Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ОВД-Инфо" социаль челтәрләрдән проектның аккаунтларын томаламауны сорый


ОВД-Инфо
ОВД-Инфо

"Көчле цензура шартларында социаль челтәрләр – сүз ирегенең соңгы таянычы, ә безнең өчен - Русиядә булган сәяси репрессияләр турында дөресен сөйләргә һәм безнең хокукый инструкцияләрне таратырга бердәнбер мөмкинлек", диелә проект мөрәҗәгатендә.

"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты Change.org сайтында петиция чыгарды, ул социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны "цензура коралы булмаска" һәм иҗтимагый оешмаларның аккаунтларын томаламаска чакыра.

Петиция 25 декабрьдә Роскомнадзор "ОВД-Инфо"ның сайтын томалаганнан соң һәм социаль челтәрләрдән оешма аккаунтларын сөртүне таләп иткәннән соң барлыкка килде.

Роскомнадзор белдерүенчә, "ОВД-Инфо" үз сайтында һәм социаль челтәрләрдә "экстремист һәм террорчы берләшмәләрнең эшчәнлеген аклауга юнәлтелгән" мәгълүмат урнаштырган.

Үз петициясендә "ОВД-Инфо" хакимиятләрнең гамәлләрен моңарчы күрелмәгән хәл дип атаган һәм киләчәктә алар социаль челтәрләрдән башка моңа охшаш аккаунтларны да томалаттыруга ирешергә тырышачак дип фаразлаган.

"Без барыбыз да бер көймәдә, дәүләт безгә дә, сезгә дә басым ясый. Көчле цензура шартларында социаль челтәрләр – сүз ирегенең соңгы таянычы, ә безнең өчен - Русиядә булган сәяси репрессияләр турында дөресен сөйләргә һәм безнең хокукый инструкцияләрне таратырга бердәнбер мөмкинлек. Безнең аккаунтларны томалау Русиянең сивил җәмгыятенә җитди зыян салачак һәм төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерәчәк. Рунетта цензураның моңарчы күрелмәгән яңа механизмы барлыкка киләчәк", диелә.

"ОВД-Инфо" мөрәҗәгате "Яндекс" һәм Google эзләү сервисларының, Facebook, Instagram, Twitter һәм "ВКонтакте" соөиаль челтәрләренең, шулай ук Telegram мессенджерының хакимиятләренә атап язылган.

28 декабрь иртәсенә петицияне алты алты меңгә якын кеше имзалаган.

Роскомнадзор "ОВД-Инфо"ны томалавын Мәскәүнең Луховицкий районы мәхкәмәсе карары белән аңлаткан. Карарда нәрсәләр әйтелүе бигеле түгел. Луховицкий районы прокуратурасы вәкилләре "ОВД-Инфо" юристына дәгъваларының асылын аңлатмаган һәм, проектка хәбәр итеп тормый гына, материалларны мәхкәмәгә тапшырган.

"ОВД-Инфо" томалауны дәүләт цензурасының акты дип атады.

Проектның сайты томаланганнан соң, "Яндекс" үзенең эзләү нәтиҗәләреннән аңа сылтаманы сөртте.

Сентябрь ахырында "ОВД-Инфо"ны "ят агентлар" исемлегенә керттеләр.

"ОВД-Инфо" 2011 елның 5 декабрендә Мәскәүдә сайлау хәрәмләшүләренә каршы узган зур митингтан соң оешты. Башта хокук яклаучылар тоткарланучылар санын һәм исемнәрен Facebook сәхифәсендә язып бардылар, соңрак моның өчен аерым сайт ачтылар. "ОВД-Инфо" сәяси эзәрлекләүләр һәм полиция тарафыннан нигезсез көч куллану очракларын күзәтә, мондый очраклар турында хәбәр итә. Проект тоткарлаучыларга юридик ярдәм күрсәтә, аларга адвокатлар бирә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG