Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОның Русия белән иминлек гарантияләре турында сөйләшүе 12 гыйнварда узарга мөмкин


Русия һәм НАТО әләмнәре
Русия һәм НАТО әләмнәре

Русия-НАТО шурасының соңгы 2,5 елдагы беренче очрашуы 12 гыйнварда узарга мөмкин. НАТО Мәскәү белән бу очрашу көнен килештерергә тели. Шул ук көнне Брюссельдә НАТО илләренең баш штаблары җитәкчеләре җыелачак.

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг Русия-НАТО шурасы очрашуын 12 гыйнварда уздырырга тәкъдим иткән. Бу турыда ТАССка НАТО матбугат хезмәте белдергән. Бу шураның соңгы 2,5 елдагы беренче очрашуы булачак.

Элегрәк Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова НАТОдан очрашу тәкъдиме килүен белдергән иде, әмма ул чакта очрашу көне әйтелмәде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Мәскәү АКШка тәкъдим ителгән иминлек гарантияләре килешүе турында сөйләшергә әзер. Министрлык сайтында чыккан, Русия әзерләгән килешү проектында НАТОның көнчыгышка таба киңәймәскә, элекке Совет берлеге илләрен әгъза итеп алмаска, һәм НАТОның Украинада хәрби эшчәнлек алып бармаска тиешлеге язылган. Министр урынбасары Александр Грушко әйтүенчә, Көнбатыш йә Русиянең әлеге таләпләрен кабул итәргә, йә "хәрби-техник альтернативага" әзер булырга тиеш.

Аңа кадәр Русия президенты Владимир Путин Украина тирәсендәге вазгыятьләр белән бәйле рәвештә гарантияләр кирәклеге турында белдергән иде.

Гаскәрләрен Украина чигенә күпләп китергән һәм халыкара җәмәгатьчелектә Русия Украинага һөҗүм итәргә җыена дигән курку уяткан Мәскәү Көнбатыш белән иминлек гарантияләре турында килешү таләп итә. НАТОдан тыш иминлек гарантияләре килешүе өлгесе аерым АКШка да тәкъдим ителде.

Элегрәк, Русия әлеге килешүләр проектларын чыгарганга кадәр үк Кушма штатлар һәм НАТО җитәкчелеге Төньяк Атлантика берлегенә яңа илләрне, шул исәптән Украинаны кушуга Русиянең вето салу хокукы юклыгын белдергән иде. Бу хакта 16 декабрьдә тагын бер мәртәбә Йенс Столтенберг та әйтте.

Русия-НАТО шурасы 2002 елда төзелде. Аның максаты — мөһим мәсьәләләрне килештерү. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң шура эшчәнлеге туктап калды, әмма кайбер каналлар аша элемтә дәвам итте. 2016 һәм 2017 елларда шураның өчешәр утырышы, 2018 һәм 2019 елларда икешәр очрашуы узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG