Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ирем колониядә сукырайды"


Гөлназ Зиннәтова

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп, 19 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Илнар Зиннәтовның хатыны Гөлназ иренең колониядә сукыраюы турында чаң кага. Медицина ярдәме сорап Самар өлкәсе изоляторы һәм колония җитәкчеләре белән тартышу тарихын Гөлназ ханым Азатлыкка да сөйләде.

2019 елның 13 мартында Самардагы Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнүче биш егеткә кырыс хөкем чыгарды. Руслан Сөнгатов 22 елга, Рөстәм Ямалиев 20 елга, Илнар Зиннәтов 19 елга, Марат Түләков 18 елга, Ирек Насыйров 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Илнарның күз күрүе ни сәбәпле начарлана?

— 2019 елның декабрендә ул әле Самарда СИЗОда иде, шунда күз күрүе начарлана башлады. Беркөнне йокыдан торуга, күз алдында элпә, ди. Апелляция утырышлары вакытында бик күп укыды, кануннарны өйрәнде, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә (ЕСПЧ) бик күп шикаятьләр язды - күп укып, күзенә көч килде дип уйлыйбыз. Анда бит ут та начар, шулай күп утырып, көч килде дип уйлыйбыз инде, әмма төгәл диагнозын белмибез. Декабрьдә шулай булды, мин аны әле белмәдем, миңа "начар күрәм" дип кенә әйтте, мин күз күрүе бераз начарланган дип кенә аңладым, бу кадәр җитди дип уйламаган идек без.

Ике күзедәме?

— Ике күзе дә, ләкин берсе бик начар. Берсе азмы-күпме күрә әле. Анысы да начарлана башлады, гыйнвар аенда укымастай булды. Укый алмый, яза алмый, телевизор карый алмый. Күзләре бик каты авырта. Документ кирәк булса, күзен көчләп, укып-язып ала инде, гариза-мазар кирәк булса. Ә болай берни укымый, язмый.

Ирегез кайларга мөрәжәгать итте? Җавап булдымы?

— 2019 елның декабрь аенда Самарда тикшерү изоляторында (СИЗО) утырганда, иртәнге тикшерү вакытында медицина ярдәме сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, ләкин ярдәм итүче булмады. СИЗО табибына мөрәҗәгать иткәч, ул җирле хастаханәдә окулистның эштән китүен хәбәр иткән. Миңа язарга кушты, мин яздым. Миңа "аның күзенә зарланганы юк, бар да яхшы", дип җавап килде. Аннары 2020елның мартында этап булды. Аны колониягә күчерделәр, анда ул күз авыртуын әйткән, аны шундук теркәгәннәр. Анда ул берничә мәртәбә медсанчастька мөрәҗәгать иткән. Самар җәзаларны үтәтү федераль инстпекциясе (ФСИН) окулисты булырга тиеш булса да, ул юк иде. Ниһаять, 2020 елның сентябрендә генә окулист карый алган. Без бит үзебезчә табиб күзлек билгеләр дә, барысы да нормаль булыр дип уйладык, шуңа шулай сузылды. Күз табибы "монда бернинди күзлек ярдәм итмәячәк, күз клиникасында тикшеренергә кирәк", диде. ФСИН хастаханәсендә андый аппаратура юк, күз хастаханәсенә алып чыгып күрсәтергә кирәк. Бу хәл сентябрьдә булды.

Гүзәл Зиннәтова (с) Сахаров үзәгендә "Хизб ут-Тәхрир" эшенә багышланган түгәрәк өстәлдә
Гүзәл Зиннәтова (с) Сахаров үзәгендә "Хизб ут-Тәхрир" эшенә багышланган түгәрәк өстәлдә

Аннары без инде нишләргә дип уйлый башладык. Безгә бер юристны тәкъдим иттеләр, шул юрист белән безнең вакыт әрәм булды - ул бернәрсә дә эшләмәде, өч ай буе безне "бар да булачак" дип ышандырып йөртте, янәсе, ул Мәскәүдә каядыр мөрәҗәгать итә, Иҗтимагый күзәтү комиссиясеннән тикшерү өчен хастаханәгә чыгарырга дигән фәрман төшерә - нәтиҗәдә, берни дә булмады. Хәзер гыйнвар аенда күзе тагын да начарланды. Хәзер яза башладык, мөрәҗәгать итә башладык. Мин колониягә яздым, Мәскәүдәге ФСИНга яздым, Самар өлкәсе Иҗтимагый күзәтү комиссиясенә яздым - хатларны узган атнада җибәрдем. Иҗтимагый күзәтү комиссиясеннән җавап килде, алар минем сүз нигезендә генә эшли алмыйлар, алар колониягә сорау җибәрәләр - шундый җавап алдым. "Мемориал"га да мөрәҗәгать иттем, алардан сорадым, алар да юристлар белән нишләргә икәнен киңәшәчәкбез, диделәр. Кирәк булса, Самардагы колония җитәкчесенә барырга җыенам, чөнки алар мине телефон аша тоташтырмыйлар, кабул итү бүлмәсенә килегез, диләр.

Дарулар, күз тамчылары бирәләрме?

— Даруларны без үзебез җибәрдек, "Тауфон" дигән, әмма файдасы булмады. Таныш күз табибларыннан нишләргә була дип сораштым, болай әйтеп булмый, тикшерергә кирәк, диделәр. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Витаминнар җибәреп торабыз, ләкин алар өстәмә ярдәм чарасы гына. Сәбәбен белмәгәч, файдасы бик күренми. Киресенчә булырга мөмкин. Ни дисәң дә, аңа хәзер ашыгыч рәвештә махсус аппаратурада тикшеренү кирәк, хәле көн саен начарая бара. Бу атнада медсанчастька барган, аны ФСИНның тугызынчы хастаханәсенә чиратка беренче итеп язып куйганнар. Ләкин сентябрьдә караган табиб безгә ФСИН хастаханәсендә окулист кына бар, тикшерер өчен җиһазлар юк, диде.

Төрмәдә сукыраю очраклары булгалый, андый очракта нишлиләр, адвокатлардан белешмәдегезме?

— "Мемориал"га яздым, андагы кыз "юристлар ни әйтер, өйрәнәбез", дип җавап бирде. Андый очракта нишлиләр - белмим. Алай сукырайган кешеләр шул колониядә торалар инде, яшиләр. Ирем бөтенләй сукыр диярлек бер бабайны күргән, диварга тотынып кына йөри. Ничек булдыра алалар, шулай яшиләр. Аның артыннан йөрергә кирәк бит инде, болай гына колония беркемне дә тикшерүгә җибәрми. Туганнары-якыннары тавыш күтәрмәсә, кеше шул сукыраеп яшидер инде дип уйлыйм. Кемнеңдер уңай хәл итү мисалын тапмадым. Ләкин эзлим, сорыйм, сорашам, табылыр дип ышанам. Аны да дәваланырга чыгарырлар дип ышанам. Коронавирус та комачаулый, шунда да сәбәп дип уйлыйм. Мин Самардагы Т. Ерошевский исемендәге күз хастаханәсенә дә шалтыраттым, баш табиб урынбасары белән сөйләштем. Ул әйтә: "безгә алып килсәләр, без ашыгыч ярдәм күрсәтәбез, ләкин планлы дәвалауга беркемне дә кабул итмибез", ди. Сайтларында да шулай язылган. Ә безнең очрак берничек тә пландагы дәвалау була алмый, безгә ашыгыч кирәк.

Ирегез белән күрешә алдыгызмы?

— Соңгы тапкыр ноябрьдә безнең өч көнлек очрашу булды, шунда күрештек.

Начар күрүен шунда тәгаен аңладыгызмы?

— Әйе, шунда аңладым инде. Әле бит ир кешеләр зарланмый, мин алай ук дип уйламадым хәтта. Сентябрьдә окулист әйткәч кенә чаң кага башладык, юристны таптык. Ул ашарга әзерләгәндә дә башын ия, плитә кабызганда, болгатканда күрер өчен күзләрен бөтенләй кысып бетерә.

Якыннан да, ерактан да начар күрәме?

— Әйе. Еракка ул бөтенләй карый алмый хәзер, "мин йөргәндә дә аяк астына гына карыйм", ди. Еракка караса, күзләре авырта башлый. Аяк астына карап кына, әкрен генә йөри инде.

Унтугыз елның күпмесе узды?

— Өч ел ярым. 6 июньдә дүрт була.

Гөлназ, үзегезнең тормыш ничек бара?

— Мин үзем эшлим, улым укый, кызым балалар бакчасына йөри. Ноябрь аенда очрашуга өчәү бергәләп бардык.

* * *

Без хәлне бераз ачыклауны сорап, "Мемориал" үзәгенең сәяси тоткыннарга ярдәм програмын җитәкләүче Сергей Давидиска мөрәҗәгать иттек. Ул "Мемориал"ның Гөлназ Зиннәтова мөрәҗәгате белән шөгыльләнүен әйтте. "Сезнең сорауларга, барлык шартларны белмичә, төгәл җавап бирү кыен. Башта, минемчә, төрмә медицинасы булдыра алган кадәр эшләргә тиеш, һәм, кирәк булса, гражданнар хастаханәсендә ярдәм яки тикшерү кирәклеге турында нәтиҗә чыгарырга тиеш. Әгәр мондый нәтиҗә бар, ә аны гражданнар хастаханәсенә чыгармыйлар икән, бу хокук бозу дип уйлыйм. Сукырлык, аңлавымча, җәзадан азат итү өчен нигез. Ләкин мин шулай да төрмә медицинасы белән бәйле мәсьәләләрдә зур белгеч түгел. Без ярдәм итәргә тырышачакбыз", дип ышандырды хокук саклаучы.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG