Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ бөтен дөнья татарларын оешманы якларга чакырды 


ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Русия баш прокуратурасы бинасы каршында ялгыз пикетта
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Русия баш прокуратурасы бинасы каршында ялгыз пикетта

ТИҮ татарларны "озак еллар эшләп килгән татар оешмасын коткару" таләбе белән БМОга, Европа шурасына, Русия һәм Татарстан президентларына, Русия думасына, башка ил парламентларга һәм хөкүмәтләренә" мөрәҗәгать итәргә өнди.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ, экстремист эшчәнлек башкаруда гаепләнеп эшчәнлеге туктатып торылды) "бөтен дөньядагы татарларга" мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьнең күчерелмәсе Азатлыкта бар.

Анда "Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлеген бетерүгә таба барулары" әйтелгән. ТИҮ вәкилләре "эзәрлекләүләрнең күп елар элек оешманы бинасыннан мәхрүм итүдән башлануын", соңрак "уйлап чыгарылган сәбәпләр аркасында хисапсыз мәхкәмәләр, штрафлар" булуын искә алган.

7 декабрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәген экстремизм турындагы эш нигезендә 250 мең сумлык штрафка тартты.

"ТИҮ татар халкының милләт буларак исән калу, тел һәм мәдәният үсешен саклау, милли суверенитет өчен көрәшен оештыручысы һәм рухландыручысы булып тарихка кереп калачак. Халыкның милли үзаңы уяну 1993 елда федератив дәүләт Конституциясен барлыкка китерде һәм ул "халыкларның тигез хокуклылыгы һәм үзбилгеләнешенең гомумтанылган принципларыннан чыгып" кабул ителде. Монда Татар иҗтимагый үзәгенең керткән өлеше дә бар, диелгән мөрәҗәгатьтә.

ТИҮ президиумы фикеренчә, "оешмага басымның артуы – Русияне таркатучы көчләрнең артуы билгесе".

Шулай ук мөрәҗәгатьтә милли мәгариф мәсьәләсе дә күтәрелгән. Татарча белем бирү булганда гына татар халкы югалмаячак, милли үзаң һәм милли мәгариф – безнең халыкның ике канаты, дип белдергән ТИҮ вәкилләре.

"Федератив дәүләт конституциясе безгә үзбилгеләнү хокукын һәм милли мәгариф системына хокук бирә. ТИҮ көрәше – ул Конституциянең бу өлешен гамәлгә кертү өчен көрәш" диелгән мөрәҗәгатьтә.

ТИҮ "бөтен дөнья татарларын" "озак еллар эшләп килгән татар оешмасын коткару таләбе белән БМОга, Европа шурасына, Русия һәм Татарстан президентларына, Русия думасына, парламентларга һәм хөкүмәтләргә" мөрәҗәгать итәргә чакыра.

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG