Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "ОВД-Инфо" сайтын томалаган


"ОВД-Инфо" сайтын томалау турында карарны Мәскәү өлкәсенең Луховицкий районы мәхкәмәсе кабул иткән дип яза.

Роскомнадзор Русиядә "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты сайтын томалаган. Проект твиттерында томалау сәбәпләре билгеле түгел, редакциягә бу хакта белдерү әлегә килмәде дип хәбәр ителә. "ОВД-Инфо" Русиядә "ят агент функциясен үтәүче" рәсми теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр исемлегенә керә.

ЯҢАРТУ. Көндез Роскомнадзор "ОВД-Инфо" сайтын томалауны оешма эшчәнлегенең "террорчылык һәм экстремизм пропагандасына юнәлгәне" белән аңлатты. Дәүләт оешмасы проектның барлык социаль челтәрләрдәге аккаунтларын бетерергә таләп итте.

Проект хәбәр иткәнчә, сәхифәне томалау карарын 20 декабрь көнне Мәскәү өлкәсенең Луховицкий районы мәхкәмәсе чыгарган.

— 13 декабрьдә безнең почтага (адресат язылмаган килеш) алдагы көнне Луховицкий прокуратурасына килү таләбе белән хат килде. 14 декабрьдә безнең адвокат прокуратурага барды, ләкин аңа дәгъваны аңлатмаганнар. 15 декабрьдә материалларны мәхкәмәгә биргәннәр, тик безгә бу хакта хәбәр ителмәде. 20 декабрьдә мәхкәмә ovdinfo.org сайтын томалау турында карар чыгарган, — дип язды проект үзенең социаль челтәрләрендә.

Проект әлегә кадәр Роскомнадзордан белдерү алмаганын, томалау сәбәбен белмәвен искәртә.

"ОВД-Инфо" 2011 елның 5 декабрендә Мәскәүдә сайлау хәрәмләшүләренә каршы узган зур митингтан соң оешты. Башта хокук яклаучылар тоткарланучылар санын һәм исемнәрен Facebook сәхифәсендә язып бардылар, соңрак моның өчен аерым сайт ачтылар. "ОВД-Инфо" сәяси эзәрлекләүләр һәм полиция тарафыннан нигезсез көч куллану очракларын күзәтә, мондый очраклар турында хәбәр итә. Проект тоткарлаучыларга юридик ярдәм күрсәтә, аларга адвокатлар бирә.

"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты Русия хакимияте тарафыннан "ят агент" дип танылган. 8 декабрьдә проект Русия думасына ят агентлар турында канунны юкка чыгару таләбе белән петиция тапшырды, аны ике айда 259 меңнән артык кеше имзалады.

Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән акча алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган теләсә нинди табышсыз оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта "ят агент функциясен үтәүче", рәсми теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр реестрына барлыгы 6 оешма кертелгән. "ОВД-Инфо" медиапроектыннан тыш, анда "Голос" сайлаучылар хокукларын саклау иҗтимагый хәрәкәте, ЛГБТны яклау белән шөгыльләнүче "Выход", "Реверс" оешмалары, "Русия ЛГБТ челтәре" иҗтимагый хәрәкәте һәм "Маяк" Ерак Көнчыгыш иҗтимагый хәрәкәте бар.

Теркәлмәгән иҗтимагый оешмалар белән бергә Русиядә медиа чараларны һәм журналистларны "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегенә күпләп кертү эше дә алып барыла. Хәзерге вакытта бу исемлектә 103 кеше һәм оешма бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG