Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ят агентлар исемлегенә ЛГБТны яклау берләшмәсе кертелде


Архив фотосы
Архив фотосы

Хәзер "ят агент функциясен үтәүче", рәсми теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр реестрында барлыгы 6 оешма бар.

24 декабрь кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агент функциясен үтәүче" , рәсми теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр исемлеген тулыландырды. Исемлеккә ЛГБТны яклау белән шөгыльләнүче ике оешма кертелде: Петербурдан "Выход" һәм Краснодардан "Реверс" оешмалары.

"Выход" ЛГБТ төркеме ЛГБТ җәмгыятьләренә һәм аларга бәйле кешеләргә бушлай психологик һәм юридик ярдәм, мәгърифәт проектлары белән шөгыльләнә.

"Реверс" инициатив төркеме ЛГБТ кешеләренә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтә, ВИЧка бушлай аноним тест ясау мөмкинлеген бирә, "Черноморье" фестивален үткәрә.

Хәзерге вакытта "ят агент функциясен үтәүче", теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр реестрында барлыгы 6 оешма кертелгән, югарыда аталган берләшмәләрдән тыш анда "Голос" сайлаучылар хокукларын саклау иҗтимагый хәрәкәте, "ОВД-Инфо" медиапроекты, "Русия ЛГБТ челтәре" иҗтимагый хәрәкәте һәм "Маяк" Ерак Көнчыгыш иҗтимагый хәрәкәт бар.

Теркәлмәгән иҗтимагый оешмалар белән бергә Русиядә медиа чараларны һәм журналистларны "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегенә күпләп кертү эше дә алып барыла. Хәзерге вакытта бу исемлектә 103 кеше һәм оешма бар.

3 декабрь кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегенә "Idel.Реалии"ның өч хәзерге һәм бер элекке хәбәрчесе: Регина Хисамова, Андрей Григорьев, Алинә Григорьева һәм Регина Гималова кертелгән. Регина Гималова "Idel.Реалии" белән инде ярты еллап хезмәттәшлек итми.

Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.

  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG