Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше тоткынын яклаган адвокатны ялган әләк язуда гаеплиләр


"Казан төркеме" фигурантлары белән видеоэлемтә

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп 20 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Рөстәм Ямалиевның хатыны Дания Ибраһимова иренең элекке адвокаты аңа ниндидер гаеп такмакчы ди. Дания ханым белән шул хакта сөйләштек.

2019 елның 13 мартында Самардагы Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнүче биш егеткә кырыс хөкем чыгарды. Руслан Сөнгатов 22 елга, Рөстәм Ямалиев 20 елга, Илнар Зиннәтов 19 елга, Марат Түләков 18 елга, Ирек Насыйров 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп 20 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Рөстәм Ямалиевның хатыны Дания Ибраһимова иренең элекке адвокаты аңа ниндидер гаеп тагарга тырыша ди. Гыйнвар башында аларның Бөгелмәдәге өенә полиция килгән. Имеш, элегрәк Ямалиев мәнфәгатьләрен яклаган, ләкин соңрак бу эштән чыккан адвокат полициягә Ибраһимованың 4 гыйнварда Самар өлкәсендәге ЮХИДИ постын шартлатырга җыенуын хәбәр иткән. Дания ханымның үзе белән сөйләштек.

Өегезгә килер алдыннан сезгә шалтыраттылармы?

— Миңа, аңлавымча, Казаннан шалтыраттылар, чөнки экранда Казан номеры чыкты. Экстремизмга каршы көрәш үзәгеме, башка бүлектәнме. Бу кешене беләсезме, дип, исем-фамилиясен атадылар. Мин тиз генә искә төшерә алмадым, адвокат икәнен әйткәч кенә, иремнең мәхкәмә эшенең беренче утырышларында утырган кизү адвокат искә төште, "әйе, иремнең эшендәге адвокат иде, ахры", дидем. "Сез шәһәрдән китәргә җыенасызмы?" дип сорадылар, "юк", дигәч, хәзер сезгә җирле хезмәткәрләр киләчәк, диделәр. "Балаларыгыз сезнең яндамы?" дип сорадылар. "Ник сорыйсыз, сез мине тоткарларга җыенасызмыни?" дигән сорауга, "Юк, хәзер сезнең янга хезмәткәрләр килеп, сораулар бирерләр", диделәр.

Алар якынча ярты сәгатьтән килеп җитте, "сез инде хәбәрдармы?", дип сорады. Мин бернәрсә аңламыйм, дим. Алар аңлатты: янәсе, Самар шәһәренең кизү бүлегенә шалтыратканнармы, язма шикаять килгәнме - алар үзләре дә төгәл белми, аларга миннән сорау алуны, минем шәһәрдә икәнемне, беркая китмәгәнемне исбатлауны сорап, кәгазь килгән. Алар аңлатуынча, янәсе мин Самарга барып, ЮХИДИ постын шартлатырга җыенам дигән шикаять килгән. Мин бу ишеткән әйберләрдән шокта идем. Минем соңгы дүрт айда беркая да чыкканым булмагандыр. Безнең ул адвокат белән аралашмаганга инде ике елдан артык. Ул иремнең эшеннән чыккач, безнең бернинди уртак эшләр булмады. Эшне алып барган чакта да бары тик иремнең эше турында гына сөйләшә идек. Каян мондый уйдырма идея килгәндер - аңлашылмый. Полиция хезмәткәрләре минем җавапларны тыңлап бетерде, инандык, диделәр, кире Казанга шалтыраттылар бугай, миңа шалтыраткан кешегә кабат трубканы бирделәр. Ул да ниндидер сораулар бирде - хәтерләмим инде.

Шуннан соң тагын килгәннәре булдымы?

— Алар китте. Икенче көнне мондагы бүлектән хезмәткәр шалтыратты, сездән язмача аңлатма кирәк, диде. Мин адвокатсыз беркая да бармыйм, бернинди аңлатма да бирмим, аңлыйсыздыр, мин аптырашта, нинди хәлдә икәнемне аңламыйм, дидем. Ул минем белән килеште, адвокат табарга вакыт бирде. Бу гыйнвардагы ял көннәре иде, миңа бер адвокат та килә алмады, берсенең дә вакыты юк иде. Әллә минем вазгыять үзенчәлекле булганга баш тарттылар, кемдер тикшерү эшләрендә катнашам, диде. Мин бер адвокат та таба алмадым, бары тик консультация алдым. Миңа бер куркыныч та юк, бары тик аңлатма бир диделәр, бу шикаятькә каршы гариза бирергә киңәш иттеләр.

Хезмәткәр минем өйгә килде, мин аны подъезддан кертеп тормадым, язмача аңлатма алды да китте. Аның җитәкчесе шалтыратып, Самардан кушсалар, бәлки, телефонны алырга туры килер, дип белдерде. Шуннан соң шалтыратучы булмады, эшнең ни хәлдә икәнен белмим. Шул ук көнне кич мин күп адвокатлар белән киңәштем, каршы шикаять тапшырдым. Бу юлы бүлеккә үзем килдем, алар минем гариза нигезендә миннән яңа аңлатма кәгазе алдылар. Самарга җибәрәчәкбез, утыз көннән җавап булачак диделәр, ягъни 5 февральдә мин җавап алырга тиеш. Шуннан бирле борчымадылар. Бу шундый абсурд, хезмәткәрләр үзләре дә мондый әйберне күргәнебез юк иде, диделәр.

Куәт хезмәткәрләре тарафыннан янаулар булмадымы?

— Юк, алар минем хәлемне бик аңлап аралаштылар, игътибарлы булдылар. Урындагы полиция үзен чагыштырмача дустанә тотты. Инициатива, аңлавымча, каяндыр Самардан, безнекеләр шул кәгазь нигезендә үз эшен генә башкарды. Минем шикаятькә нинди җавап булыр - анысын әйтә алмыйбыз, диделәр.

—​ Ә сез конкрет нәрсәгә каршы, яла ягуга каршы шикаять иттегезме?

— Мине полициянең кизү бүлегендә дөрес язмагансыз, яла ягуга каршы шикаять итәргә кирәк дип үгетләгәннәр иде. Ләкин адвокатлар киңәше белән ялган әләккә (донос) каршы шикаять бирдем. Гаебе дәлилләнсә, бу маддә нигезендә иректән мәхрүм итү яки штраф каралган.

—​ Элекке адвокат белән элемтәгә чыкмадыгызмы?

— Минем элемтәгә кергәнем юк. Иремнең адвокаты булган чорда гына аралаштык. Ул минем исем-фамилияне шулкадәр вакыттан соң ничек исендә калдыргандыр, адвокатлар аша эшләр конвейер кебек уза бит, һәр кешене шулай исендә калдырамы икән, миңа шунысы гаҗәп. Ул башта минем исемне генә әйткән. Миндә генәмени андый исем, дигәч, оператив тикшерүләр барышында фамилия һәм башка мәгълүматларны да тулырак атый алды, дип аңлаттылар.

—​ Ирегез янына еш бара аласызмы?

— Соңгы вакытта карантин булды. Дүрт ел эчендә кыска вакытлы очрашуларда гына булдык, озын очрашуларга эләкмәдек. Минем вазгыять уңаеннан аңа да килгәннәр, иминлек хезмәтеме, җинаятьчеләрне эзләү хезмәтеме, белмим, аңа килеп, минем турыда сорау алганнар. Миңа килеп киткәч, ирем шалтыратты, минем янга килеп синең эш турында сорадылар, диде.

—​ Сезнең гаиләгә хәзер ярдәм итүчеләр бармы?

— Әти-әниләрем ярдәм итә. Минем үземнең шәхси эшем бар, мин индивидуаль эшмәкәр, әлегә бернинди проблем юк, Аллаһка шөкер, балаларым укый. Сүз уңаеннан, бу хәлгә кадәр, октябрь аенда миңа җинаятьчеләрне эзләү хезмәтеннән шалтыраттылар, янәсе, аларга минем кайда эшләвем, ни белән шөгыльләнүем, балаларымның кайсы мәктәптә укуы, кайда булуын ачыкларга дигән боерык килгән. Нәрсәгә нигезләнеп сез минем тормыш белән кызыксынасыз, дип сорагач, хезмәткәр шәһәр хакимияте ачыкларга кушты, дип аңлатты. Алар ниндидер исемлеккә кертәме, ниндидер база төзиме - ахыргача аңламадым. Бәлки ярдәм итү өчендер, төгәл аңлатмадылар. Бәлки, берәр ихтыяҗыгыз бардыр, дип сорадылар. Бар да яхшы, мин эшлим, балалар укый, дидем.

—​ Балаларыгызга мәктәптә мөнәсәбәт нинди?

— Яхшы мөнәсәбәт, ниндидер аерып карау юк. Кызымның сыйныф җитәкчесе безнең турыда беренче көннән үк хәбәрдар, яңалыкларны сорап тора, балаларны әтиләре белән очрашуларга бернинди каршылыксыз җибәрә. Безнең шәһәр зур түгел. Мөселман җәмәгатьчелеге безнең хәлне белә, аңлый, кем булдыра ала — ярдәм итә. Бу дүрт ел буе борчучы булмады, менә бу соңгы ике айда гына ниндидер кызыксыну уянды, чынлап та ниндидер база төзиләрме, контрольгә алалармы, башкамы — ни сәбәпле икәне билгесез.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG