Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәяси көрәш — спринт түгел, ул — марафон"


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

1 февраль Мәскәүнең "Ачык Русия" офисында сәяси тоткыннарга ярдәм итүгә багышланган ярминкә узды. Чараны "Ачык Русия", "Ростов эше", Азат Мифтахов төркемнәре, "Новое величие" эше тоткыннарын яклаучы #свободунове хәрәкәте, "212нче маддә тоткыннары", Rupressison ("Сеть" эше) төркеме оештырды.

Офис Петровка урамындагы бинаның бишенче катында урнашкан. Беренче катта турникет янындагы сакчы килүчеләрне исемлек белән тикшереп, алдан теркәлмәгәннәрне үзе шунда өстәп, бишенче каттагы офисны ничек табарга икәнен аңлатып җибәрә. Офис ишегеннән керүгә үк ярминкә башлана. Ярминкәгә һәркем нәрсә дә булса алып килеп сатуга куя ала, сатудан кергән акча сәяси тоткыннарга ярдәм фондына китәчәк. Кемдер китап, кемдер кием-салым алып килгән. Әлбәттә, сәяси темаларга ясалган мерч — футболка, открытка, ябыштыргычлар да бар. Шунда ук "212 маддә тоткыннары", "Мәскәү эше туктатылырга тиеш", "Хөрмәт ит" дигән язулы толстовкалар сатыла. Залларның берсендә сәяси тоткыннарга багышланган фильмнар, зур залда — сәяси эшләр турында чыгышлар бара.

Социаль психолог Зара Арутюнян чыгышы тыңлаучылар өчен иң файдалысы иде — ул сәяси активистларның "януы" турында сөйли.

Зара Арутюнян
Зара Арутюнян

"Хоспис, приютларда эшләү кебек иҗтимагый активлык җәмгыять тарафыннан яклау, хуплау таба. Сине бөтенесе хөрмәт итә, соклана. Андый хуплау өстәмә көч бирә, бу эшчәнлек акча китермәсә дә, җәмгыятьнең уңай мөнәсәбәте синең өчен яңарып торган ягулык кебек. Сәяси тоткыннар эше белән шөгыльләнүгә карата караш башка, монда хуплау көтеп утырып булмый, бу хәрәкәтнең күмәчләреннән бигрәк тукмаклары күбрәк, кулга алыну куркынычы да бар. Сәяси активистлар психологларга карата бик скептик карашта, дөресен әйткәндә, башка беркемдә андый скепсис күргәнем булмады. Бу мөнәсәбәтне аклап та була, чөнки минем хезмәттәшләрнең күбесе сорау белән килгән кешегә аның проблемнарының сәбәбен бик баналь рәвештә аңлатырга тотына, янәсе, балачактан әнисе яки әтисе белән булган проблемнар, балачакта алган психологик травма аркасында. Кеше "Мине беркем дә аңламый. Психолог мине үз теориясенә буйсындырырга тырыша”, дип шикләнә. Шуңа өстәп, көн саен көрәшенең нәтиҗәсезлеген дә күреп торырга туры килә — сәяси эшләр ачыла тора, кемнәрдер кулга алына тора, ни эшләсәң дә файдасыз кебек. Нәтиҗә буларак, тирә-юньдәгеләрне надан дип уйлый башлыйсың, еш ачуланышасың, агрессия өстәлә, берни эшлисе килми башлый, үзеңне көчсез дип хис итәсең, йокысызлык, невроз башлана — "эмоциональ яну" депрессия билгеләренә дә, травмадан соң була торган стресс билгесенә дә охшаган", - дип аңлата Зара.

Ярминкә күренеше
Ярминкә күренеше

Бу януның нидән барлыкка килүен ул болай аңлата:

"Сәяси активистларны үзләренең физик йә рухи көчләренә артык ышану бар. Алар үзләрен, дөрес эш белән йөргәч, тимер кебек ныклы дип хис итәләр, төннәр буе сәяси эшләр турында уйлап, йокламаучылар бар. Үзеңне ярым изге дип хис итү килә — янәсе, мин хак эш белән йөргәч, канун бозмагач, миңа беркем дә тия алмый — бу иллюзия. Безне чиклиләр, нәрсәдер эшләргә бирмиләр яки киресенчә нидер эшләргә мәҗбүр итәләр. Киләчәктә ни буласын, бу сәяси каршылыкның ничек дәвам итәсен аңлап бетермәү дә киеренке фон тудыра. Хәзер нинди локаль хәрәкәтләр ясарга тиеш икәнен беләбез кебек — мин, мәсәлән, "мин бүген митингка чыгарга тиеш, плакат белән торырга тиеш" дип минус утыз градуста плакат тотып басып торам, чөнки бу — мөһим, һәм пневмония белән ике атнага хастаханәгә эләгәм, менә шунда "минем бу салкында басып торуларым кирәкме, алардан ни файда?" шикелле сораулар туа башлый.

Психолог буларак, Зара мондый януны кисәтү ысулларын сөйләде:

"Без бит тимердән түгел, безнең организм шул ук мускул һәм каннан тора. Без үзебезне вакытында ашарга, вакытында йокларга, ял итәргә мәҗбүр итәргә тиеш. Һәр кеше үз сәламәтлеге өчен җаваплы. Әгәр үзебезне кайгыртмасак, хәлсез калып егылачакбыз, яначакбыз. Бертуктаусыз сәяси эш турында уйлау да хәлсезләндерә. Кайвакытта сәгать буе бер эшсез йөреп килү күпкә файдалырак. Үзеңне суперкаһарман дип уйлаудан котылырга кирәк."

"Мин активистлар өчен профессиональ психолог төркемнәре булдыру турында хыялланам. Чөнки еш кына активистлар төркеме эчендә дә көрәш барлыкка килә, үзара мөнәсәбәтләр киеренкеләнә. Психология белгечләре активистларның "эмоциональ яну"ын сизеп алып, төркемдәге киеренкелекне, невроз дәрәҗәсен төшереп торыр иде", дип хыяллана ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Сәяси көрәш — спринт түгел, ул — марафон. Тиз генә барысы да әйбәт булыр дип ялгышмагыз. Уттай янып килеп кереп, соңыннан бу хәрәкәттән төшеп калучылар күпме? Мин бу фикерне Борис Немцов чыгышы язмасында да ишеттем, ул анда фикердәшләренә "бу — 100 метр түгел, бу — марафон!" дип аңлата. Аның бу чыгышы минем өчен марафон теориясен аклардай тагын бер абруйлы дәлил."

Тыңлаучыларның берсе, хокук яклаучы Ольга Романова һәм Лев Пономаренко тәҗрибәләренә ияреп, активистлар белән бергәләп фильм карау, режиссерлар белән очрашулар ясарга, дусларча бәйрәмнәр оештырырга тәкъдим итте. "Әйе, кешечә ял итә дә белергә кирәк. Ольга Романова кебек ныклы кешеләр сирәк. Ул атом реакторы кебек. Тагын бер шундый атом реакторы — Алла Фролова", дип залдан "ОВД-инфо" координаторын эзләде Арутунян.

"Суперфайдалы мәгълүмат өчен рәхмәт!" дип, залның уртак фикерен белдерде тыңлаучыларның берсе.

Киләсе спикер, Арутюнян "атом реакторы" дип атаган Алла Фролова, активистларның тимердән ясалмавына туры дәлил иде — ул 15 гыйнварда егылып, кулын сындырганын сөйләде. Чыгыш ясарга да ул кулына бандаж кигән килеш чыкты.

Алла Фролова
Алла Фролова

"ОВД-инфо" хәрәкәтенә 2011 елның 5 декабрендә, парламент сайлауларындагы фальсификацияләргә каршы митингтан соң кулга алулар башлангач, нигез салына. Журналист Григорий Охотин белән программист Даниил Бейлинсон үзләренең кулга алынган дусларын эзләп, полиция бүлекләрен йөреп чыгалар, һәм фейсбуктагы сәхифәләренә кайсы бүлектә ничә кеше, кемнәр тотылуын язып баралар. Бу мәгълүматка ихтыяҗ булуын күреп, 10 декабрьдә Болотный мәйданында узасы митингка ovdinfo.org сайтын булдыралар. Хәзер сайтта сәяси эшләр нигезендә кулга алулар, сәяси тоткыннар турында экспресс-яңалыклар чыгып бара. Шулай ук кулга алынучылар өчен 24 киңәш, юристлардан хокукый ярдәм роботы, протестлар картасы бар. Үзенең кулга алынуын хәбәр итәргә теләүчеләр өчен махсус "кызыл кнопка" хезмәте дә бар, ул хокук яклаучыларга тоткынның кайда икәнен күрсәтә.

"Белемем буенча мин инженер-технолог. Ә кайчакта үземә психолог булып телефонда утырырга туры килә. Кызганыч, безнең хокукый ярдәмне эффектлы дип әйтеп булмый. Илдәге сәяси системны хокукый дип атап булмый. Ләкин иң беренче эш — психологик ярдәм, соңыннан без кануни юлдан китәбез. Кирәк булса, мин полиция белән дә аралашырга әзер. Хезмәттәшлек түгел, мәҗбүри аралашу бу. Мәсәлән, 10 августта, Константин Котов тоткарлангач, ул дүрт сәгатькә юкка чыкты — рәсми рәвештә кулга алу булмаса да, тоткарлауга ук аның телефонын тартып алалар. Минем үземә полициягә шалтыратып, сезгә хәзер адвокатларга аның булмаган гаебен раслап вакытыгызны уздырырга туры киләчәк, дип "куркытып", Костяны таптырырга туры килде. Бу аралашу, бик кыен булса да, үз нәтиҗәләрен бирә — аларга Котовның кайда икәнен әйтергә туры килде."

Сәяси тоткыннар исемлеге
Сәяси тоткыннар исемлеге

Көн саен күрсәтелә торган хокукый ярдәм блогы һәм зур акцияләр вакытында тәүлек буена эшләүче штаб бар, дип аңлатты "ОВД-инфо" координаторы: "Мәсәлән, 27 июль акциясе вакытында кулга алулар башлангач, штабка бер үк вакытта 42 шалтырату килде — безнең ресурсларның куәте мондый күләмдәге эшне дә күтәрә алды."

Мәхкәмәгә килгән халык санының хөкемдарга тәэсире турындагы сорауга җавап итеп, Фролова "Ә аңа нәрсәдән куркырга?" дип үзе сорау бирде. "Безнең хөкемдарлар — әзер карарны укучылар гына. Нинди карар чыгарырга кушсалар, шуны чыгаралар. Ләкин мәхкәмә утырышларына йөрергә кирәк. Беренчедән, бу башкалар өчен, матбугат чаралары өчен картина. Икенчедән, сез кулга алынучыга рухи ярдәм күрсәтәсез — ул үзенең ялгыз түгеллеген, ялгыш юлда булмавын күрә."

Константин Котовка чыгарылган хөкемнең канунилыгын президент тикшерергә кушты, моңа карата да ул позициясен дә аңлатты:

"Президент кушты, башлык әйткән өчен генә Котовны иреккә чыгарачаклар диләр. Әйе, бездә кул белән идарә итү механизмы шулай эшли. Ләкин ул шулай дип әйтсен өчен, ул Котов фамилиясен ишетсен өчен, меңләгән кеше урамга чыкты, хатлар язылды, бу исем кат-кат яңгырады, Котов исеме хәзер, бөтен дөньяга булмаса да, бөтен Европага таныш."

Ярминкәдән күренеш
Ярминкәдән күренеш

"Ышанмассыз, мин беренче һәм икенче каналларны карыйм. Ток-шоуларны түгел, әлбәттә, яңалыкларны күзәтәм. Хәтерләсәгез, 6 декабрь, җомга көнне "Мәскәү эше" буенча Егор Жуковка шартлы 3 ел бирделәр, Никита Чирцовка бер ел колония бирделәр, Павел Новиковка штраф җәзасы, Владимир Емельяновка шартлы ике ел — мәхкәмәләр безгә шундый бүләкләр көне ясады. Мин башта аңламадым. Соңыннан искә төште — Путин дүшәмбе көнне Макрон белән очрашырга тиеш иде, һәм аңа бу картина кирәк. Хакимиятнең илдә демократия барлыгын күрсәтәсе килә, гадел мәхкәмәләр иллюзиясен. Бу утырышларны беренче канал аша күрсәттеләр, ләкин егетләрнең берсен дә гаепсез дип атамадылар."

Алла Фролова һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш, дип саный. "Мин — координатор. Юрист түгел. Юрист кирәк булса, мин юристка мөрәҗәгать итәм, адвокат кирәк булса — адвокатка. Координатор ситуацияне бәяли белергә тиеш. Кемдер донатлар белән матди ярдәм итә, кемдер пикетка чыга, кемдер волонтер булып килә, кемдер передачалар илтә — без көннән көн күбәябез, моңа бөтенебез дә өлеш кертә. Информацион технологияләр, матбугат безнең хәрәкәткә тартыла. Журналистлар берләшүенә Иван Голунов эше бик ярдәм итте. Ә Павел Устиновтан соң профсоюзларның көче сизелде — артистлардан соң башкалар да берләшергә мөмкин икәнен аңладылар."

Ярминкәдән күренеш
Ярминкәдән күренеш

Мәхкәмә утырышларына килүчеләргә координация оештыру турындагы сорауга моның кыенлыгын да сөйләде: "Мәхкәмә утырышларына анонслар биреп барабыз. Әгәр мәхкәмәдә берничә җинаять эше һәм бер административ эш каралса, административ эш иң артка күчереләчәк. Безнең эшебез — мәхкәмәләргә йөрү. Кемдер театрга йөри, кемдер мәхкәмә утырышларына. Җинаять эшләре буенча координация җайлырак — алар алдан планлаштыра. Административ эшләр белән алай түгел — кемнең кайчан тоткарланасын әйтеп булмый. Менә бүген дә без монда утырабыз, ә аста — полиция."

Ростов шәһәрендә йортлары янган кешеләрне яклап митингка чыккан өчен өч ярым елга колониягә җибәрелгән Ян Сидоровның әнисе Надежда Сидорова һәм җәйге протестлардан соң кулга алынган Алексей Миняйло "Ростов эше" турында сөйли. Сайлап түгел, өстән куелган хөкемдарлар, хезмәт хакларын югалтмас өчен, теләсә нинди карарга кул куярга әзер, ди Надежда, улының эшендәге канун бозуларга мисал китерә: "Без җибәргән шикаятьләрне тикшерүне шул шикаятьтә язылган түрәгә төшерәләр, ул, әлбәттә, бернинди канун бозу юк, дип, шикаятькә җавап яза."

Үз блогындагы сәяси чакырулары өчен кулга алынгач, мәхкәмәдәге соңгы сүзе белән танылган Егор Жуков сәяси видеоблогинг турында сөйләде.

Егор Жуков
Егор Жуков

Сүз уңаеннан, аның блогында соңгы видео чыкканга инде ярты ел узган. Ул, үзен "Русияне белмисең син" дип тәнкыйтьләүчеләргә җавап итеп, ил буйлап турне оештырачагын хәбәр итте: "Безнең Магаданга кил, Воронежга кил, дип яздылар. Мин ул шәһәрләргә дә барырга җыенам".

Үзенә сәяси системны эчтән үзгәртергә киңәш итүчегә ул моның өчен ике киртә булуын аңлатты: "Беренчедән, моның өчен бу системга эләгергә кирәк, ягъни "Бердәм Русия"гә керергә. Мин анда керергә җыенмыйм. Чөнки икенче киртә бар — шәхси репутация. Мин хәзерге системны тәнкыйтьләп килгән кеше, ул фирка исеменнән эшли башласам, фирканең репутациясен күтәрәм, ә үземнең фикердәшләремне югалтам булып чыга".

Үзенең матбугат чаралары белән сайлап кына аралашуын да сөйләде: "Мәсәлән, мине Собчак үзенә интервью бирергә чакырды. Мин андый тапшыруларда катнашмыйм. Собчакның президент сайлауларына катнашуы оппозицияне юкка чыгару өчен махсус провокация дип уйламыйм, минем өчен ул сатлыкҗан түгел, ул бары тик юләрлек эшләде. Ксения Собчак сәясәтче түгел, ул — шоувумен. Сайлаулар үтте — сәясәттән китте. Менә бу әфәнде Ксения ханым белән дуслыктан иң зур зыян күрүче" дип, Егор оппозия сәясәтчеләренең залга тезелгән картон сыннары арасындагы Дмитрий Гудков сынына ишарәли.

Конституциягә кертелүче үзгәрешләргә мөнәсәбәтен сораучыларга "Яңа Конституция искесеннән начаррак булачак дип әйтеп булмый, чөнки искесен дә яхшы диярлек түгел" дип җавап бирде.

Егорның үзен бик ышанычлы тотып сөйләвен ошатмаучылар да булды. Урта яшьләрдәге бер ханым "Сез артык мин-минлекле, үзегезне бик яратканыгыз сизелеп тора. Президент сайлауларында мин сезнең өчен тавыш бирмәс идем", дип Егорга туры белдерде. Залдагылар көлешеп туктагач, Егор "Мин моның өчен сезгә рәхмәт кенә әйтәчәкмен, чөнки мин демократик сайлауларда һәркемнең үзе теләгән намзәт өчен тавыш бирүен теләр идем, — дип җаваплады. — Минем өчен президент булу — төп максат та, карьера түшәме дә түгел. Минем кешеләрнең фикерләвен дөрес якка үзгәртәсем килә, аларның ирекле фикер йөртә башлавына ирешәсем килә."

"Аналар сәяси репрессияләргә каршы" хәрәкәте координаторы Мария Шукалович сәяси тоткыннарның аналарын берләштергән оешманың эшчәнлеге белән таныштырды: "Аналар төрле төбәктән, холыклары төрле, диннәре төрле, сәяси карашлары да аерыла. Улларына билгеләнгән җәзалар да төрле. Аларны бу гаепләүләрнең нигезсезлеген аңлау, гаделсезлеккә каршы көрәш берләштерә."

Татьяна Колобакина — "Новое величие", Елена Горбань — "Азат Мифтахов эше", Влад Барабанов — "Сеть" эше белән таныштыра. Барабанов "Сеть" эше тарихының Хизб ут-Тәхрир эшенә охшаганына игътибар итә.

Анархистлар хәрәкәте активисты Елена Горбань "Азат Мифтахов эше" турында беренче тапкыр гына сөйләми.

Елена Горбань
Елена Горбань

Беренче гаепләү расланмагач, "террористлар бандасы тоткарланды" дип зурлап күрсәткән сюжеттан соң банда урынына гаепсез аспирант кына калгач, куәт хезмәткәрләре Азатка махсус каныга, дип саный Елена. Чөнки Азат эшендә искә алынган офиска һөҗүм итүдә катнашкан, катнашуын таныган кешеләр иректә, алар Азатның бу акциядә катнашуын инкарь итә. Елена үзе дә бу эштә катнашучы, чит илгә чыгармау шарты белән азат ителгән фигурантларның берсе. "Азатның катнашканын раслый алмагач, бу эшкә яшерен шаһит керттеләр, ул кинәт кенә бер ел элек төнлә Азатны шул офис янында күрүен искә төшерде", ди Елена киная белән. Елена Азатның тоткарлануына бер ел тулганын искә ала, шушы бер ел эчендә тикшерү эшләре һаман сузыла килә, Азатка рәсми гаеп тагылмаса да, аны инде бер ел изоляторда тоталар. "Тикшерү эшләре тәмамланганын әйттеләр, хәзер инде сак астында бер елдан да озаграк тотарга да бернинди каршылык булмаячак" дип саный Елена. Мифтаховны сак астында калдыруны озайту мәсьәләсен 4 февраль Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе утырышында караячаклар.

Мария Эйсмонт
Мария Эйсмонт

Чыгышы башланыр алдыннан килеп җиткән адвокат Мария Эйсмонт халыкның кичке унда да таралмавына гаҗәпләнүен яшермәде: "Шундый җитди темалар, ә сез һаман түзеп утырасыз". Чынлап та, залда да, ярминкә оештырылган коридорларда да кеше кимеми, чыгышлардан соң игълан ителгән ике минутлык тәнәфесләрдә дә спикерларны җибәрмичә сораулар яудыралар.

Эсмонт адвокатлыкка кадәр журналист булып эшләвен искә төшерә. Хәзер аның "иң танылган" клиенты — Константин Котов. Котовны барлыгы 10 адвокат яклый. "Без 212 сум 10 тиен гонорарга эшлибез дип килешү төзедек", ди Эйсмонт. 212 маддәнең беренче өлеше — Котов хөкем ителгән маддә, "Дадин маддәсе". “Адвокатлар нигә кирәк, бу эшләр барыбер сәяси заказ белән эшләнә, хокук яклау системы эшләми, диючеләр бар. Килешергә дә була. Утырыштан соң "Сез шундый шәп якладыгыз!" дип килеп мактыйлар, никадәр шәп якласам да, мин — өйгә, ә мин яклаган клиент — этапка китә. Ләкин күңелне төшерергә ярамый! Котов эше буенча Конституция суды күрсәтмәсе — шушы ун адвокат хезмәте җимеше."

Эйсмонт та "сәяси марафон" тезисы яклы — чыгышын йомгаклап, ул бу хәрәкәтнең кыска йөгереш түгел, марафон булуын кабатлады.

Һәр чыгыш ясаучы сүзен "Сәяси тоткыннарга булышыгыз!" дип тәмамлады.

XS
SM
MD
LG