Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: Русиядә сәяси эзәрлекләүләр юк


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Зеленский Русиядә сәяси карашлары өчен эзәрлекләнүчеләргә Украина ватандашлыгын алуны җиңеләйтә торган канун имзалады, Песков исә Русиядә сәяси эзәрлекләүләр юк дип белдерде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русиядә сәяси карашлары өчен беркемне эзәрлекләмиләр дип белдерде "Маяк" радиосында.

Журналистлар Песковтан Украина президенты Владимир Зеленский имзалаган, Русиядә сәяси максатларда эзәрлекләнгән кешеләргә Украина ватандашлыгын алуны җиңеләйтә торган канунга карата фикер белдерүен сораган.

"Русиядә сәяси карашлары өчен эзәрлекләнүче беркем дә юк. Кануннар җыелмасы бар һәм теге яки бу җинаятьләрне кылуда шикләнелгәннәре өчен кешеләр гамәлдәге канунга ярашлы, канун нигезендә эзәрлекләнә. Әмма Русиядә нинди дә булса сәяси эзәрлекләүләр юк, шуңа күрә бу фикер дөрес түгел", дигән Песков.

Владимир Зеленский сәяси максатларда эзәрлекләнүчеләргә Украина ватандашлыгын алуны җиңелләштерү турындагы канун өлгесен 2019 елның августында әзерләргә кушкан иде.

18 декабрьдә Зеленский Украинаның Кораллы көчләрендә хезмәт итүче, ил алдында зур казанышлары булган яки дәүләт мәнфәгатьләрен яклаган, "агрессор-дәүләт яки оккупант дәүләт ватандашлары булып торган һәм сәяси карашлары өчен эзәрлекләүләргә дучар ителгән" кешеләргә Украина ватандашлыгын алуны җиңеләйтә торган канун имзалады.

Русиядә сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүчеләр исәбен "Мемориал" оешмасы алып бара (Русиядә "ят агент" дип танылды). 20 декабрьгә анда 430 исем бар. Ноябрь башында Русия баш прокуратурасы "Мемориал" хокук яклау оешмасын ликвидацияләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Чираттагы мәхкәмә утырышы 23 декабрьдә булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG