Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: "омикрон" штаммы "дельта"га караганда дүрт мәртәбә тизрәк тарала


Алданрак Pfizer яңа штаммнан саклану өчен үзенең вакцинасының ике дозасы җитмәскә мөмкин дип белдерде һәм өченче вакцинаны ясатырга киңәш итте.

Йоктыруның башлангыч стадияләрендә коронавирусның "омикрон" штаммы, "дельта"га караганда 4,2 тапкыр тизрәк тарала. Бу нәтиҗәгә Япониянең Киото университеты профессоры Хироси Нисиура килгән. Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре турында Bloomberg язды.

Нисиура белдерүенчә, "омикрон" коронавирус белән авырганнан соң яки ковидка каршы вакцина ясатканнан соң барлыкка килүче иммунитеттан җиңелрәк кача. Алданрак Pfizer яңа штаммнан саклану өчен үзенең вакцинасының ике дозасы җитмәскә мөмкин дип белдерде һәм өченче вакцинаны ясатырга киңәш итте.

Bloomberg искәртүенчә, әлегә Япония галименең тикшеренүенә башка белгечләр рецензия ясамаган һәм ул фәнни басмаларда чыкмаган.

  • Коронавирусның "омикрон" штаммын беренче мәртәбә ноябрь ахырында Көньяк Африкада, Ботсванда һәм Һонконгта ачыкладылар.
  • 26 ноябрьдә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы ашыгыч киңәшмә уздырды, анда яңа штамм "куркыныч тудыручы" буларак квалификацияләнде һәм аңа "Омикрон" исеме бирелде.
  • Кайбер белгечләр "омикрон" башка штаммнар белән чагыштырганда куркынычрак булырга мөмкин дип саный, чөнки ул күпсанлы мутацияләргә дучар булган. Галимнәр әйтүенчә бу мутацияләр аркасында ул тизрәк таралырга һәм иммунитет каршылыгына бирешмәскә мөмкин.Бу штамм белән гамәлдәге вакциналар көрәшә алмас дигән шөбһәләнү бар диелде.
  • Шул ук вакытта, Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре омикрон штаммы йоктырганда авыру җиңелрәк узуын белдерде.
  • 6 декабрьдә Русиягә Көньяк Африка республикасыннан кайткан ике кешедә коронавирусның омикрон штаммы ачыкланды, бу яңа штаммны йоктыруның беренче очраклары булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG