Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә үсмерләр өчен коронавирустан вакцина рәсми календарьгә кертелде


12-17 яшьлек үсмерләргә вакцина ирекле рәвештә һәм ата-анасының берсе, яки канунлы вәкиле язган гариза булганда ясалачак.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы үсмерләргә COVID-19га каршы вакцина ясауны профилактика вакциналары календаренә керткән. Министрлык боерыгы Хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

12-17 яшьлек үсмерләргә вакцина ирекле рәвештә һәм ата-анасының берсе, яки канунлы вәкиле язган гариза булганда ясалачак.

24 ноябрьдә Русия сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясенә каршы "Спутник V" вакцинасының балалар өчен төрен теркәде. Ул өлкәннәр өчен кулланыла торган препаратның 1/5 дозасыннан гыйбарәт һәм "Суптник М" дип атала.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) COVID-19дан "Спутник V" Русия вакцинасын теркәүгә гаризаны карау эшен яңадан башлады.

Бу хакта брифингта WHO-ның даруларны преквалификацияләү һәм алар белән эш итү департаменты мөдире Рожерио Гаспар белдерде.

Аның сүзләренчә, Русиянең тиешле документларны бирү өчен ике вакыты бар. "Документлар җыелмасының бер өлеше 30 декабрьгә кадәр, икенче өлеше – гыйнвар ахырына кадәр җибәрелергә тиеш", дигән Гаспар.

Вакцинаны тарату белән шөгыльләнүче Русиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды кирәкле документларны бу вакытлар эчендә бирсә, WHO "Спутник V" җитештерелә торган заводларда инспекцияне февральдә уздыра алачак.

14 декабрьдә Владимир Путинның сүзчесе Дмитрий Песков "Спутник V" вакцинасын WHO-да хуплаулары өчен Русиянең әлегә барлык мәгълүматны да бирмәвен таныды. Аның сүзләренчә, тарафлар "нинди мәгълүмат булырга тиешлеген һәм аның ничек биреләчәген төрлечә аңлаган".

Алданрак Русиянең дәүләт мәгълүмат чаралары Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының вакцинаны сәяси вазгыять аркасында теркәмәвенә ишарәләгән иде.

Русиядә препарат 2020 елның августында теркәлде. WHO-да хуплау процессы яз көне башланды.

Декабрьдә WHO Русия вакцинасын хуплау процессын 2022 елга күчерүләре турында хәбәр итте, оешма Русиядән "Спутник V"-нең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм нәтиҗәлелеге турындагы өстәмә белешмәләр" сораган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG