Коронавирусның "омикрон" төре, инфекциянең моңа кадәр киң таралган башка штаммнары белән чагыштырганда, хастаханәгә эләгү куркынычын азрак тудыра. Бу хакта Көньяк Африка республикасының инфекция авырулары милли институты уздырган тикшеренүләргә сылтама белән Bloomberg яза.
Шул ук вакытта галимнәр "омикрон"ның авыр итеп чирләүгә сирәк китерүе һәм азрак куркыныч тудыруы турында ахыргы нәтиҗәләрне ясарга әлегә иртәрәк дип искәртә. Чөнки "дельта" штаммының йогынтысы җиде ай дәвамында өйрәнелгән иде, ә "омикрон"ныкын әле ике ай гына өйрәнәләр. Галимнәр шулай ук ноябрьгә Көньяк Африка республикасы халкының коронавируска каршы торучан иммунитеты барлыкка килүен фаразлый, тикшеренүләрнең нәтиҗәләренә бу да йогынты ясаган булырга мөмкин.
Декабрь уртасында Көньяк Африка республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 белән авыручыларның нибары 1,7 процентының гына хастаханәгә урнаштырылуын хәбәр итте. Моңа кадәрге "дельта" штаммы өстенлек иткән дулкында ике атна эчендә авыручыларның 19 проценты хастаханәгә яткырылган булган.
"Дельта" белән чагыштырганда, "омикрон" йоктырып хастаханәгә эләгү куркынычының күпкә азрак булуы турында Британия галимнәре тикшеренүендә дә әйтелгән, дип хәбәр итә ВВС.
Лондонның Империал көллиятендә узган тикшеренүләрнең берсендәге нәтиҗәләргә күрә, "омикрон" йоктырып хастаханәгә эләгү куркынычы 20-25 процентка, ә анда бер төннән дә артыкка калу ихтималы 40-45 процентка түбәнрәк.
Американың даруларны күзәтү федераль идарәсе (FDA) ашыгыч беркетмә нигезендә COVID-19дан дәвалану өчен дару кулланырга рөхсәт биргән. Шул рәвешле, Pfizer ширкәте уйлап тапкан Paxlovid исемле төймәле дару – коронавирус инфекциясен өй шартларында дәвалау өчен кулланырга мөмкин беренче препарат булачак.
Клиник сынаулар вакытында ул куркыныч төркеменә кергән авыруларның хастаханәгә керүен һәм үлүен булдырмауда 90 процентлы нәтиҗәлелеген күрсәткән.
Pfizer ширкәте белдерүенә күрә, Paxlovid "омикрон" штаммына каршы да нәтиҗәле.
Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының һәр атна бирелә торган хисабына күрә, "омикрон" йоктыру очраклары дөньяның 106 илендә ачыкланган.
"Бик тиз" таралу үзлеге булганга, яңа штаммны йоктыручылар саны һәр ике-өч көн саен ике тапкырга арта. Британия, Дания һәм Португалиядә коронавирусның "омикрон" штаммы өстенлек алып тора һәм мөгаен берничә атнадан бөтен Европа кыйтгасында өстенлек алыр.
Европа илләре хакимиятләре "омикрон" йоктыручылар саны арту белән бәйле рәвештә чикләү чараларын кырысландыруны дәвам итә.
26 декабрьдән Белгиядә күңел ачу урыннары ябылачак, ә Испания хакимиятләре кабаттан урамда битлек тагуны мәҗбүри итәргә карар биргән, бу таләп быел июнь аенда гамәлдән чыгарылган иде.
Инфекцияне йоктыручылар саны 100 меңнән артып киткән Британиядә әлегә хакимиятләр Раштуага локдаун кертмәскә булган, әмма аннан соң чараларны кырысландырырга мөмкиннәр.
21 декабрьгә булган рәсми мәгълүматка күрә Русиядә "омикрон" штаммын 41 кеше йоктырган. Шулай да, белгечләр фикеренчә, ел ахырына кадәр Мәскәү һәм Петербурда ковид белән авыру очракларының барысы да коронавирусның бу төре белән бәйле булачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!