Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан унлыгы": террорчылык белән шөгыльләнмибез"


Утырыштан күренеш
Утырыштан күренеш

Мәскәү өлкәсенең Власиха шәһәре мәхкәмәсендә "Казан унлыгы"ның апелляция шикаяте карала. 8 декабрь узган утырышны Азатлык хәбәрчесе дә күзәтте.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының "Казан унлыгы" дип аталган төркеменә карата чыгарылган хөкем карарларына каршы апелляция утырышлары 16 октябрь башланды. Адвокатларның төрле сәбәпле килә алмавы аркасында утырышлар кичектерелә килде. 14 ноябрь, ниһаять, беренче шикаять тыңлана башлады. Хәзерге көнгә кадәр биш утырыш узды, тоткыннарның шикаятьләре һәм элекке шикаятьләргә өстәмәләре әлегә кадәр тыңланып бетмәде. 8 декабрь узган чираттагы утырышны Азатлык хәбәрчесе дә күзәтте.

2020 елның 5 февралендә, Идел буе округ хәрби мәхкәмәсе ун казанлыны 11 елдан алып 22 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итте:

  • Илнар Җәлилов — 22 ел (махсус режимлы колония),
  • Руслан Габидуллин — 19 ел (катгый режим),
  • Азат Гатауллин — 19 ел (катгый режим),
  • Абдукахор Муминджанов — 17 ел (катгый режим),
  • Сергей Держипильский — 16 ел (катгый режим),
  • Зөлфәт Сабирҗанов — 15 ел (катгый режим),
  • Комил Матиев — 15 ел (катгый режим),
  • Фәрит Крыев — 15 ел (катгый режим),
  • Рөстәм Сәлахетдинов — 14 ел (катгый режим),
  • Илназ Сафиуллин — 11 ел (катгый режим)

Барлык фигурантлар да 2017 елның 14 мартыннан бирле сак астында. Җинаять факты һәм составы булмаган килеш иректән мәхрүм ителгәнлектән, "Мемориал" хокук яклау оешмасы бу ун кешене сәяси тоткыннар дип таныды. Сүз уңаенан, апелляция мәхкәмәсендә катнашучы яклаучыларның берсе — "Мемориал" адвокаты Оксана Маркеева.

Эштә барлыгы 10 адвокат катнаша. Шуларның берсе генә — ялланган адвокат, калганнары — мәхкәмә тарафыннан билгеләнгән.

Утырыштан күренеш
Утырыштан күренеш

Апелляция мәхкәмәсе утырышлары ачык процесс дип игълан ителсә дә, хәзерге мәхкәмә утырышларына эләгү җиңел түгел: беренчедән, Югары мәхкәмә утырышлары элеккечә Мәскәү үзәгендә түгел, Мәскәү өлкәсендәге Власиха исемле ябык шәһәрчектә уза. Утырышта катнашу өчен берничә көн алдан гариза тапшырырга кирәк. Мәхкәмә сәркатибе утырышны шәһәргә кермичә, тикшерү капкасы янындагы махсус бинада, мәхкәмә трансляцияләре залында карарга тәкъдим итте. "Эпидемиологик вазгыять аркасында залга узу мөмкинлеге чикләнергә мөмкин", дип аңлатты. Ул залга керер өчен дә алдан шалтыратырга кирәк булып чыкты — приставлар трансляция залын тыңлаучылардан мөрәҗәгать булса гына ачалар.

Көндезге икедә башланасы утырышны күрергә килгән тыңлаучылар өчен трансляция залы өч тулганда гына ачыла, приставлар "киләсе утырышка (10 декабрь, 2020) ничә кеше килергә җыенасыз?" дип кызыксына. Салкын таш бүлмәдә утыру тыңлаучылар өчен дә, приставлар өчен дә сынау. "Берничә сәгатьтән туңа башлаячаксыз", дип пристав электр җылыткычын кабыза. Залда барыбер салкын — тыңлаучылар кышкы киемнәрен кигән килеш утыра.

Миләүшә һәм Рәниф Нурлыгаяновлар
Миләүшә һәм Рәниф Нурлыгаяновлар

"Казан унлыгы"ның туганнары утырышка килә алмаса да, тоткыннарга теләктәшлек күрсәтүчеләр табылды — утырышка актив пикетчы Любовь Новосельская, "Уфа егермелеге" фигуранты Ренат Нурлыгаяновның әти-әнисе Миләүшә һәм Рәниф Нурлыгаяновлар килгән иде. Вологда өлкәсендәге колониягә күчерелгән уллары белән күрешкәч, Нурлыгаяновлар Власиха шәһәрчеге аша узарга булган. Тоткыннар трансляция залындагы тыңлаучыларны күрмәсә дә, озакка сузылган тәнәфес вакытында мәхкәмә залындагы адвокат телефоны аша Миләүшә ханым тоткыннарга куәтләү сүзләрен, туганнарының теләкләрен җиткерә алды.

Утырыш башлануга, башка процессларда катнашучы адвокатлар килеп җитмәү сәбәпле, мәхкәмә ике сәгатьлек тәнәфес игълан итте. Бишенче яртыда дәвам итәргә тиешле утырышны, "ризык кабул итү өчен" дип, хакимнәр такымы кабат тәнәфескә җибәрде. Төрле СИЗОларда кичке аш тәмамланганын кичке алтыга кадәр көтәргә туры килә. Ниһаять, алты тулганда беренче шикаять укыла башлады.

"Казан унлыгы" эшенең үзенчәлеге шунда: адвокат Оксана Маркеева әйтүенчә, гаепләнүчеләр үзләренең "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегендә катнашуын инкарь итми. Шул ук вакытта алар оешманың террорчылык белән шөгыльләнмәвен, илдә түнтәрелеш оештырырга җыенмавын белдерә. Бу эштә, "Хизб ут-Тәхрир" фиркасендә катнашу турындагы безгә билгеле башка эшләрдәге кебек үк, фигурантларга нинди дә булса теракт әзерләү яки террорчылык янауларын яңгырату гаебе белдерелми, бары тик яңа тарафдарлар эзләү һәм ышандыру, "Хизб ут-Тәхрир" әдәбияты уку һәм фикер алышу, "Хизб ут-Тәхрир" әдәбиятын саклау кебек гаепләүләр. Моннан тыш, гаепләү материалларына социаль челтәрләрдәге постлар, репостлар, комментарлар кертелгән.

Утырыштан күренеш
Утырыштан күренеш

Өч СИЗОда утыручы ун тоткын мәхкәмә утырышында видеоэлемтә аша катнаша. Трансляция барышында техник кытыршылыклар аркасында аларга тавыш күтәреп сөйләшергә, кайвакыт кабатлап сөйләргә туры килә. Тәнәфес вакытында алар видео аша бер-берсе белән ил һәм дөнья яңалыкларын, икътисад хәбәрләрен алыша. Берничә тоткын сәламәтлекләренә зарлана — ис сизмәү симптомына, температура күтәрелүгә зарланучылар бар. Тоткыннар үз адвокатларына СИЗОларда коронавируска тест ясамауларын хәбәр итә, ни өчен туганнарын утырышка уздырмауларын сорый. Дүртенче экранда — Казанның гарнизон мәхкәмәсе, мәхкәмә залында бары адвокатлар утыра. Казандагы мәхкәмә тыңлаучыларны кертүдән баш тарткан — мәхкәмәнең сайтында ук "тыңлаучылар һәм пресса вәкилләре кертелми" дип язылган. Ике мәхкәмәгә дә шалтырата торгач, Казан гарнизон мәхкәмәсенә үтәр өчен утырышка керәсе тыңлаучыларның расланган исемлеген Мәскәү мәхкәмәсе җибәрергә тиешлеге ачыкланды. Казан гарнизон мәхкәмәсенең бу таләбе турында Азатлыкка "Казан унлыгы" әниләренең берсе Фәридә Габидуллина да хәбәр итте.

Мәхкәмә кичке унга кадәр дәвам итте. Гаепләнүчеләрнең апелляция дәгъвалары укылып бетмәде. Алда гаепләүче һәм яклаучы як бәхәсләре, репликалар, тоткыннарның соңгы сүз этаплары көтә. Киләсе утырыш 10 декабрьгә билгеләнгән. Фәридә Габидуллина әйтүенчә, Казандагы гарнизон мәхкәмәсе аша күзәтергә теләүче ата-аналарның исемлеген Власиха мәхкәмәсе Казанга җибәрәчәк дип килешенгән.

Азатлык сәяси тоткыннар эшен күзәтүне дәвам итә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG