау һәм талау өчен генә килә дигән фикер дөрес түгел. Киресенчә, алар таламый, ә пандемия чорында якыннарына булыша. Мөмкин булганча өлкәннәргә һәм чит илдән килгән студентларга азык-төлек сатып алып илтәләр, - ди Азамат Таһиров.

Мигрантлар мохтаҗларга азык-төлек илтә
Мигрантлар мохтаҗларга азык-төлек илтә

Аның фикеренчә, Идел буе шәһәрләрендә дәүләт мигрантлар өчен адаптация үзәкләре булдырып анда телне, илнең төп кануннарын өйрәтсә, яхшы булыр иде, һәм бу мигрантларны төрле кыен хәлләрдән саклар иде. Ә хәзер ниндидер проблем чыкса, гадәттә мигрантлар аны ришвәт биреп "чишә". Чөнки шулай җиңелрәк.

Икенче бер мигрант Тенгиз Уфага Үзбәкстаннан килгән. Үз фамилиясен язуны теләми. Бик теләп сөйләмәсә дә, ул үзенең хәлен кыскача аңлатып бирде. Уфада ул инде 10 ел яши һәм кайда нинди эш булса, шуны эшли. Җәен Уфада, ә кышын Үзбәкстанга, үзенең туган шәһәре Китабка китә. Ул инде сигез мәртәбә чит ил эшчесе статусы алырга тырышып караган һәм аңа еш кына рөхсәт алу өчен кирәкле документларның, белешмәләрнең акчага гына эшләнүен әйткәннәр. Бер генә белешмә дә бушлай эшләнми, түләмәсәң, озак көтәргә кирәк дигәннәр.

Монда бөтен нәрсә акча белән генә эшләнә, полициядән башлап табибларга кадәр

— Монда бөтен нәрсә акча белән генә эшләнә, полициядән башлап табибларга кадәр. Моны һәркем белә, һәм каядыр барып зарланудан мәгънә юк, үзеңә кыйбаткарак кына төшәчәк, нерваңны бетерәчәксең. Шулай да мин ахыр чиктә рөхсәт алдым, акча җыйдым, якташлар булышты, кемгә кирәк — барысына да түләдем. Ә кайберәүләр акчасыз килә һәм әле кире кайтып китә алсалар ярый, чөнки кемдер сукбай хәленә дә төшә. Букмекер контораларында, төрле урыннарда, вокзалларда йоклыйлар, кайберләре урлаша да. Үз илебездә дә, Русиядә дә тәртип булмагач, нишлисең инде? Буш кул белән кайту да оят, туганнар акча, ярдәм көтә бит, - ди Тенгиз.

Аның әйтүенчә, еш кына полиция хезмәткәрләре мигрантларны чит илдән булуларын йөзләреннән танып полиция бүлегенә алып китә һәм анда сәгатьләрчә сорау ала. Телне юньләп белмәгән мигрантлар аларның ни теләвен дә аңлап бетерми. Акчасызларны 90 көнгә ябып куялар һәм нәтиҗәдә миграция картасының мөддәте чыгу сәбәпле илдән депортациялиләр, ди Тенгиз. Шуңа күрә мигрантлар үз якташларын полициядән "сатып алу" өчен уртак акча җыеп тоталар.

* * *

Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге хезмәткәре Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, узган ел Башкортстаннан 165,3 мең кеше читкә китеп эшләгән — бу республикадагы бар мәшгуль халыкның 9,2% проценты дигән сүз.

Башкортстан вахтачыларының иң зур өлеше Төмән өлкәсендә эшли. Узган ел анда Башкортстаннан 109 меңнән артык кеше эшләгән. Әле бу рәсми саннар. Белгеч әйтүенчә, вахтада теркәлмәгән кешеләр дә күп эшли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG