Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси тоткыннар аналары: "Бер елда туганнар кебек булдык"


Сәяси тоткыннар аналары җыены
Сәяси тоткыннар аналары җыены

Русиядә "Сәяси репрессияләргә каршы аналар" берлеге оешуга бер ел тулды. Азатлык берлекнең хәзерге җитәкчесе һәм әгъзалары белән сөйләште.

"Сәяси репрессияләргә каршы аналар" берлеге вәкиле, сәяси тоткын Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова оешманың аңа зур терәк булуын әйтә.

"Бу бер ел эчендә без барыбыз да туганнар кебек булдык, илдә гаделсезлек очракларының бик күп булганын белдек, һәркем өчен бик нык борчылабыз, кемгә медицина ярдәме кирәк — булышабыз, кемдер иреккә чыкса, хөкем мөддәтен киметсәләр — шатланабыз, ләкин андый очраклар бик аз һәм зур кыенлык белән бирелә".

Башка аналар кебек, Гөлнур ханым да калган эшләрне дә күзәтеп бара.

Гөлнур Хөсәенова
Гөлнур Хөсәенова

"Аналар берлегендә беренче тапкыр "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы турында ишеттем. Бу гомумән әллә нәрсә. Матур дога өчен, матур яшәргә, яратырга, бала тәрбияләргә, үз хатыннарын ярата һәм кадерли белергә, аналарга һәм туганнарына, шулай ук кешеләргә карата сакчыл мөнәсәбәт күрсәтергә чакырган фикерләре өчен 15-25 елга хөкем иттеләр. "Новое величие" төркеме өчен күпме борчылдык, дулкынландык, кызларны иректә калдырулары куандыра, егетләр кызганыч, ләкин алар бу сынауны узачак, алар көчле. "Сеть" эшендә егетләрне күпме җәфалыйлар, коточкыч зур мөддәтләр бирделәр, хәзер төрле төбәкләрдәге колонияләргә тараттылар."

Азатны соңгы арада ишеткән юк, дип борчыла Гөлнур ханым. "Аның тавышын ишеткәч, тормыш җиңеләя кебек. Әле күптән түгел генә 14 яшьлек малайлар турында хәбәрне ишеттем: аларны улымның азатлыгы өчен листовкалар ябыштырганда тотып алганнар да, телефоннарына кереп, малайлар уйный торган чатны тапканнар.

Үземнең балачакны искә төшерәм, мәктәптә гел урыс һәм немецлар булып сугышлы уйный идек, кызыл байрак эзли идек, бик озак таба алмадык, элек чүп контейнерлары агач әрҗәләр иде - бервакыт шунда тапканымны хәтерлим. Техникумда укыганда безнең военрук икенче дөнья сугышында катнашкан подполковник иде, без даими рәвештә тирга төшеп патроннар яздырып ала идек, мин атарга бик ярата идем. Хәзерге яшьләрнең ул вакытларга охшаш башка уеннары бар, ләкин ул уеннарны инде террорчылык дип кабул итәләр" ди ул.

Александра Крыленкова һәм Миләүшә Нурлыгаянова (у)
Александра Крыленкова һәм Миләүшә Нурлыгаянова (у)

"Хизб ут-Тәхрир" эше кысаларында гаепләнгән "Уфа егермелеге" төркеменең ата-аналары җитәкчесе Миләүшә Нурлыгаянова соңгы вакытта "Сәяси репрессияләргә каршы аналар" хәрәкәтенең активлыгы кимүенә борчыла:

"Безнең элекке координаторыбыз Александр Крыленкова хәзерге вакытта китап язу белән мәшгуль, сәяси тоткын аналары турында китап әзерли. Сәяси активлык кимеде, бөтен эш социаль челтәрләрдә аралашуга кайтып кала. Һәрбер сәяси эш саен - “Сеть”, “Мәскәү эше”, Шестун эше, “Новое Величие” - һәрберсенең үз координаторы, үз командасы. Төрле төбәкләрдәге аналарны бер хәрәкәткә берләштереп тору кыен. Техник яктан куратор ролен хәзер Мария Шукалович башкара, аңа “Мәскәү эше” фигуранты Айдар Гобәйдуллинның энесе Илдар Гобәйдуллин ярдәм итә. Алай да быел берни дә эшләмәдек дип булмый. Сәсяси тоткын туганнары исеменнән видеомөрәҗәгать яздырдык. Ләкин берлек оешкан вакыттагы кебек масштаблы эшләр юк, безне хәзер җитди кабул итмиләр кебек. Үзебезгә килгәндә, "Уфа егермелеге"нең апелляция мәхкәмәсеннән соң канатлар киселде (Русия Югары мәхкәмәсе "Уфа егермелеге"нә хөкем карарларын үзгәрешсез калдырды - ред.)" диде Миләүшә ханым.

Мария Шукалович
Мария Шукалович

Мария Шукалович үзен хәрәкәтнең җитәкчесе дип атарга яратмый, ул үзен "актив волонтер" ди. Аны да иҗтимагый хәрәкәткә шәхси сәбәп - дусты Влад Барабанов эше китергән. Барабанов бер ел элек "Мәскәү эше" кысаларында бер ай изоляторда утырып чыкты, Мария шул вакыттан бирле сәяси тоткын туганнары белән таныша.

"Безнең хәрәкәт гадәти оешма түгел, бездә беркемне дә куратор, координатор дип атау дөрес түгел, без барыбыз да бертигез, биредә һәркем туган яки активист ролендә, өстән "тегене эшләргә кирәк, моны эшләргә кирәк" дип боерык төшкәнне көтеп утыру юк. Һәр тоткын анасын, хатынын, туганын, дустын куратор дияргә була, һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Иң зур чараларның авторы һәм башлап җибәрүчесе, әлбәттә, Александра Крыленкова иде. Аның тәҗрибәсе бай, ул безне илһамландыра, юнәлтә иде. Ул хәзер дә бу идеядан баш тартмый, ә әлегә без үзебез "бездән башка, кем эшләсен?" дигән фикер белән яшибез.

Хәзер бездә эшләр ничек бара? Һәр аерым сәяси эштә бер автивист ана бар, алар үзара тыгыз аралаша, һәрберсе үз идеясен башкаларга җиткерә һәм күпчелек бу фикерне куәтләгән очракта, бергәләп эшкә тотынабыз. Мин күбрәк техник башкаручы - мин ниндидер кирәкле мәгълүмат җыя алам, кемнедер төзәтәм, ашыктырам, нәрсәдер бастырам, мәгълүмат чараларына мәгълүмат бирәм. Кемнеңдер төркем өчен уртак эш планын язып утыру гадәте юк. 4 ноябрь "Сәяси репрессияләргә каршы аналар" берлегенә бер ел тулды, әниләр үзара шалтыратышып, онлайн-җыелыш уздырды, пикетлар уздыру, плакатлар ясау турында сөйләште. Якын арадагы чаралардан - Әниләр көне. Идеяләр әниләрнең үзләреннән килә. Мисал өчен, "Мәскәү эше" аналары бу датага нәрсә әзерләргә икән дип киңәшә. Ягъни, аналар үзләре активистлар. Мин бу хәрәкәтнең кемдер җитәкчелегендә эшләүче оешма дип кабул ителүен теләмәс идем" ди Мария Шукалович.

Шушы көннәрдә "Сәяси репрессияләргә каршы аналар" берлегенең социаль челтәрдәге битендә Русиядәге сәяси эшләр исемлеге барлыкка килде. Берлек активистлары аны сәяси тоткыннарның хәленә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән төзегән. Азатлык исемлекне үзенең укучыларына тәкъдим итә.

"Хизб ут-Тәхрир"

Хәзерге вакытта Русиядә дистәләрчә кеше бу эш кысаларында хөкем карарын көтә, колония һәм төрмәләрдә утыра, этап авырлыкларын кичерә.

  • "Уфа егермелеге" эше фигурантларына карата апелляция мәхкәмәсе карары игълан ителгәннән соң ике ай узды. Хәзерге вакытта алар этап авырлыкларын кичерә. Төзәтү колонияләренә китерелгән җиде кеше турында билгеле. Калганнары йә юлда, йә тикшерү изоляторларының транзит камераларында этап көтә. Еш кына хөкем ителгәннәрне билгесез юнәлештә алып китәләр һәм аларны эзләп табу тоткынның туганнары өчен авыр сынауга әйләнә.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

  • "Казан унлыгы" эше дә ахырына якынлаша. Апелляция шикаятьләре 14 октябрьдән Апелляция хәрби мәхкәмәсендә карала. Хәзергә җиде утырыш узган, аларның һәркайсы төрле сәбәпләр аркасында билгеле бер вакытка күчерелде. Туганнары хәбәр итүенчә, утырышлар ябык режимда уза, эпидемиологик вазгыять аркасында мәхкәмә бинасына туганнарын кертмиләр.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, сәяси тоткыннарны еш кына билгеле бер вакытка төрмә эчендәге катгыйрак шартларга күчерәләр. Күптән түгел Альберт Шәфиев (Башкортстан) ике ел төрмәгә хөкем ителде. Һәм бу аның 16 еллык колония мөддәтен узуга карамастан. Әлеге карар 18 еллык кырыс режимлы колониягә хөкем ителгән башка тоткынга - Айрат Шакировка да чыгарылды. Мәхкәмә карары белән ул 3 елга төрмә режимына күчерелгән. Моннан тыш, җәза үтәү вакытында, сәяси тоткыннарга карата яңа җинаять эшләре ачыла. Әйтик, Әсгать Хафизовка (Казан) һәм Ринат Ханнановка (Әлмәт) төзәтү колониясендә яңа җинаять эшләре ачылган. Тикшерү изоляторларындагы сәяси тоткыннарны яңа мәхкәмә тикшерүләре көтә.

Азат Мифтахов

"Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ватуда гаепләнгән МДУ университеты аспиранты Азат Мифтахов инде егерме икенче ай сак астында утыра. Мәскәү СИЗОларында карантин сәбәпле мәхкәмәдә мәҗбүри тәнәфесләр башланды. Моңа кадәр мәхкәмә гаепләү ягын тыңлады, чираттагы утырышта яклау ягы чыгыш ясарга тиеш иде. Берничә тапкыр мәхкәмә утырышлары Азатны Бутыркадан китерү кирәклеге яки видеоэлемтә булмау аркасында күчерелде. Алдагы утырыш көне - 27 ноябрь. Азатны сак астында тоту 5 декабрьгә кадәр озайтылды, бу утырышта да чираттагы озайту көтелә. Шулай да эшне быел карап өлгерергә мөмкиннәр, яклау ягының чыгышы һәм якларның бәхәсләре бер утырыш кысаларына сыярга мөмкин, ә СИЗОдагы тоткыннарны хөкем карарын тыңларга мәхкәмәгә китерү карантин чорында да дәвам итә. Әмма сакта тотуны Азат катнашыннан башка да озайта алалар.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

14 ноябрь Француз математика җәмгыяте Азатның хокукларын яклауны таләп итеп мөрәҗәгать чыгарды.

"Мәскәү эше"

"Мәскәү эше” фигуранты Егор Лесных гомум режимлы төрмәдән гомуми режимлы колониягә озатылачак, бу карарны Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсе чыгарды. Хөкемдарлар җәзаны үтәү вакытын киметмәделәр, ләкин аның шартларын йомшарттылар. Колония - авыр булмаган җинаятьләрдә хөкем ителүчеләр, беренче тапкыр җинаять кылган кешеләр утыра торган урын. ФСИН рөхсәте белән хөкем ителүчеләр хәтта колония территориясеннән читтә дә хәрәкәт итә ала; аларга киемнең ирекле формасы, акча тоту рөхсәт ителгән, моннан тыш колониядә һәм хәтта аннан читтә дә алар үз гаиләләре белән бергә яши ала.

"Сеть" эше

Киләсе атнада "Сеть" вөҗдан тоткыннары өч ел дәверендә аларның яшәү урынына әверелгән Пензадагы беренче СИЗОдан китә башлады. Кызганыч, гаиләләре янына кайту өчен түгел, ә Идел буе хәрби мәхкәмәсе чыгарган коточкыч хөкемнәрен узар өчен якын-тирәдәге колонияләргә озатыла:

  • Дмитрий Пчелинцев — 18 ел, әлегә Пензада.
  • Максим Иванкин — 13ел, Пенза изоляторыннан Чуашстанга озатыла. Колония дә, хәзер урнашкан урыны да билгесез.
  • Илья Шакурский — 16 ел, хәзерге вакытта Мордовиягә озатылган. Үзе әйтүенчә, тиздән аны халык телендә "Потьма" дип йөртелүче 18нче төзәтү колониясенә күчерәчәкләр.
  • Михаил Кульков — 10 ел, Мари Иле республикасына озатылган.
  • Василий Куксов — 9 ел, Түбән Новгород өлкәсенә җибәрелгән.
  • Андрей Чернов — 14 ел, этап белән Удмуртиягә озатылган, ләкин хәзергә Сарытауда кала бирә.
  • Арман Сагынбаев - 6 ел, төбәк һәм колониясе әлегә билгесез, ләкин ул да Пенза изоляторыннан киткән.

"Новое Величие" эше

СИЗОдагы өч еллык тоткынлыктан соң фигурантларның берсе — Дмитрий Полетаев — ниһаять туган көнен өендә каршылый, чөнки мәхкәмә аңа шартлы мөддәт билгели. Әмма фигурантларның күбесе, хөкем карарына апелляция көтеп, СИЗОда кала бирә. Эше аерым карала башлаган Павел Ребровский да шунда. Аны кулга алу карцер һәм күченүләрдән башлана, карантинлы СИЗОдан Бутыркага эләккәч, тагын бер гаделсезлек килеп чыга: Павелга изолятордагы әйберләрен тапшырмыйлар, аны кабат карцерга озаталар. Иҗтимагый күзәтү комиссиясе (ОНК) әгъзасы Марина Литвинович Ребровскийны дусларына яла ягудан баш тарткан өчен җәзалауны дәвам итәләр ди. Эшнең башка фигурантлары апелляция карарын көтә.

XS
SM
MD
LG