Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзалары 18 ноябрьдә Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясенә килгән чакта, тоткын Марсель Әмиров хокук яклаучы Андрей Бабушкинга төзәтү оешмасында үзен газаплаулары турында хәбәр иткән.
Тоткын сүзләренчә, аны бәдрәф шакшылары тутырылган тазга башы белән тыкканнар, кыйнаганнар, буганнар, швабра сабы белән көчләгәннәр.
Кеше хокуклары шурасы әгъзалары колониядән киткәннән соң, 6нчы төзәтү колониясе хезмәткәрләре, бу күрсәтмәләреннән баш тарттыру өчен, Марсель Әмировка физик һәм рухи басым ясый башлаган.
Тоткын үзен Киров колониясеннән имин урынга күчерүләрен, табиб чакыруларын, канунсыз газаплауларны туктатуны һәм туганнары белән телефоннан сөйләшү мөмкинлеген таләп итеп, ачлык игълан иткән.
Швабра сабы
Декабрь ахырында адвокат Татьяна Шабанова Кирово-Чепецкиның 12нче дәвалау-төзәтү оешмасында тоткын Марсель Әмиров белән очрашты. Тоткын анда Киров өлкәсе, Омутнински районының 6нчы аерым тәртипле төзәтү колониясендә 22 көн ач торганнан соң күчерелгән.
Адвокат белән әңгәмәсе вакытында Марсель Әмиров 6нчы төзәтү колониясендәге газаплаулар турында тагын бер мәртәбә хәбәр иткән һәм үзе белән булган хәлләр турында язмаларны киңкүләм мәгълүмат чараларында чыгаруга рөхсәт биргән.
Әмиров сүзләренчә, аны колониягә килгән беренче көненнән алып газаплый башлаганнар.
— Шундук костюмымны тартып алдылар, яңакларыма суктылар һәм штраф изоляторы бинасына йөгерергә мәҗбүр иттеләр, — дип белдергән тоткын. — Соңыннан камерага хезмәткәр Вершинин керде һәм чүпрәк белән камил дәрәҗәдә эш итә белүем, идән юучы буларак махсуслашуым һәм бу вазифага эшкә урнаштыруларын соравым турында гариза язарга боерды. Мин баш тарттым. Мине камерадан беренче ишек алдына чыгардылар. Анда хезмәткәрләр Вагин, Змеев, Вершинин, тагын өч хезмәткәр һәм Макар (кыерсытылган тоткын) бар иде. Анда бәдрәф шакшылары салынган таз тора иде. Кулларымны артка каерып богау салдылар, тезләндерделәр һәм йөзем белән якынча алты мәртәбә бәдрәф шакшысына чумдырдылар. Шуннан соң мин ризалаштым һәм әлеге гаризаны яздым.
Марсель Әмировка хезмәткәрләр бәдрәфен җыештырырга һәм төрмәнең башка биналарындагы идәнне себерергә боерганнар, ә буйсынмагач, тоткын үзе сөйләвенчә, иң бозык газаплауларга дучар иткәннәр.
Трусигымны ертып, швабра сабын арт юлыма тыга башладылар
— Куларымны каерып куеп, өстәлгә аттылар. Өстәлдә юрган һәм мендәр бар иде. Бер хезмәткәр аякларымны өстәл аякларына бәйләп куйды, икенчесе өстән өстәлгә терәп торды, — дип сөйләгән тоткын. — Трусигымны ертып, швабра сабын арт юлыма тыга башладылар. Ул анда 7-10 минут тирәсе торды, шул ук вакытта алар сөйләштеләр... Бер хезмәткәр нәрсә аның белән кыланып торырга дип, чалбар изүен ычкындыра башлады : "Хәзер мин аны "әтәч кетәклегенә" ("петушатник") куып кертәм" диде. Башымны артка таба бордылар һәм мин онанизм белән шөгыльләнгән Макарны (кыерсытылган) күрдем. Коридордан Бибик (Александр Бибик – 6нчы төзәтү колониясе җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы – ред.) таякны тирәнрәк тыгарга кушып торды. Мин кая эләгүемне аңладым һәм аларның бөтен таләпләрен үтәдем. Шул рәвешле мин Бибикта кол, әсир булдым.
Төпсез чоңгыл
Ульян өлкәсендә яшәүче, һөнәре белән төзелеш корылмалары монтажчысы булган 37 яшьлек Марсель Әмиров 2013 елда Николаев районы мәхкәмәсе карары белән 14,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аны җинаять кодексының 105нче маддәсе нигезендә гаепле дип таныганнар. Ул юл һәлакәтенә сәбәпче булган, нәтиҗәдә кеше үлгән, мәхкәмә моны махсус эшләнгән дип тапкан.
Киров өлкәсе Омутнински районының 6нчы төзәтү колониясендә Марсель Әмиров 2018 елның маеннан 2021 елның декабренә кадәр тотылган. Туганнарына язган хатларында ул төзәтү колониясендә тоткыннарга рәхимсез мөнәсәбәт турында хәбәр иткән.
Тоткынның Сембердә яшәүче апасы Лилия Әмирова "Idel.Реалии" хәбәрчесенә үксеп елаудан көчкә тыелып, "Моны уку мөмкин түгел иде" дип сөйләгән. "Сезгә барысын да кире сөйләп чыга алмыйм,
6нчы төзәтү колониясе хезмәткәрләре өчен тоткыннар – кеше түгел
— Сөйләп бирергә сүз таба алмыйм! Бер генә әйбер әйтәм: 6нчы төзәтү колониясе хезмәткәрләре өчен тоткыннар – кеше түгел. Алар нибары хайваннар һәм алар белән ни теләсәң, шуны эшләргә ярый! Зарланыр кеше дә юк, Русиянең Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) шикаятьләрне Киров өлкәсендәге идарәсенә юллый, ә ФСИНның Кировтагы идарәсе үзенең "отписка"лары белән авызыбызны томалый. Без бөтен кешегә, хәтта Русия президенты хакимиятенә дә яздык, җавап буларак, яки дәшмиләр, яки буш һәм берни аңлатмый торган сүзләр язып җибәрәләр. Омутнински районының 6нчы төзәтү колониясе – ул төпсез һәм өметсез чоңгыл!
9 ноябрьдә "Idel.Реалии" сайтында "Гыйбадәтле газаплаулар" ("Пытки с молитвой") исемле язма чыкты, анда элеккеге тоткыннар һәм аларның туганнары Киров өлкәсенең Омутнински районындагы 6нчы махсус тәртипле төзәтү колониясендә тоткыннарны киңкүләм газаплаулар турында сөйләде.
2021 елның 18 ноябрендә Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясендә Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзалары Андрей Бабушкин, Ева Меркачева һәм Игорь Каляпин булып китте. Берничә тоткын, үзен куркыныч астына куеп, газаплаулар турында күрсәтмәләр бирергә риза булды.
Энем миңа моңа артык түзү мөмкин түгел иде дип әйтте
— Телефоннан шалтыраткач, энем миңа моңа артык түзү мөмкин түгел иде дип әйтте. "Бөтенесен сөйләп бирдем, 6нчы төзәтү колониясенә башка кайтмыйм" диде. Марсель хокук яклаучы Бабушкинны бик хөрмәт итә, әгәр ул берәр эшкә алынса, аны ахырга җиткерүен белә. Шуңа барысын да нәкъ менә аңа сөйләгән. Бабушкин яклау вәгъдә иткән Ничек болай соң, кеше күрсәтмәләр биргән, ә аны тагын кыйныйлар Яклау кайда?! - дип сөйли тоткынның апасы.
19 ноябрьдә Марсель Әмиров, Кеше хокуклары шурасы әгъзалары үтенече белән, Омутнински районындагы 6нчы төзәтү колониясеннән Кирово-Чепецидагы 12нче дәвалау-төзәтү оешмасына күчерелгән. Шулай да 30 ноябрьдә Марсельне кабат 6нчы колониягә кайтарганнар, анда ул колония хезмәткәрләре тарафыннан физик һәм психологик басымга дучар булган, аны газаплаулар турындагы күрсәтмәләреннән баш тартырга мәҗбүр иткәннәр.
— Марсель Әмиров сөйләвенчә, 6нчы төзәтү колониясендә этапны каршы алганда хезмәткәрләрнең берсе аның киеменә ике лезвие тыккан, - ди адвокат Татьяна Шабанова.
Соңрак бу лезвиеләрне видеокамера алдында "тапканнар": "Тыелган әйберләр!". Тамбурда хезмәткәрләр аны күсәк белән терәп торган, шул сәбәпле күкрәгендә зур күгәрек барлыкка килгән. Медицина күзәтүе вакытында шәфкать туташы күгәрекләрне, сыдырылган урыннарны күреп алган, аларны хәтта медицина экспертизасында теркәгән.
Марсельне, канун бозучы буларак, штраф изоляторына урнаштырганнар, 30 ноябрьдә ул үзен 6нчы колониядән алып чыгып китүләрен таләп итеп, ачлык игълан иткән.
Марсель Әмиров үзен имин урынга күчерүләрен, канунсыз җәзалауларны туктатуларын, табиб чакыруларын таләп итеп, 22 көн ач торган, ләкин тоткынның каршылык белдерүенә беркем дә игътибар итмәгән.
10 декабрьдә 6нчы төзәтү колониясендә шикле шартларда 29 яшьлек тоткын Константин Долгих үлгән иде.
13 декабрьдә Марсель Әмировны һәм Мәскәүнең хокук яклаучыларына газаплаулар турында шулай ук күрсәтмәләр биргән тагын бер тоткын – Валериан Гогнадзены 6нчы колониядән 12нче дәвалау-төзәтү оешмасына җибәргәннәр. Марсель Әмировка адвокаты белән күрешү рөхсәт ителгәч, тоткын ач торудан бер көнгә туктаган.
— Башта мин аны күргәндә ул яраланган җәнлек кебек иде. Як-ягына карангалый, сискәнеп куя, бөтен нәрсәдән курка иде, ләкин аны 6нчы колониядә калдырмаячакларын аңлагач, бераз тынычланды, - дип сөйли адвокат Татьяна Шабанова.
Салкын һәм күселәр йөгерешә
23 декабрьдә Марсель Әмиров иминлеген тәмин итүләрен, канунсыз җәзалауларны туктатуны, туганнары белән телефоннан сөйләшүләрне рөхсәт итүләрен һәм табиб чакыруны таләп итеп, яңадан ачлык тота башлаган.
5 сәгать дәвамында табиб чакырдым, әмма моңа әһәмият бирмәделәр
— Мин кече инспектор аша табибны чакыра башладым, чөнки корсагым нык авырта иде. 5 сәгать дәвамында табиб чакырдым, әмма моңа әһәмият бирмәделәр, ә кече инспектор мыскыл итте: "Түзүче"ләрне китерделәр, әле җитмәсә хокук даулаган булалар!" диде. Аннан соң ачыктан-ачык сүгенү сүзләре кычкырдылар. Миңа игътибар итсеннәр өчен, соң чиккә барырга туры килде – кулымны кистем, шуннан соң гына медицина хезмәткәре килеп, кулымны бинтладылар, авыртуны басучы дару бирделәр, - дип сөйли ул.
Канун бозучы буларак, Марсель Әмировны 12нче дәвалау-төзәтү оешмасының штраф изоляторына урнаштырганнар.
— Мине 7нче камерага яптылар, анда салкын, күселәр йөгерешә, ятаклар вакытлыча тотылу бинасына туры килми, аларда йоклау мөмкин түгел. Камераны алыштыруларын сорадым, әһәмият бирмәделәр, дип сөйли тоткын. Камерага эчке киемнән генә, костюмсыз яптылар, табиб чакыруларын сорадым, кабат әһәмият бирмәделәр, гариза язу өчен язу әсбаплары сорадым – шулай ук әһәмият бирмәделәр. Барлык бу гамәлләре белән, 12нче дәвалау-төзәтү оешмасы хезмәткәрләре миннән 6нчы төзәтү колониясе җитәкчесе, полковник А. М. Бибиктан зарлануым өчен үч алуларын аңлатырга теләде, - ди Әмиров.
Кайбер мәгълүматларга күрә, Марсель Әмиров белән бергә Кирово-Чепецкиның 12нче дәвалау-төзәтү оешмасында тагын бер тоткын – 39 яшьлек Валериан Гогнадзе да ачлык тота, ул да газаплаулар турында Кеше хокуклары шурасы әгъзаларына күрсәтмәләр биргән булган.
Шулай да аның таләпләре турында "Idel.Реалии-да төгәл мәгълүматлар юк.
Андрей Бабушкин Русия Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Татьяна Москальковага, Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте җитәкчесе Аркадий Гостевка, Киров өлкәсе прокуроры Андрей Оборокка һәм башкаларга рәсми гаризалар белән мөрәҗәгать иткән.
Хокук яклаучы, тоткын Марсель Әмировның иминлеген тәэмин итүне, аны теркәлү урыны – Ульян өлкәсендәге башка бер колониягә күчерүләрен, дәвалау билгеләүләрен, шулай ук 6нчы колониядә тоткынга карата тыелган йогынты ясау чараларын куллануга кагылышлы тикшерү уздыруларын сораган.
Тоткыннарның газаплаулар турындагы гаризалары нигезендә 2021 елның ноябреннән 6нчы төзәтү колониясендә Киров өлкәсенең тикшерү комитеты һәм покуратурасының тикшерүе дәвам итә.
Соңгы вакытта 6нчы төзәтү колониясендә тоткын Константин Долгихның үлеменә кагылышлы тикшерү дә уздырыла.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!