Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Путинны кырыс чикләүләр мөмкинлеге турында кисәтте


Ике ил башлыгының видеоэлемтә аша сөйләшүе
Ике ил башлыгының видеоэлемтә аша сөйләшүе

Байден Путинга АКШ һәм Европа илләренең Русиянең хәрби көчләрен Украина тирәсендә туплавына борчылу белдерде. Хәрби экскалация очрагында бу илләр кырыс икътисади һәм башка чаралар белән җавап бирәчәк, диде ул.

Русия президенты Владимир Путин белән АКШ президенты Джо Байден 7 декабрь кичендә видеоэлемтә аша сөйләшү үткәрде. Мондый форматта ике ил президентлары беренче тапкыр аралашты.

Алар арасында сөйләшү 2 сәгатьләп дәвам итте. Путин үзенең Сочидагы резиденциясендә булса, Байден Вашингтонның Ак йортыннан сөйләште. Сөйләшү матбугат вәкилләре өчен ябык булды.

Алдан көтелгәнчә, ике ил президенты Украина тирәсендә туган киеренкелек турында фикер алышкан. Моңарчы Көнбатыш илләр һәм Киев Мәскәү Украинага һөҗүм әзерләргә мөмкин дигән борчылу белдергән иде.

Сөйләшү нәтиҗәләре турында уртак белдерү булмады. Ак йорт бастырган кыска белдерүдә сөйләшүнең Украина тирәсендәге киеренкелек турында барганы әйтелә. Байден АКШ һәм Европа илләренең Русиянең хәрби көчләрен Украина тирәсендә туплавына борчылу белдергән һәм хәрби экскалация очрагында бу илләрнең кырыс икътисади чикләүләр һәм башка чаралар белән җавап бирәчәген әйткән. Байден, Украина суверенитетына теләктәшлек белдереп, киеренкелекне киметүгә һәм дипломатиягә кайтуга өндәде, диелә Ак йорт белдерүендә.

Моннан тыш АКШ президенты идарәсе хәбәр иткәнчә, ике президент үз такымнарына тиешле чаралар күрергә кушкан. Президентлар шулай ук АКШ белән Русиянең стратегик тотрыклылыгы мәсьәләсендәге диалог турында сөйләштеләр, Иран кебек төбәк мәсьәләләрендә дә фикер алыштылар, дип хәбәр ителә.

Русия президентының рәсми сайтында исә очрашу булуы турында гына кыска хәбәр китерелә, сөйләшү нечкәлекләре турында мәгълүмат юк. Очрашуга кадәр Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков сөйләшүнең җентекле һәм озак булачагын әйткән иде, шул ук вакытта Мәскәү аннан зур уңыш көтми дип белдергән иде.

Моңарчы Байден белән Путин беренче тапкыр 2021 елның июнендә Женева шәһәрендә очрашып сөйләште. Владимир Путин Байден белән очрашуның "яхшы" узганын, "бернинди дошманлык булмавын" белдерде. АКШ президенты белдергәнчә, очрашуда Русиядә кеше хокукларын саклау, Алексей Навальный мәсьәләсе, Русиядә тоткарланган американнар эшләре, Русиядә матбугат иреген чикләү кебек мәсьәләләр күтәрелгән.

Ноябрь аенда төрле медиа чаралары Көнбатыш илләрендә һәм Киевта Русиянең Украинага каршы сугыш хәрәкәтләре ихтималы турында борчылу булуын яза башлады. Бу ихтимал турында Украина саклану министрлыгының күзләү баш идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов та әйткән иде. Аның сүзләренчә, басып керү 2022 елның гыйнварында яки февралендә башланырга мөмкин.

Аерым алганда, Bloomberg АКШ НАТОдагы беректәшләренә күзләү мәгълүматларын тапшырган, алар Русия гаскәрләренең саны Украинага басып керергә әзерләнү өчен арттырылуы турында сөйли, дип хәбәр иткән. Мәскәү һөҗүмен Беларус территориясеннән һәм аннексияләнгән Кырымнан башларга мөмкин дип белдергән агентлык әңгәмәдәшләре.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русиягә каршы максатчан кампания бара дип белдерде.

Русия Тышкы күзләү хезмәтендә (СВР) Украинага бәреп керү турындагы мәгълүматны кире кактылар. "Килгән мәгълүматларга күрә, АКШ Дәүләт департаменты дипломатия каналлары аша беректәшләренә һәм партнерларына, безнең ил территориясендә Украинага бәреп керү өчен көчләр туплануы турында ялган мәгълүмат җиткерә" диелгән СВР белдерүендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG