Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар һәм башкорт галимнәре диалект турында онлайн клубта бәхәсләште


Русия Фәннәр академиясенең Телләр өйрәнү институты уздыра торган дискуссион клубның чираттагы утырышы "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты"на багышланды. Анда татар галимнәре башкорт галимнәре әйткәннәрне кире кагып, "татар телен башкорт теле диалекты" дип атау өчен дәлилләрегез юк дип белдерде.

30 ноябрьдә онлайн рәвештә ярымбәхәс формасында узган сөйләшүдә, башкорт ягыннан төп спикер Юлдаш Йосыповтан тыш, фәннәр академиясенең Уфадагы федераль тикшеренү үзәгенә караучы Тарих, тел һәм әдәбият институты фәнни җитәкчесе Фирдәвес Хисаметдинова һәм Башкортстан дәүләт университетының Тарих һәм дәүләт идарәсе институтынының Башкортстан тарихы, археолгия һәм этнология кафедрасы доценты Искәндәр Сәетбатталов катнашты.

Утырыш модераторы Андрей Кибрик бу теманың дискуссия клубында беренче тапкыр кузгатылуына игътибар итте. Төп спикерның тел галиме түгел, этнография галиме булуы да Тел институтының мондый конференцияләре өчен үзенчәлекле күренеш.

Бәхәснең иң кызу һәм киеренке өлеше фикер алышулар барышында Казаннан Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре кушылгач башланды. Казан галимнәре "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты"ның татар теленең Минзәлә диалектыннан ни белән аерылуыннан башлап, Русия фәннәр академиясенең татар телен башкорт теленең бер диалекты дип атарга теләгән спикерларны фәнни конференциягә чакыру сәбәпләренә кадәр кызыксынды. Татар-башкорт галимнәренең сирәк фикер уртаклашуларының берсенә әйләнергә мөмкин булган очрашу Казан галимнәренең күп санлы сорауларына формаль җаваплар һәм мәсьәләне сәясиләштерергә тырышуда гаепләү белән чикләнде. Мәсәлән, аталган сорауларга җавап итеп бер үк тел яки халык төркемен татар диалектологларының бер төрле, башкорт диалектологларының икенче төрле атавы, ә кайбер башкорт тел белгечләренең Минзәлә сөйләмен бөтенләй инкарь итүе, ә конференциянең татар теленә түгел, башкорт теленә багышлануы китерелде.

Азатлык башкорт галимнәренең конференциядә яңгыраган чыгышларын һәм әлеге тезисларга карата Татарстан галимнәренең җавабын тәкъдим итә.

Юлдаш Йосыпов үзе дә чыгышы башында ук тел өйрәнү күзлегеннән түгел, ә этнографик, этнологик һәм сәяси яктан чыгыш ясаячагы турында кисәтте. Ул "төньяк-көнбатыш сөйләме" статусы проблемын социомәдәни яктан өйрәнү проблемны яхшырак аңларга булыша дип саный. Башкорт галиме "төньяк-көнбатыш сөйләме" мәсьәләсен күбрәк мәдәни күренеш буларак өйрәнергә тәкъдим итә.

Галим аңлатуынча, "башкорт теленең төньяк-көнбатыш сөйләме" башкортларның төньяк-көнбатыш этнографик төркеменә хас. "Әлеге төркем хәзерге вакытта Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы 21 районын, Пермь районының Барда районын, һәм хәзерге Татарстанның унбер чиктәш районын колачлый", ди Йосыпов. Моңа кадәр әлеге мәсьәләне шундый ук күзлектән өйрәнүче галимнәр (Раил Кузеев, София Авижанская) 60нчы елларда башкорт диалектлары харитасын төзегән Таһир Баишев һәм Әмир Юлдашбаев хезмәтләренә таяна.

Галим бу төркемне аерып өйрәнү мәсьәләсе актуальләшүнең төп триггеры дип башкортларның тарихи ырулык билгесен атый. Ягъни элекке социаль әһәмиятен югалтса да, ырулык хәзер дә академик дискурста милли маркер булып кала бирә.

Юлдаш Йосыпов онлайн конференциядә чыгыш ясый
Юлдаш Йосыпов онлайн конференциядә чыгыш ясый

— Әмма ике милли проект – татар проекты белән башкорт проекты арасында калган төньяк-көнбатыш башкортларының ырулык билгеләре җуела, чөнки ике милли проект та, архаик күренеш дип тамгалап, ырулыкның тамырын корытырга тырышкан, — ди башкорт галиме. — Совет фәне милләт билгесе итеп мәдәни охшашлыкны, территориаль яки әдәби тел уртаклыгын гына искә алган, диалект яки ыру үзенчәлекләрен милләт билгесенә кертмәгән.

Йосыпов аңлатуынча, узган гасыр башындагы милли республикаларга бүлү, ягъни территориаль бүленеш тә милләт формалашу процессына йогынты ясаган – мәсәлән, аерым сәяси-икътисади сәбәпләр аркасында төньяк-көнбатыш башкортларның күп өлеше Татарстан ягында калган. Совет чорында формалашкан әдәби башкорт теле һаман да бәхәсләр уята, ди галим, ә "төньяк-көнбатыш сөйләм"нең статусы – аеруча актуаль.

Әдәби татар теле дә, башкорт теле дә инкыйлабка кадәр гамәлдә булган Идел буе төркиләре теле нигезендә формалаша. Инкыйлабка кадәр һәркемнең туган теле кешенең милләтенә карап билгеләнгән – галим мисал итеп 1898 елгы җанисәп материалларын китерде.

Соңгы елларда республикада төньяк-көнбатыш башкортлары феноменын актуальләштерү эшен активлаштыру мисалы итеп галим берничә ел элек барлыкка килгән "Без башкортлар" хәрәкәтен китерде. Мондый хәрәкәтнең барлыкка килүенә нәкъ менә диалект мәсьәләсенең кискенләшүе китерде, дип саный этнолог. "Төньяк-көнбатыш диалекты"ның кулланышының беренче мисалы итеп ул 1995 елдан шушы диалектта бастырылган "Мин сүләем" юмористик шигырьләр җыентыгын китерде. Сөйләм телен аңлы рәвештә кулланучылар эстрадада да күренә – Йосыпов мисал итеп Альберт Исмаил нигез салган "Хәят-Исмаил" дуэтын, рок-музыкант Филүз Бәрәкәт ижатын, башкорт зыялылары катнашындагы Шәехзадә Бабич шигырьләре флешмобын атады. Галим "төньяк-көнбатыш диалекты"нда язылган диктантка карата Казан зыялыларының тискәре карашын да искә алды.

Йосыпов, сүз уңаеннан, "төньяк-көнбатыш сөйләме"нә карата башкорт зыялылары, аеруча яшьләр арасында да әлегә кадәр уртак фикер юклыгын әйтеп узды – бу турыдагы бәхәсләрнең иң кызуы дип 2017 елда узган #UFAFORUM мәйданчыгындагы фикер алышуны атады. Шул ук вакытта, галим фикеренчә, әлеге диалектның яшәп килүендә шикләнүчеләр юк, нигездә бәхәсне бу сөйләмгә ниндидер статус бирү мәсьәләсе кузгата. Йосыпов "төньяк-көнбатыш сөйләме"н торгызуны башкорт милли хәрәкәте өчен дә, милли сәясәт өчен дә мейнстрим дип атады, башкорт халкының үсеш стратегиясенә кертелүен, республика башлыгы тарафыннан аңа өстенлек бирелүен белдерде. Галим Радий Хәбировның "республикада яшәве белән горурланган һәркемнең үзен башкорт дип саный алырга хакы бар"лыгы турындагы сүзләрен китерде.

Казаннан тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов әлеге утырышны оештырган Мәскәүдәге тел институтының татар телен башкорт теленең бер диалекты дип тәкърарлаучы чыгышларның эчтәлеге белән алдан танышмавына гаҗәпләнүен белдерде.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

— Аңлавымча, чыгыш ясаучылар арасында да "төньяк-көнбатыш сөйләм"нең тел фәне өчен ни булуы турында уртак фикер юк. Кемдер аны татар теленә якынрак ди, икенчеләр башкорт теленә якын дип саный. Шулай ук әдәби микротел, диалект һәм әдәби тел кебек төшенчәләрнең кулланылыш тәртибен аңлыйсы килә. "Төньяк-көнбатыш диалект"ның фән тарафыннан танылуы турында сөйләү дә урынсыз – Русия фәннәр академиясенең Тел өйрәнү институты тарафыннан кабат бастырылган төрки телләр энциклопедиясендә (авторы – Әдһәм Тенишев) башкорт теленең бернинди "төньяк-көнбатыш диалекты" искә алынмый, ягъни барлык фән дөньясы да татар телен башкорт теле дип атарга тырышуны хупламый. Континуум турында сөйләшүләр дә урынсыз – сүз гасырлар дәвамында формалашкан, үз диалектлар системын гына түгел, урта гасырларда ук тупланган әдәби теле булган тулы бер милләт, ягъни татар милләте турында бара, бу фонда татар теленең яртысы башкорт теле диалекты дип сүз кузгатуларның фәнгә бернинди катышы юк, бу фәнгә тирән идеологик зыян гына китерәчәк. Мине тел институтының бу чыгышларның эчтәлеге белән алдан танышмавы, Казан коллегаларын таныштырмавы гаҗәпләндерә, безгә фикер алышу барышында чыгыш ясарга туры килә. Ә бит берникадәр вакыттан соң башкорт галимнәре "Ә менә Тел өйрәнү институты безне хуплады" дия башлаячак. Ә мин бу мәсьәлә әлегә чишелештән бик ерак дип саныйм. Без төньяк-көнбатышта һәм Татарстанның унбер районында үзләренең башкорт икәнен белмәүче башкортлар яшәве турында бернинди дәлил ишетмәдек, - диде Измайлов.

Фирдәвес Хисаметдинова
Фирдәвес Хисаметдинова

Йосыповның "төньяк-көнбатыш диалект"ының белем бирү системында дәүләт теле нисбәтеннән укытылучы әдәби тел кысаларында өйрәнелергә тиешлеге турындагы фикере белән филология фәннәре докторы Фирдәвис Хисаметдинова килешмәде. "Төньяк-көнбатыш сөйләм"не мәгариф системына, әдәбият яки телевидениегә кертү башкорт теленең позициясен югалтуга, ә татар теленең позициясе ныгуга китерәчәк ди Уфа галимәсе. Шәһәр һәм катнаш авылларда төрки телләрнең рус теле белән ассимиляцияләшүе өстенә, аны башкорт теленең татар теле файдасына ассимиляцияләшүе борчый. Галимә бу башкорт теленең үлеменә китерә дип саный. Соңгы елларда атнасына бер дәрес кенә калган мәктәпләр туган телгә өйрәтергә тиешме, диалекткамы, дигән сорау куя ул. Бу урында канун нигезендә туган тел буларак кайсы телне укуны мәктәп түгел, ата-ана сайлавын искә алырга кирәктер – спикер никтер моны искә алмады. Шул ук вакытта галимә башкорт теленең төньяк-көнбатыш башкортлары өчен дә туган тел икәнен җиткерергә тырышты, төрле төркемдәге аваз аермаларының бер фонемадан булуын, һәм төрле төркем башкортларның бер-берсен аңлавын аргумент итеп китерде.

Казаннан филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов кайбер башкортлар татар телен кулланганнан гына татар теле башкорт теленең диалектына әверелми, дип белдерде.

Олег Хисамов
Олег Хисамов

— Фирдәвес ханым "Без башкортлар бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз", диде. Бу урында без дә бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз, диясе килә, ягъни татар белән башкорт бер-берсен бик яхшы аңлый. Гомумән, башкорт һәм татар теле – кардәш телләр. Төрки телләр арасында безнең кадәр якын телләр юк. Әмма башкорт теленең үзенең формалашкан тел системы, әдәби теле бар, татар теленең – үзенеке. Һәммәбезнең үз әдәбияты җитәрлек. Чиктәш территорияләр өчен кабаттан бәхәс кузгату дөрес түгел, бу беркемгә дә кирәкми. Без Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында бары тик татарлар гына яши димибез, анда дистәгә якын башкорт авыллары да бар дип беләбез, алар, сөйләшкәндә сез әйткән төньяк-көнбатыш, ә безнеңчә, Минзәлә сөйләшен кулланса да, үзләрен башкорт дип саный. Күпмедер башкортлар татар телен кулланганга күрә генә татар телен башкорт теле дип атау һич тә дөреслеккә туры килми. Әгәр кайбер башкортлар русча гына сөйләшә икән, әлеге мантыйк буенча без рус телен дә башкорт теленең диалекты дип атарга тиеш булачакбызмы? Без 21нче гасырда яшибез, халык кыргый түгел, ул үзенең кем икәнен, кайсы милләттән булуын яхшы белә, шуңа күрә туган телен сайлау мөмкинлеген кешенең үзенә калдырырга, сәяси басым ясауларны туктатырга кирәк, - диде Хисамов.

Искәндәр Сәетбатталов
Искәндәр Сәетбатталов

Уртак чыгышның тел гыйлеменә багышланган өлешен Уфадан филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов дәвам итте. Тел галименең чыгышы, "төньяк-көнбатыш диалекты" төшенчәсенең килеп чыгышы һәм әлеге диалектны өйрәнү тарихыннан тыш, "чиста башкорт теле белән катнаш башкорт теле арасында каршылык турындагы миф"ны таркатуга багышланган иде. Шул ук вакытта галим 1950нче елларда башкорт диалектларын өйрәнүче Җәлил Киекбаевның, бернинди лингвистик тикшеренүләр уздырмаса да, төньяк һәм көнбатыш башкортларның Казан буржуазиясе тарафыннан кысрыклануы һәм кысрыклаучы як теленә күчүе турында Уфа тирәсендәге халыкның башкорт дип язылырга оялуы турында язуын искә алды. Киекбаев үз вакытында, күчеш сөйләм төре барлыгын таныса да, "төньяк-көнбатыш диалекты"н инкарь итә. Сәетбатталов Киекбаев һәм аңа иярүче башка диалектологларның бу фикерен тарихи гаделсезлек дип саный, аныңча, бу гаделсезлекне икенче бер тел лингвистның – галимә Cәрия Мирҗанованың монографиясе "җиңә" алган.

Сәетбатталов диалектлар темасыннан әдәби тел формалашу тарихына кереп китте. Аның аңлатуынча, әдәби телне булдыру вакытында экстремаль фонетик күренешләр кертү ярдәмендә иске төрки телдән ераклашырга тырышу омтылышы башкорт теленең төрле сөйләм төркемнәрендә канәгатьсезлек уята. Галим 20-40нчы елларда төбәкнең төньяк һәм көнбатыш өлешләренең рәсми әдәби тел зонасына кертелмәвенең башкорт милли төркемнәренең горизонталь тигезлеге, укытучылар җитмәве, ватандашлар сугышыннан соңгы икътисади тотрыксызлык кебек объектив һәм субъектив (милли күптөрлелек, кайбер тел белгечләренең позициясе, иске төрки телне куллану инерциясе) сәбәпләрен атады, республикада икенче әдәби тел кертергә тәкъдим иткән Тәлгать Баишевның фикере компартия тарафыннан кире кагылуын Баишев фикеренең Хрущев милли сәясәтенә каршы килүе белән аңлатты. Совет берлеге таркалганнан соң төньяк-көнбатыш мәсьәләсенә кире кайтуны Сәетбатталов табигый күренеш дип саный. Аныңча, милли сәясәтне үзгәртү тәкъдимнәре, Марсель Сәлимовның "Мин сүләем" китабы басылу кебек күренешләр "төньяк-көнбатыш сөйләш"нең әдәби микротел буларак кулланылуын, моның өчен иҗтимагый шартлар өлгерүен чагылдыра.

Олег Хисамов әйтүенчә, башкортлар "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип атаган сөйләм чынлыкта әдәби татар теленә татар теленең башка диалектларыннан да якынрак.

— Халыкның кайсы милләткә караганлыгын өйрәнүгә комплекслы мөнәсәбәт бик тә әһәмиятле. Ягъни, тел үзенчәлекләре, тарих, археология, археография, эпиграфика мәгълүматлары бергә каралырга тиеш. Шулай ук халыкның фольклор, сәнгать үзенчәлекләре дә исәпкә алына. Халыкның милли үзаңы, үзен кем дип санавы да алгы планда булырга тиеш.

Башкорт коллегаларның татар телен башкорт теле дип атау өчен фәнни дәлилләре җитми

Башкорт коллегаларның татар телен башкорт теле дип атау өчен фәнни дәлилләре җитми. Китергән аргументлары ышандырмый. Чөнки Минзәлә сөйләше үзенең лингвистик билгеләре ягыннан татар теленең урта диалектыннан бер нәрсә белән дә аерылмый, ә хәтта ки, урта диалектның башка сөйләшләреннән татар теленең әдәби теленә аеруча якынлыгы белән аерылып тора. Мисал итеп китерелгән үзенчәлекләр Минзәлә һәм Бөре сөйләшләрендә генә түгел, татар теленең урта диалектының һәм көнбатыш диалектының сөйләшләрендә дә очрый торган күренешләр. Шуңа күрә Башкортстанда таралган татар сөйләшләрен "башкорт теленең төньяк-көнбашты диалекты" дип атау берничек тә дәлилләнмәгән, нигезсез күренеш, - дип өстәде Хисамов.

Әйтергә кирәк, Тел өйрәнү институтының беренче тапкыр гына бәхәсле темаларга алынуы түгел. Шул ук дискуссия-аналитика клубы утырышларының берсендә федераль мәгариф кануннары үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дмитрий Бондаренко "республика дәүләт телләренә рәсми тел статусын гына калдырырга кирәк" дип чыгыш ясаган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG