Accessibility links

Кайнар хәбәр

WHO: "омикрон" йогышлырак, әмма авыру җиңелрәк уза


Чирләп киткәннәрнең күбесе гадәти суык тидерүгә охшаш, җиңелчә симптомнар гына кичерә. "Омикрон" йоктырып үлүнең әлегә бер генә очрагы да ачыкланмаган.

Коронавирусның узган айда Көньяк Африка республикасында табылган "омикрон" штаммы, хәзерге вакытта дөньяда өстенлек алып торган "дельта" штаммына караганда тизрәк тарала, ә гамәлдәге вакциналарның аңа каршы нәтиҗәлелеге, мөгаен аз булыр. Әмма хәзерге вакытка билгеле мәгълүматлардан күренгәнчә, ул авыру җиңелрәк уза.

Әлеге мәгълүмат Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының 12 декабрьдә чыгарган мәгълүмати бюллетенендә бар, аны France-Presse агентлыгы китерә.

Документта әйтелгәнчә, үзе тарала башлаган илләрдә "омикрон", мөгаен, "дельта"ны кысрыклап чыгарыр.

Хәзерге вакытка "омикрон" йоктыру очраклары 63 илдә, шул исәптән Русиядә дә теркәлгән. Көньяк Африка республикасында исә, "омикрон" таралуы эпидемиянең яңа дулкынына китерде, инфекцияне йоктыручылар саны берничә атна эчендә берничә тапкырга артты. Шул ук вакытта чирләп киткәннәрнең күбесе гадәти суык тидерүгә охшаган, җиңелчә симптомнар гына кичерә, дип искәртелә. "Омикрон" йоктырып үлүнең әлегә бер генә очрагы да ачыкланмаган.

Шуңа да карамастан, якшәмбе көнне Британия хакимиятләре эпидемия куркынычы дәрәҗәсенең артуын игълан итте. Илдә "омикрон" йоктыруның меңнән артык очрагы ачыкланган, хастаханәгә урнаштыру очраклары да бар. Әлегә үлүчеләр теркәлмәгән.

Британия премьер-министры Борис Джонсон телевидение аша мөрәҗәгатендә барлык өлкән ватандашларны коронавирустан өченче мәртәбә вакцина ясатырга өндәде һәм моның "омикроннан" саклау ихтималы югары дип белдерде.

Үз чиратында Израил Британия, Дания һәм Бельгияне "кара исемлеккә" кертте һәм бу илдән килүчеләргә керүне тыйды.

Белгечләр әйтүенчә, әлегә штаммның чагыштырмача җиңелрәк булуы турында да, нык йогышлылыгы һәм вакцинага каршы торучанлыгы хакында да нәтиҗәләр ясарга иртәрәк.

Көньяк Африка республикасында һәм Израилдәге чикләнгән тикшеренүләр, Pfizer вакцинасының ике дозасының "омикрон"га каршы нәтиҗәлелеге шактый түбән булуын күрсәткән. Шул ук вакытта, өченче "бустер" вакцинасының нәтиҗәлелеге югары диелә.

Әлегә Русиянең "Спутник V" вакцинасы нәтиҗәлелегенә кагылышлы белешмәләр юк.

Соңгы ике айда беренче мәртәбә, узган тәүлектә Русиядә коронавирус йоктыручыларның 30 меңнән азрак очрагы ачыкланды

Тәүлек эчендә үлүчеләр саны, элеккечә, мең кешедән артып китә. Абсолют саннарда бу — дөньядагы иң зур күрсәткеч.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG