Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт: АКШ Русия белән берничә юл аша диалогка әзер 


Джейк Салливан
Джейк Салливан

Әмма Русия Көнбатышта уяткан борчуны – Украина белән чикләрдә хәрби көчләрен арттыруы мәсьәләсен хәл итәргә тиеш.  

Вашингтон Мәскәүне борчыган иминлек мәсьәләләре турындагы сөйләшүләргә әзер, әмма башта Русия Украина белән чиктә хәрби көчләрен арттырып, Көнбатышка тудырган борчуын хәл итәргә тиеш.

Бу хакта Америка президентының милли иминлек киңәшчесе Джейк Салливан белән Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковның 20 декабрьдә булган телефоннан әңгәмәсе нәтиҗәләренә таянып, Ак йорт белдерде.

Салливан Ушаковка АКШның Русия белән берничә канал аша диалогка ачык булуын әйткән: турыдан-туры ике яклы хезмәттәшлек аша, Русия-НАТО шурасы аша, шулай ук Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) яклап.

Бер үк вакытта Ак йорт башлыгы киңәшчесе теләсә нинди сөйләшүләр Вашингтонның Европадагы партнерлары һәм беректәшләре белән килешенеп узарга тиеш дип искәрткән.

Русия һәм Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләр соңгы вакытта киеренкеләште, моңа Мәскәүнең Украина белән чиккә 100 меңгә кадәр хәрби хезмәткәрен күчерүе турындагы мәгълүмат сәбәпче булды.

Русия Украинага зур һөҗүм әзерләве турындагы гаепләүне кире кага һәм үз чиратында Киевны Көнбатыш ярдәме белән хәрби куәтен арттыруда гаепли, шулай ук НАТОны Русия чикләре янындагы хәрәкәтләре өчен тәнкыйтьли.

Виртуаль саммит барышында, ике атна элек АКШ президенты Джо Байден Русия лидеры Владимир Путинны, Украинага бәреп кергән очракта, Русиягә каршы Кушма штатлар икътисади санкцияләр кертәчәк дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Вашингтон Путин мондый һөҗүмне ясар дип уйламый, диелә "Америка авазы" сайтындагы язмада.


17 декабрьдә Русия тышкы эшләр министрлыгы Русиянең АКШ һәм НАТО белән үзара иминлек гарантияләре турындагы килешү өлгеләрен чыгарды.

Аларда, аерым алганда, НАТОның алга таба киңәймәскә һәм альянска Украинаны кушмаска тиешлеге, Украинада, Көнчыгыш Европада, Кавказ аръягы һәм Үзәк Азиядә теләсә нинди хәрби эшчәнлектән баш тартуы әйтелгән.

21 декабрьдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең Ушаков һәм Салливан элемтәсен үз тәкъдимнәренә җавап буларак каравын белдерде. Тулаем алганда Русия һәм АКШ арасында сөйләшүләрнең "форматлары ягыннан аңлашу бар" дигән министр, аның бу сүзләрен "Интерфакс" китерә.

Лавров шулай ук Русиянең Вашингтонны борчыган иминлеккә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышырга әзер булуын, әмма әлегә Америкадан бу исемлекне алмавын әйткән.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков мәгълүматларына күрә, Ушаков Салливанга Мәскәүнең иминлек турындагы сөйләшүләргә әзер булуы турында әйткән, бу киңәшләшүләрдә Русияне Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков тәкъдим итәчәген белдергән.

Дәүләт департаменты вәкиле Нед Прайс Кушма штатларның "АКШ күмәк мәнфәгатьләренә һәм кыйммәтләренә Русиянең зыян сала торган гамәлләренә борчылу" турында фикер алышырга ниятләвен белдергән иде.

Вашингтон да, Төньяк Атлантика берлеге дә Украина һәм НАТО мөнәсәбәтләрен бары тик Киев һәм көнбатыштагы хәрби-сәяси блокның 30 дәүләт-әгъзасы гына билгеләвен искәртте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG