Accessibility links

Кайнар хәбәр

WHO "омикрон" штаммын йоктыручылар санының һәр ике-өч көн саен ике тапкырга артуын хәбәр итте


Оешма вәкиле сүзләренчә, "омикрон" белән бәйле вазгыять "бер атнадан соң – сигез тапкырга җитдиерәк, ике атнадан соң исә - 40 тапкырга җитдиерәк" булачак.

Коронавирусның "омикрон" исемле яңа штаммы бик тиз таралучан булуы сәбәпле, аны йоктыручылар саны да һәр ике-өч көн саен ике мәртәбә арта. Бу хакта Sky News телеканалына Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) COVID-19га каршы көрәштә махсус вәкиле Дэвид Набарро хәбәр иткән.

— Бу штаммның йоктыру очракларын һәр ике-өч көн саен ике тапкырга арттырып, бик тиз таралуын ачык күрсәтүче мәгълүмат Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында җитәрлек, - дигән Набарро. Аның сүзләренчә, "омикрон" белән бәйле вазгыять "бер атнадан соң – сигез тапкырга җитдиерәк, ике атнадан соң исә - 40 тапкырга җитдиерәк" булачак. Набарро искәртүенчә, "омикрон" штаммыннан үлү очраклары азрак булуы расланган очракта да, вирусның тиз таралуы сәламәтлек саклау системнарын "тетрәндерәчәк". Моңа бәйле рәвештә ул вакциналауны, шул исәптән өченче доза ясауны дәвам итәргә, шулай ук барлык кешеләр арасындагы физик элемтәләрне киметергә өндәгән. Коронавирусның бу яңа штаммы беренче тапкыр ноябрь ахырында Көньяк Африкада, Ботсванда һәм Һонконгта ачыкланды.

Шуннан соң "омикрон" йоктыруның беренче очраклары Европада, АКШта, Русиядә һәм башка илләрдә дә теркәлде. Галимнәр, мутацияләре күп булу сәбәпле, "омикрон"ның гамәлдәге вакциналарны һәм авырганнан соң барлыкка килә торган тәнчекләрне җиңәргә мөмкин булуын турында кисәтте. Һонконг университетының медицина факультеты галимнәре тикшеренүе, "Ухань" һәм "дельта" штаммнарына караганда, "омикрон"ның кеше бронхларында 70 тапкыр тизрәк үрчүен күрсәтте.

Шул ук вакытта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы кешеләрнең "омикрон" белән җиңелрәк авырулары турында хәбәр иткән иде.

13 декабрьдә Британия хакимиятләре "омикрон" йоктырган бер авыруның үлемен һәм яңа штаммның "феноменаль тизлек белән" таралуын хәбәр итте. Британия премьер-министры Борис Джонсон сүзләренчә, хәзерге вакытта Лондонда барлык коронавирус белән авыручылар арасында "омикрон" штаммы йоктырганнар саны – 40 процент тирәсе.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG