Татарстан һәм Башкортстанда 2021 ел нәрсәләр белән истә кала? Узган елда Азатлыкның игътибарын җәлеп иткән вакыйгаларның кайбер мизгелләрен тәкъдим итәбез.
2021 елның 21 мизгеле
21
Ел азагында Казан федераль университеты ректоры, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Гафуровны Мәскәүдән килгән куәт оешмасы вәкилләре тоткарлап, Мәскәүгә алып китте. Гафуровка "яллап кеше үтерү белән бәйле" маддә нигезендә җинаять эше ачылды, ул ике айга сак астына алынды. Мәскәү, 22 декабрь.