Accessibility links

Mash: Илназ Галәвиевкә татарча хатлар язуны тыйганнар 


Казанда 175нче гимназиядә атыштан соң

Бу Мәскәүдән җибәрелгән  тикшерүчеләрнең татарча белмәве белән бәйле диелә.

Казан гимназиясендә күп кешене үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиевкә өенә татар телендә хатлар язуны тыйганнар, дип хәбәр итә Mash Telegram-каналы.

"Хәзерге вакытта ул Татарстан башкаласында "присяжныйлар" мәхкәмәсен көтә. Аның камерадан язган хатларын җентекле тикшерәләр. Резонанслы эш, тикшерүчеләрне Мәскәүдән җибәргәннәр, ә алар, билгеле, татар телен белми. Шуңа күрә җинаятьчегә таләп бар: русча гына язарга. Хәтта үз әтисенә", дип яза Mash.

Декабрь башында Галәвиевкә дүрт җинаять маддәсе нигезендә ахыргы гаепләү белдерелде. Казан гимназиясендәге күп кешене үтерү эшендә зыян күрүчеләр буларак 600дән артык кеше танылган.

2021 елның маенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачты, тугыз кеше – җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

Соңгы психологик-психиатрия экспертизасы Галәвиевне үз акылында дип тапты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG