Сентябрь аенда дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнеп сак астына алынган Group IB-га нигез салучы Илья Сачков бер ел элек, үлә яки сак астына алына калсам дип, видео яздырган һәм аны дусларына җибәргән булган.
Бу хакта Сачковка якын өч чыганакка сылтама белән Forbes хәбәр итә. Видеоның барлыгын режиссёр Андрей Лошак та раслаган, Сачков аның хакерлар турындагы сериалында төшкән, сериал декабрь ахырында чыгачак.
Сачковның дусты сүзләренә күрә, видеода ул үзенә һөҗүм булачагын, аерым алганда агуларга мөмкин булуларын фаразлый. Соңгы айларда исә Сачков "дәүләткә хыянәт турындагы гаепләү дә булырга мөмкин" дип искәрткән булган, бу хакта кулга алынган эшмәкәрнең дусты сөйләгән.
Илья Сачков сентябрь ахырында кулга алынды. Аның җинаять эше нечкәлекләре яшерелгән.
Тикшерү фикеренчә, Сачков чит дәүләтнең күзләү хезмәте белән хезмәттәшлек иткән, шулай ук Русия мәнфәгатьләренә абруй зыяны һәм дәүләт зыяны китергән. Сачков дәүләткә хыянәт итүдәге бу гаепләүләрне кире кага.
Матбугат чарасының мәгълүмати иминлек базарындагы әңгәмәдәшләре фаразлавынча, Сачковны эзәрлекләүләре 2016 елгы дәүләткә хыянәт эше белән бәйле булырга мөмкин. Бу эштә Сачков шаһит иде. Әлеге эш нигезендә гаепле дип табылган Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) элеккеге хезмәткәре Руслан Стоянов, "Касперский лабораторияләре" һәм Мәгълүмати иминлек үзәге хезмәткәре Георгий Фомченков озын мөддәтле төрмә җәзалары алды.
Bloomberg Сачковның Fancy Bear хакерлары белән элемтәләре турында сөйләде.
Басма язуынча, Сачковның җинаять эше, 2016 елда Америка президенты сайлаулары алдыннан АКШка булган һөҗүмнәргә Русия хакерларының катнашы булу ихтималы турындагы мәгълүматны тапшыру белән бәйле булырга мөмкин.
Агентлык мәгълүматына күрә, хакерлар Fancy Bear төркеме белән бәйле булырга мөмкин. Аны Русия хәрби күзләве белән бәйлиләр.
Ноябрь ахырында Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе эшмәкәрнең сак астында тотылуын өч айга озайтты. Ул тикшерү изоляторында кимендә 2022 елның 28 февраленә кадәр калачак. Шул ук вакытта Сачковның ачык хат белән президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итүе билгеле булды.
Эшмәкәр үзенә ачылган эшне XIX гасыр ахырында Франциядә шымчылыкта гаепләнеп, соңрак акланган офицер Альфред Дрейфус эше белән чагыштырган.
16 декабрьдә Илья Сачков адвокатлары аша тикшерү изоляторыннан мөрәҗәгать тапшырды. Анда Сачков җинаять эшенең ширкәтнең үзе белән яки анда эшләве белән бәйле булмавы турында язган: "Бу – тикшерү барышында минем гаепсез булуым ачыкланыр дигән өмет уята", дигән ул.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!