Уфада Дөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты утырышы узды. Башка эшкә күчүе сәбәпле, Башкарма комитет рәисе Галим Якупов вәкаләтләрен туктату турында гариза язган, гаризаны канәгатьләндергәннәр. Бу хакта корылтайның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гамәлдәге низамнәгә ярашлы, Башкарма комитет үз әгъзалары арасыннан рәис сайлый. Дөнья башкортлары корылтае президиумы тәкъдиме белән әгъзалар Юлдаш Йосыпов намзәтен хуплаган.
Галим Якупов Дөнья башкортлары корылтае әгъзасы булып кала һәм эшмәкәрлек комиссиясенең эшчәнлегенә җаваплы булуын дәвам итә.
Яңа сайланган рәис – танылган тарихчы, Башкортстанның стратегик тикшеренүләр институтының Социаль-мәдәни анализ үзәге җитәкчесе, тарихи фәннәр кандидаты.
Юлдаш Йосыпов татарларны башкортлаштыруның хәзерге идеологы дияргә мөмкин. Ул Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән районнарында башкорт теле – дәүләт теле булса, андагы татарларның телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты буларак кертергә тәкъдим итә. Ул - шулай Башкорт халкының үсеш стратегиясе авторларының берсе.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!