Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия хакимиятләре: "омикронны" бер көндә 200 меңгә кадәр кеше йоктыра 


Хәзерге вакытта Лондонда барлык коронавирус белән авыручыларның 44 проценты – "омикрон" йоктырган,  якындагы ике көндә хакимиятләр Британия башкаласында ковидның яңа төре өстенлек алачак, дип саный.

Британия хакимиятләре коронавирусның яңа "омикрон" штаммын илдә көн саен 200 мең тирәсе кеше йоктыруын хәбәр итте. ВВС-ның Русиядәге хезмәте искәртүенчә, бу - рәсми статистикага түгел, ә фәнни модельләүгә нигезләнгән саннар.

Әлегә Британиядә "Омикрон" йоктыруның биш меңгә якын очрагы расланган, әмма бу саннар бик тиз арта һәм һәр ике-өч көн саен ике тапкырга күбәя. Хәзерге вакытта Лондонда барлык коронавирус белән авыручылар арасында "омикрон" штаммы йоктырганнарның күләме – 44 процент, якындагы ике көндә хакимиятләр Британия башкаласында ковидның яңа төре өстенлек алачак дип саный.

13 декабрьдә Британия премьер-министр Борис Джонсон "омикрон" йоктырган беренче авыруның үлү очрагы турында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, яңа штаммны йоктырып хастаханәгә урнаштырылган 10 авыру арасында күбесе вакцинаның ике дозасын алган булган. Кешеләргә бу штаммны көчсезрәк дип уйлаудан туктарга кирәк диде Джонсон һәм мөмкин булганча тизрәк кабаттан вакциина ясатырга киңәш итте.

Галимнәр фаразынча, хәзерге вакытта гамәлдә булган вакциналарга азрак бирешә торган әлеге яңа штаммнан вакцинаның өченче дозасы җитәрлек дәрәҗәдә яклаячак.

Алданрак Британия хакимиятләре Яңа елга кадәр илнең өлкән халкы коронавирустан вакцинаның өстәмә дозасын ясатырга тиеш дип игълан иткән иде, шуның аркасында дүшәмбедән башлап вакциналау үзәкләрендә озын чиратлар хасил булган.

14 декабрьдә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) "омикрон" штаммын йоктыручылар саны арткан саен, коронавирустан хастаханәдә дәвалану һәм аннан үлү очраклары да артачагын фаразлавы турында белдерде.

Табиблар коронавирусның яңа штаммын йоктыруның билгеләре гриппныкына охшаш булуы турында сөйли. Авыручыларның тәм һәм ис тоюы сирәк очракта гына югала, авыру билгеләре көчсезрәк була. Шулай да, табиблар " омикрон" - авыруның җиңелрәк узуына китерә, дигән белдерүләрнең җавапсызлык булуы турында кисәтәләр.

Яңа штаммны беренче мәртәбә ноябрьдә Көньяк Африкада ачыклаганнар иде. WHO мәгълүатына күрә, 12 декабрьгә "омикрон" йоктыру очраклары 63 илдә теркәлгән.

Хәзерге вакытта Русиядә Көньяк Африкадан кайткан 16 кешедә коронавирусның бу яңа төре ачыкланды. 14 декабрьдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова аларның 11енең вакциналанган булуы турында хәбәр итте.

Шулай ук ул Русиядә "омикрон" штаммын ачыклау өчен тест системы уйлап табулары турында сөйләде, аны хәзерге вакытта Көньяк Африка республикасында сыныйлар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG