Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ урысларга карата "нәфрәт уяткан" өчен 250 мең сум штраф салу карарын шикаять иткән 


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Оешма рәисе Фәрит Зәкиев Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгаруны һәм эшне туктатуны сорый. Әлегә апелляция шикаятенең каралу көне билгеле түгел.  

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ, экстремист эшчәнлек башкаруда гаепләнеп, эшчәнлеге туктатып торылды) Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең карарына апелляция шикаяте биргән, декабрь башында ул оешманы экстремизм эше нигезендә 250 мең сумга штрафка тарткан иде.
Бу хакта "Idel.Реалии"-га ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев белдергән.

7декабрьдә мәхкәмә ТИҮне нәфрәт яки дошманлык уятуда, шулай ук кешелек абруен кимсетүдә гаепле дип тапкан иде.

Административ хокук бозу турындагы эшне Вахитов районы прокуратурасы Явыз Иван гаскәрләре Казанны алганда шәһәрне яклап һәлак булучылар истәлегенә уздырылган Хәтер көне митингыннан соң ачты, чара 15 октябрьдә узды.

Эш ачу турындагы карарда әйтелгәнчә, чара нәтиҗәләре турында тикшерү уздыруны Татарстан прокуратурасы кушкан.

Документта академик Абдуллаҗан Җәләловның Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгате тикшерелгән диелде.
Бу мөрәҗәгатьтә узган җәйдә Русия конституциясенә кертелгән төзәтмәләр тәнкыйтьләнгән иде. Алар нигезендә урыслар "дәүләт коручы халык" дәрәҗәсе алды. Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә ЛДПР һәм аның лидеры Владимир Жириновский сәясәтеннән канәгатьсезлек белдерелде. Аны "бер милләтне генә алга сөрүче, урыс Русиясен генә күрергә теләүче" дип атадылар.

Җәләлов Татарстанның дәүләт шурасыннан "татар халкы үз дәүләтен – Татарстан республикасын төзүен, татар халкының колониаль түгел, дәүләт коручы халык булуын раслаучы" канун кабул итүне таләп итте. Митингта катнашучылар бу мөрәҗәгатьне хуплады.

Эш ачылу турындагы карарда әйтелгәнчә, митингта яңгыраган бу мөрәҗәгатьтә "урысларга карата дошманлык контекстының булу ихтималы карала", ул татарлар һәм руслар арасында ызгыш чыгарырга мөмкин, диелә.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Фәрит Зәкиев митингны физик зат оештыруын, ә Абдуллаҗан Җәләлов укыган мөрәҗәгать – аның шәхси тәкъдиме булуын һәм ТИҮ президиумы белән килештерелмәвен әйтте.

Татарстанның югары мәхкәмәсенә апелляция шикаятендә Фәрит Зәкиев беренче инстанция мәхкәмәсенең "мөрәҗәгатьтә нәрсәнең нәфрәт яки дошманлык уятуын ачыкламавын" искәрткән.

"Ягъни мәхкәмәнең бу хактагы нәтиҗәсе дәлилсез, ул эшнең төгәл вакыйгаларына таянмый", дип искәрткән ТИҮ рәисе.

Шулай ук ул оешма президиумының Җәләлов мөрәҗәгатен "ТИҮ исеменнән дип" расламавын әйткән.

"Җәләлов ТИҮ исеменнән мондый сәяси мөрәҗәгатьләр яңгыратырга оешманың президиумы әгъзасы да, бигрәк тә җитәкчесе түгел бит. ТИҮнең бу мөрәҗәгатьне раславы турындагы һәм митингта аны ТИҮ исеменнән Җәләловка укыттыру турындагы карары булмаган килеш, мәхкәмә бу мөрәҗәгатьне митингта Җәләлов аша нәкъ менә ТИҮ җиткерде дигән канунсыз нәтиҗә ясады", диелгән шикаятьтә

Фәрит Зәкиев Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгаруны һәм эшне туктатуны сорый. Әлегә апелляция шикаятенең каралу көне билгеле түгел.

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG