Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ирем төрмәдәге эзәрлекләүгә протест йөзеннән ачлык игълан итте"


Мәхкәмәдә "Казан бишлеге" белән видеоэлемтә, 2019 ел
Мәхкәмәдә "Казан бишлеге" белән видеоэлемтә, 2019 ел

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, "Казан бишлеге" эше нигезендә 20 елга ирегеннән мәхрүм ителгән  Рөстәм Ямалиев төрмәдә нигезсез эзәрлекләүләргә протест йөзеннән ачлык игълан иткән. Бу турыда Азатлыкка аның хатыны Дания Ибраһимова сөйләде. 

"Казан бишлеге"

2019 елның 13 мартында Самардагы Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнүче биш егеткә кырыс хөкем чыгарды. Руслан Сөнгатов 22 елга, Рөстәм Ямалиев 20 елга, Илнар Зиннәтов 19 елга, Марат Түләков 18 елга, Ирек Насыйров 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу эш "Казан бишлеге" дип аталды.

— Соңгы алты ай дәвамында минем ирем колония администрациясеннән (Удмуртия, ИК-8) гаделсез мөнәсәбәт күрә. Шушы көннәрдә генә ул язган хаттан мин аның 31 августта ачлык игълан итүен белдем. Әлеге факт турында ул төзәтү оешмасы җитәкчелегенә телдән һәм язмача хәбәр иткән. Сәбәбе – чираттагы ШИЗОга утырту вакытын озайту. Инде ике ай дәвамында ирем штраф изоляторында утыра. Минем аңлавымча, чираттагы этап – камера тибындагы бүлмәгә (ЕПКТ) утырту, чөнки моңа кадәр дә ул бер мәртәбә алты айга шундый камерага ябылган иде. Аны җитәкчелекнең "түбә"се астына кертергә теләүләре турында мин элегрәк фейсбуктагы битемдә язган идем. Болар барысы да администрациянең алдан әзерләнгән планы һәм фәрманы буенча бара.

Администрациянең бу гамәлләренә шикаять иттегезме?

— 2021 елның 16 апрелендә мин колония җитәкчелегенең иремә карата мөнәсәбәте, шулай ук аның хокукларын бозуы турында прокуратурага шикаять иттем. Ул вакытта ирем администрация белән мөнәсәбәтләрнең начараюын теләмичә, минем шикаятьтә тасвирланган фактларны раслаудан баш тартты. Моннан тыш, күзәтчелек органы вәкиле белән сөйләшкәндә конфиденциальлек булмау да очрашу нәтиҗәсенә йогынты ясады, чөнки очрашу колония башлыгы катнашында узды, бу иремә турыдан-туры мораль һәм психологик басым ясады. Тикшерү барышында тору шартлары җиңеләйгән иде. Тикшерү нәтиҗәләрен алганнан соң бер көн узуга, иремне янә ШИЗОга ябалар, ә аннан соң ул алты ай ЕПКТ җәзасы ала. ШИЗОдагы вакытта ул продуктлар да ала алмый, ә алар биргәнне ул ашый алмый. Мин администрация җитәкчелегенең бу гамәлләрен – иремне шәхси күралмавы, ә кече инспекторларның даими нигезсез рапортларын колония җитәкчелеге боерыкларын үтәү буларак бәялим, башкача түгел.

Ирегез белән кайчан күрештегез?

— Июльдә кыска вакытлы күрешүдә булдым, аларда инцедент булды, тоткыннарның берсе үзенең кулларын кискән, анда даими рәвештә ниндидер киеренкелек, ирем әле ул вакытта ук моның биредә норма булуын әйтте. Ә хәзер хатта бу тәртипсезлекнең чиктән ашуын, үзенең чиктән тыш чара күрүе турында яза.

—​ Ирегез үзе моңа кадәр бу хәлләргә шикаять иттеме?

Админстрациянең башбаштаклыклары туйдырды, бу ачлык – әлеге вазгыятькә игътибар җәлеп итү чарасы

— Минем ирем хокуклары бозылу турында прокуратурага, Җәмәгать күзәтү комиссиясенә (ОНК) шәхсән бер генә шикаять язмады. Ул бер шикаятенә дә җавап алмады. Аның хатлары колония чикләреннән чыгамы икән – анысы да билгесез. Колония башлыгына төрле мөрәҗәгатьләре шулай ук игътибарсыз кала. Русия Җинаять кодексының 12п.4 маддәсе нигезендә, хөкем ителүче шикаять, гаризалар белән төрле күзәтчелек һәм башка хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы, һәм аларга җавап алырга тиеш. Фактта исә хөкем ителгән кеше белән тышкы дөнья арасында гаять зур упкын, үз проблемыңны җиткерү һәм ишеттерү мөмкинлеге юк. Соңгы атнада Мәскәүдән тикшерү килде, алардан соң Удмуртиянең УФСИН баш идарәсеннән тикшерү килде, тентүләр узды. Күпләренең шәхси әйберләрен тартып алганнар, минем иремдәге даруларны һәм балаларга җибәрергә җыенган хатларын – кызыбызның туган көненә котлау хаты әзерләгән булган – аларын да алганнар һәм кире бирмәгәннәр. Админстрациянең бу башбаштаклыклары туйдырды, ди, бу ачлык – әлеге вазгыятькә игътибар җәлеп итү чарасы.

—​ Адвокатыгыз бармы?

— Адвокат юк. Мин рәсми ышанычнамә нигезендә Ямалиев Рөстәмнең ышанычлы заты булуыма карамастан, минем Русия кодексының 4нче маддәсе нигезендә үзенә ышаныч белдергән кешемне кирәкле юридик ярдәм белән тәэмин итү мөмкинлегем, минем юридик белемем булмауны сылтау итеп, кире кагылды. Әмма Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә иремнең вәкиле сыйфатында аның мәнфәгатьләрен тәэмин итәргә юридик белем булмау миңа берничек тә комачауламады. Мине хәзер ирем янына уздырмыйлар. Бу канунга туры килми, иремнең яклаучысы булыр өчен миңа юридик белем кирәкми. Минем адвокат яллар өчен акчам юк, шуңа без юридик сорауларны шушы ышанычнамә нигезендә хәл итәргә уйлаган идек. Соңгы тапкыр августта булырга тиешле очрашуда ул миңа кирәкле юридик документларны тапшырырга тиеш иде – ул колонияне мәхкәмәгә бирергә җыена. Мине кертмәгәч, мин аңа бер очрашу өчен адвокат ялладым, ул ирем биргән документларны алып чыкты. Ә бер атнадан иремнең ачлык игълан итүен беләм. Безнең даими адвокатыбыз юк, "Мемориал"дан сорадык, әмма аларның төбәкләрдә адвокатлары юк, шуңа күрә әлегә адвокатсыз. Мине юридик яклаудан читләштерүне дәгъва итәргә җыенам, әлегә моны ничек эшләргә икәнен белмим. Озак эш инде.

—​ Ирегезнең элекке адвокаты сезгә гаеп таккан иде, бу эш ничек төгәлләнде?

— Берничек тә төгәлләнмәде. Минем гаризама бернинди дә җавап килмәде.

—​ Ачлык игълан итеп, ирегез нәрсә таләп итә?

— Мин бәян иткән фактлар – Рөстәмнең хокуклары бозылуның миңа билгеле булган кечкенә өлеше генә, ә ачлык игълан итәргә мәҗбүр иткән соңгы тамчы нәрсә булгандыр – анысын мин әлегә белмим. Минем иремнең таләпләре турындагы сорауларга колония хезмәткәрләре җавап бирми, аларга тапшырылган гариза турында да алар, янәсе, белми. Бу колония җитәкчелегенең хөкем ителүченең проблемаларын хәл итү өчен кирәкле адымнар ясамавын һәм канун нигезендә үз бурычларын тиешенчә үтәмәвен тагын бер кат раслый.​

—​ Сезне хәзерге вакытта иң борчыганы нәрсә?

— Мин иремнең тормышы, аның сәламәтлеге өчен бик борчылам, хезмәткәрләр тарафыннан аңа карата канунсыз гамәлләр, шул исәптән физик җәзалаулар да кулланылырга мөмкин. Мин тагын прокуратурага, Удмуртия УФСИН адресына шикаятьләр яздым, хокук яклаучыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG