Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар телен башкорт теле диалекты дип атауга каршы ялгыз пикет узды


Рәмил Хөсәенов
Рәмил Хөсәенов

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов "Нур" татар театры янындагы Тукай мәйданында "Татарлар – башкорт диалекты түгел!" дигән шигар күтәреп торды. Чарага чыгу сәбәбен ул татар теленә каршы барган һөҗүм уңаеннан дип аңлатты.

— Минем туган телем – татар теле. Шул телдә укып үстем, татар булуым белән горурландым. Бүген килеп мине башкорт теленең бер диалекты дип атамакчылар. Ничек ул ниндидер телнең диалекты була алсын инде? Галимнәр татар телен төрки телләр арасында аралашыр өчен иң кулае дип таныганнар. Аның лексикасын, грамматикасын тикшерсәң, татар телен белгән кеше барлык төрки милләт вәкилләре белән дә җиңел аралаша ала дигән сүз. Туган телем кайбер төрки телләргә якынрак, кайберләренә ераграктыр да, бәлки.

Башкорт теле аерым бер тел. Ул төрки телгә карый, татар теленә иң якыны. Башкорт теле формалашуында татар теле дә, галимнәре дә өлеш керткән дип беләм. Без якын телләр буларак, бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезне саклап яшәсәк иде. Чөнки беребез бетсәк, икенчебез дә озакка бармаячакбыз. Ә безнең үзебезне сакларга дигән көчне үзара сугыштырырга юнәлтәләр. Һәм кайбер юләрләр, төркемнәр, җитәкчеләр шул тәэсиргә кушыла. Бәлки файда да күрәләрдер әле", диде Хөсәенов Азатлыкка.

Быел көз узарга тиешле русиякүләм халык санын алу алдыннан Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" икенче тапкыр диктант яздырылды. "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дигән әлеге яңа төшенчә акрынлап нормага керә. Шушы "диалектта" инде дәреслекләр чыгарырга ниятләнелә, "төньяк-көнбатыш башкортларының милли киемнәрен" танытучы остаханәләр оештырыла. Пермь крае Барда районының Үдик (Елпачиха) урта мәктәбе нигезендә "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына өйрәтүче якшәмбе мәктәбе" дә ачылды.

Филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов фикеренчә, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче башкортлар" дип атауның бернинди дә фәнни нигезе юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

XS
SM
MD
LG