Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уенчылар COVID-19 йоктыру сәбәпле Хоккей дөнья чемпионаты туктатыла


Швеция-Русия уены
Швеция-Русия уены

Яшьләр җыелма такымнары арасындагы дөнья чемпионаты 26 декабрьдә Канадада башланган иде.

Турнирда катнашучылар арасында коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммы таралу сәбәпле, Халыкара Хоккей федерациясе, 26 декабрьдә Канадада башланган яшьләр җыелма такымнары арасындагы дөнья чемпионатын уздырмау карары кабул иткән.

Вирусны сишәмбе АКШ җыелма такымының ике хоккейчысында тапканнар. Кич белән такым Швейцария җыелма командасына каршы уйнарга тиеш булган, әмма бозга чыкмаган, техник җиңелү булган.

Бер тәүлектән соң коронавирус Чехия җыелма такымы уенчысында табылган. Такым Финляндия җыелма командасы белән үз матчын шулай ук төшереп калдырырга мәҗбүр булган, Чехия такымын да җиңелде дип тапканнар.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә, Словакия белән матч алдыннан, Русия җыелма командасы лидеры Матвей Мичковның коронавируска тапшырган тесты да уңай нәтиҗә күрсәткән. Вирус чемпионат уеннарында хезмәт күрсәтүче биш арбитрда да табылган.

Шуннан соң Халыкара федерация "барлык катнашучыларының сәламәтлеген һәм иминлеген гарантияләү өчен" турнирны дәвам итмәячәген белдергән.

COVID-19 ачыкланган җыелма такымнарның хакимиятләре уенчыларның барлык коронавируска каршы тәкъдимнәрне һәм саклану чараларын үтәүләре турында белдергән дип искәртелә.

Шул ук вакытта хоккейчыларның кунакханәдә калган гади мөштәриләр белән янәшә яшәве билгеле.

Халыкара иң зур хоккей турнирларын, барган вакытында ук туктату карары — тарихта беренче мәртәбә булган хәл .

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) хисабына күрә, коронавирусның "омикрон" исемле яңа штаммы Америкада инфекцияне йоктыру очракларын 30 процентка, Европада – 57 процентка арттырган. Атна башында АКШ һәм Франция пандемия башыннан бирле коронавирусны бер тәүлектә йоктыручылар саны иң зур күрсәткечләргә җитүен хәбәр итте: 440 һәм 180 мең яңа очрак ачыкланган диелде. Авыручылар саны Англиядә, Италиядә, Португалиядә, Грециядә һәм Канадада да арткан дип искәртелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG