Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колониядә сукыраючы "Казан бишлеге" фигурантын ниһаять күз табибы караган


"Казан бишлеге" мөселманнары
"Казан бишлеге" мөселманнары

Азатлык "Казан бишлеге" фигуранты Илнар Зиннәтовның колониядә сукырая башлавы турында язган иде

Ире Илнар Зиннәтовның табиб ярдәме ала алмыйча тилмерүе турында Азатлыкка тоткынның хатыны Гөлназ Зиннәтова хәбәр иткән иде. Гөлназ иренең 11 мартта ниһаять окулистка күренә алуын хәбәр итте.

"Ходай Тәгалә рәхим-шәфкатенә таянып, иремне янә окулист карады. Бу юлы икенче бер табиб иде, ирем аның укымышлырак кеше икәнен әйтте. Бер сәгатьтән артык табиб аның күзләрен караган, нәтиҗәдә диагноз куйган һәм күзлеккә рецепт язып биргән. Иремдә миопия астигматизмы, миопиянең зәгыйфь дәрәҗәсе. Даими рәвештә махсус күзлек киеп йөрү кирәк, югыйсә, күрүе начарланачак.

Табиб күзне тикшерүгә юллама кирәк түгел, дип белдергән. Шулай булыр дип өметләнәбез. Тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән кешеләргә Ходай Тәгалә рәхмәтләре укысын, киңкүләм мәгълүмат чараларында язган, безнең өчен дога кылган һәм борчылган һәркемгә рәхмәтләр укысын! Безгә ярдәм иткән кебек үзләренә дә ярдәм итсен!", ди ул.

Тоткынның хатыны Азатлыкка хәбәр иткәнчә, Илнар Зиннәтовның сәламәтлеген тикшерүне сорап колония идарәсенә "Мемориал" хокук яклау оешмасы, Лев Пономаревның "В защиту прав заключенных" фонды, хокук яклаучы Андрей Бабушкин мөрәҗәгать иткән булган.

"ФСИН эшчәнлеген тикшерүче прокурор иремнән шикаятьләрнең хак булуын исбатлыйсызмы, дип белешкән. Ирем уңай җавап биргән. Шуннан соң янына табиблар килде менә", дип аңлатты Зиннәтова.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп, 2019 елның мартында Илнар Зиннәтов Идел буе бүлгесе хәрби мәхәмәсе тарафыннан, җинаять кылу вакыйгасы яки җинаять составы булмаган килеш, террорчылык эшчәнлегендә гаепләнеп, 19 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде. Хәзерге вакытта ул Самара өлкәсендә ИК-26 колониясендә тотыла.

"Казан бишлеге": 2017 елда Казанда тоткарланган биш кеше Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәсенең беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнә. Болар - Илнар Зиннәтов, Марат Туляков, Руслан Сөнгатов, Рөстәм Ямалиев, Ирек Насыйров.

2019 елның 13 мартында Самардагы Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнүче биш егеткә кырыс хөкем чыгарды. Руслан Сөнгатов 22 елга, Рөстәм Ямалиев 20 елга, Илнар Зиннәтов 19 елга, Марат Түләков 18 елга, Ирек Насыйров 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Хизб ут-Тәхрир: халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG