Марсель Әмиров Киров өлкәсенең 12нче дәвалау-төзәтү оешмасыннан туганнарына мөрәҗәгать иткән. Тоткын газаплаулар турында күрсәтмәләр биргәннән соң үз гомере өчен куркуын белдергән.
29 декабрьдә ул үзенең адвокаты Татьяна Шабанова аша туганнарына мөрәҗәгать тапшырган. Ул дәфтәрдән ертып алынган кечкенә генә кәгазьгә язылган.
"Туганнарым, яратканнарым. Сезгә рәсми белдерү: әгәр КАЙГЫ булса, һәм сезгә асылынып үлгән дигән диагноз белән яки йөрәк чире белән вафат булган яки кан тамырларын кискән дигән экспертиза белән мәетемне китерсәләр... ҮТЕНЕП СОРЫЙМ СЕЗДӘН – ЫШАНМАГЫЗ!!!" диелгән хатта.
Марсель Әмиров, үзе үлгән очракта Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләренә каршы "Үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачуны таләп итәргә кушкан.
Тоткын Киров өлкәсе Омутнински районындагы 6нчы төзәтү колониясендә даими рәвештә кыйнаулар һәм җәфалаулар булуы турындагы үзенең күрсәтмәләрен кабатлаган: "6нчы төзәтү колониясендә ҖӘФАЛАУЛАРГА, КӨЧЛӘҮЛӘРГӘ, КЫЙНАУЛАРГА, ТҮБӘНСЕТҮЛӘРГӘ юл куела. АКТИВИСТЛАР отрядлардагы ирләрне, эшчеләрне каптёркаларда кыйный. Һәм Киров өлкәсендә булган вакытта мин үз гомерем өчен куркам, мине үтерергә мөмкиннәр!"
Адвокат Татьяна Шабанова Марсель Әмировка Җинаять кодексының 306нчы маддәсе нигезендә ("Белә торып ялган әләк") җинаять эше ачылуын хәбәр итә. Эшне тоткынның Кировтагы аерым тәртипле колониядәге кыйнаулар һәм җәфалаулар турындагы күрсәтмәләреннән соң ачканнар. Хәзерге вакытта Әмиров Кирово-Чепецкиның 12нче дәвалау-төзәтү оешмасындагы штраф изоляторында, бер кешелек бүлмәдә тотыла.
Ул иминлеген таэмин итүләрен, канунсыз җәфалауларны туктатуларын, туганнары белән телефоннан сөйләшүне рөхсәт итүләрен, медицина ярдәме күрсәтүләрен таләп итеп, 6нчы төзәтү колониясендә - 22 көн, 12нче дәвалау-төзәтү оешмасында – 5 көнләп ачлык тоткан булган.
Сәламәтлеге начараю сәбәпле, 27 ноябрьдә Әмиров ачлык тотудан туктаган, бу хакта аның яклаучысы хәбәр итте.
Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзалары 18 ноябрьдә Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясенә килгән чакта, берничә тоткын, шул исәптән Марсель Әмиров хокук яклаучы Андрей Бабушкинга төзәтү оешмасында газаплаулары турында хәбәр иткән иде.
"Анда бәдрәф шакшылары салынган таз тора иде. Кулларымны артка каерып богау салдылар, тезләндерделәр һәм йөзем белән якынча алты мәртәбә бәдрәф шакшысына чумдырдылар" дип сөйләде Марсель Әмиров җәфалауларның бер эпизоды турында. Тоткын адвокат Шабановага язмача күрсәтмәләр биргән һәм аларны мәгълүмат чараларында чыгарырга рөхсәт иткән.
Хокук яклаучылардан алынган рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, ялган әләк турындагы җинаять эше 6нчы төзәтү колониясе тоткыннары Николай Медведчиков, Какаджан Ахунов, Нуратдин Аббасов, Валериан Гогнадзе һәм тоткын Хмарскийга (исеме билгеле түгел) каршы да ачылган.
Кайбер мәгълүматларга күрә, бу тоткыннарның барысы да 18 ноябрьдә президентның Кеше хокуклары шурасы әгъзалары белән сөйләшкән һәм Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясендәге җәфалаулар турында күрсәтмәләр биргән.
29 декабрьдә электрон почта аша "Idel.Реалии" редакциясенә ФСИНның Киров өлкәсе идарәсеннән 6нчы колониядәге җәфалаулар турындагы өч язманы кире кагуны таләп иткән хат килгән. Бу – "Гыйбадәтле җәфалаулар. 6нчы төзәтү колониясе тоткыннары киңкүләм көч кулланулары турында хәбәр итте", "Форма ботинкасы киелгән уң аяк табанының йомшартучы тибүе", "Кировның 6нчы колониясе тоткыны Кеше хокуклары көнендә үзенә кул салган" язмалары.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!