Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт белән Алексеевское арасында түләүле юл төземәкчеләр


Татарстанда М7 юлы, архив фотосы
Татарстанда М7 юлы, архив фотосы

145 километр озынлыктагы Алексеевское-Әлмәт юлы дүрт полосалы булачак, анда сәгатенә 150 километрга кадәр тизлектә хәрәкәт итәргә рөхсәт ителәчәк.

Татарстанның транспорт миистрлыгы, Шәле (М7) – Баулы (М5) түләүле юлы составында, Алексеевское-Әлмәт машина юлы булдыру турында концессион килешү төзүе турында хәбәр итте.

145 км булачак Алекссеевское-Әлмәт юлы, төзелеп килүче 299 км озынлыктагы Шәле-Баулы түләүле юлы составына керәчәк (М7 "Идел" трассасы белән киселештән алып, М5 "Урал"трассасына кадәр).

Татарстанның транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, яңа юлны төзү һәм куллану турындагы 99 еллык концессия килешүе, дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында конкурссыз гына "Автострада" ширкәтенә тапшырылган. Ширкәт Фоат Комаровның Шәле-Баулы түләүле юлын төзүче "СМП-Нефтегаз" оешмасы төркеменә керә.

Алексеевское-Әлмәт юлын кулланылышка кертү вакыты әйтелми. Транспорт министрлыгы сайтындагы мәгълүматка күрә, ул дүрт полосалы булачак, анда сәгатенә 150 километрга кадәр тизлектә хәрәкәт итәргә рөхсәт ителәчәк.

Проект 83,6 миллиард сумга төшәчәк, аның 30,6 миллиард сумы – федераль бюджетныкы, 30 миллиард сумга якынын республика бюджеты бүлеп бирәчәк, ә 23 миллиард сумы – шәхси инвестор акчалары.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG