Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ ректоры вазифасына вакытлыча Дмитрий Таюрский билгеләнгән


Дмитрий Таюрский
Дмитрий Таюрский

Ул моңа кадәр КФУ проректоры иде.

Казан федераль университеты (КФУ) ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Дмитрий Таюрский билгеләнгән. Бу хакта Русия мәгариф һәм фән министрлыгың Telegram каналында хәбәр ителә.

Дмитрий Таюрский КФУда фәнни эшчәнлек проректоры булып эшли иде. Ул - физика-математика фәннәре докторы, профессор, гомум физика кафедрасы мөдире. Шулай ук университетның Галимнәр шурасы эшен оештыра.

КФУның моңа кадәрге ректоры Илшат Гафуров 21 декабрьдә тоткарланып, Мәскәүгә җибәрелде.

Аңа Җинаять кодексы 105нче маддәсенең берничә бүлеге нигезендә (яллап кеше үтерү белән бәйле) гаепләү белдерелгән.

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Илшат Гафуровны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына җибәрде.

Казан федераль университетының Галимнәр шурасы югары уку йорты ректоры Илшат Гафуровның тоткарлануы белән бәйле хәл аркасында хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга, Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык мөрәҗәгать белән чыкты.

Алар университет ректорының тоткарлануы белән бәйле эшнең объектив каралуына ярдәм итүен сораган. Галимнәр шурасы искәртүенчә, Гафуров "университетның бөтен юнәлешләрдә дә үсеше өчен барлык кирәкле шартларны тудырган".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG