Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия иминлек гарантияләре турында АКШтан ашыгыч җавап таләп итә


Сергей Рябков
Сергей Рябков

"Безгә бу ашыгыч кирәк, чөнки вазгыять бик авыр, алга таба катлауланырга мөмкин. Шуңа күрә без әкрен кыймылдый алмыйбыз, без бу сөйләшүләргә шундук керешергә әзер", дигән Русия тышкы эшләр министры урынбасары.

Мәскәүгә Вашингтоннан иминлек гарантияләре турындагы тәкъдимнәргә карата ашыгыч җавап кирәк. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков белдерде, дип яза "Интерфакс".

АКШның Русия тәкъдимнәреннән баш тартуы Русия һәм АКШ президентларының яңа очрашуына йогынты ясаячакмы дигән сорауга ул "баш тарту булмаячак, әмма тупны безнең якка ату өчен, үз килешүләренә төрле теләкләр, шартлар, өстәмә фикерләр кую булачак" дип җавап биргән.

"Минем фикеремчә, алар моны әкрен бара торган процесска әйләндерергә тырышачак, ә безгә бу ашыгыч кирәк, чөнки вазгыять бик авыр, алга таба катлауланырга мөмкин. Шуңа күрә без әкрен кыймылдый алмыйбыз, без бу сөйләшүләргә шундук керешергә әзер", дигән Рябков.

Тышкы эшләр министры урынбасары фикеренчә, американнар "моңа ниндидер шартлар, ниндидер өстәмә таләпләр куярга, төрле форматлар турында сөйләргә тырышачак".

17 декабрьдә Русия тышкы эшләр министрлыгы Русиянең АКШ һәм НАТО белән үзара иминлек гарантияләре турындагы килешү өлгеләрен чыгарган иде.

Аларда, аерым алганда, НАТОның алга таба киңәймәскә һәм альянска Украинаны кушмаска тиешлеге, Украинада, Көнчыгыш Европада, Кавказ аръягы һәм Үзәк Азиядә теләсә нинди хәрби эшчәнлектән баш тартуы әйтелгән.

Моннан тыш, килешү өлгеләренә ярашлы, Русия һәм НАТО уртача һәм аз ераклыкка очышлы ракетларын бер-берсенең җирләренә зарар китерердәй урыннарда кулланмаска тиеш.

Шулай ук АКШ белән килешү өлгесендә Русия һәм АКШның башка ил территорияләрен бер-берсенә һөҗүм итүгә әзерләү яки һөҗүм итү өчен кулланмаска тиешлеге тәкъдим ителгән.

НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг НАТОның Русия белән "йогынты ясау өлкәләре" турындагы конференциясенә каршы чыкты. Ул конференцияне уздыру "артка адым" булыр иде дип белдерде, чөнки "без кабат йогынты ясау зоналары турында фикер алышыр идек, алар кысаларында бөек державалар күршеләренең нәрсә эшли алуын яки алмавын күзәтеп тора алыр иде", диде Столтенберг.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG