Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хөкем карары чыгарганда милләтне исәпкә алалармы?


Русиядә чыгарылган кырыс хөкем карарлары хөкем ителүчеләрнең милләте белән бәйлеме? Шул турыда белгечләр фикерен белештек.

Читада хәрби мәхкәмә 2019 елда сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнгән солдат Рамил Шәмсетдиновны 24,5 ел төрмәгә хөкем итте. Бу үтерүгә өлкән хәрбиләр тарафыннан даими рәнҗетүләр сәбәп булган. Шуңа күрә присяжныйлар, Шәмсетдиновны гаепле дип тапса да, аңа карата мәрхәмәтле булырга кирәген таныды. Human rights watch халыкара хокук яклау оешмасы 2020 ел турында хисабында Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзаларына озын мөддәтле хөкем карарлары чыгарылуын белдерде. 18 гыйнварда Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховны "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип танып алты ел колониягә хөкем итте. Мифтахов үзенең гаепсез булуын һәм югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерә.

Идел-Урал кешеләренә генә түгел, кавказларга карата да шактый кырыс хөкем карарлары чыгарыла. Idel-Реалии белгечләрдән кырыс карарлар хөкем ителүчеләрнең милләте белән бәйле түгелме дип сорашкан.

"Сова" мәгълүмат һәм аналитика үзәге җитәкчесе Александр Верховский югарыда китерелгән очракларда Шәмсетдиновтан кала берсендә дә ачык кына милли төсмер юк дип исәпли. Шәмсетдиновның ни өчен кырыс җәзага хөкем ителүенә ул ниндидер аңлатма таба алмавын әйтә.

Александр Верховский
Александр Верховский

"Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларын милләтенә карап тормыйча һәрвакыт кырыс җәзага хөкем итәләр. Азат Мифтахов фамилиясе аркасында түгел, ә анархист булуы аркасында шундый кырыс җәза алды. Рамил Шәмсетдинов турында әйтү кыен, моның белән чагыштырырлык башка очракларны хәтерләмим", ди Верховский.

"Коммерсантъ" басмасы исә Русия армиясендә хезмәттәшләрен үтерүчеләр турында тупланма әзерләгән. Анда Рамил Шәмсетдинов кебек кырыс җәзага хөкем ителүчеләр юк. Шәмсетдинов очрагында присяжныйлар бу хәлгә башка хәрбиләрнең рәхимсез рәнҗетүләре китерүен танып Шәмсетдиновка карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген белдерсә дә, хәрби мәхкәмә җәза билгеләгәндә моны исәпкә алмады. Аның фикеренчә, кырыс эзәрлекләү ысуллары башта аерым төбәкләрдә, бигрәк тә Төньяк Кавказда сынала, аннан Русиянең калган өлешләренә таратыла.

"Төньяк Кавказдан бу елларда Русиянең башка төбәкләренә "импортланган" нәрсә — куәт хезмәткәрләренең рәхимсезлеге һәм кыенсынусыз эзәрлекләү, гомумән канунсызлыкның арта баруы", ди белгеч.

Бу уңайдан футбол фанаты Егор Свиридовны үтергән өчен 20 елга төрмәгә ябылган Аслан Черкесов очрагы да искә төшә. Черкесов коралны үз-үзен саклау өчен куллануын белдерсә дә, Свиридовның үлеме 2010 елның 11 декабрендә Мәскәү үзәгендә урыс милләтчеләре оештырган зур чуалышларга китерде, 29 кеше яраланды.

Черкесов очрагында кырыс җәзага хөкем итү Мәскәүдә кешеләрне тынычландыру өчен эшләнде

"Черкесов очрагында кырыс җәзага хөкем итү Мәскәүдә кешеләрне тынычландыру өчен эшләнде дип уйлыйм, сәяси яктан ул чакта бу бик мөһим иде", ди Верховский.

Белгеч моның ксенофоблар таләпләрен үтәү өчен эшләнүе белән килешә. Шул ук вакытта ул "ксенофоблар гына түгел, җитәкчеләр дә бу вазгыять турында башка төшенчәләр белән фикер йөртте", ди ул.

Верховский кешеләрне хөкем иткәндә аларның милләте исәпкә алыну мөмкинлеген кире какмый. Шул ук вакытта ул югарыда телгә алынган татарлар һәм башкортлар белән бәйле очракларда милләтне исәпкә алу булмаган дип саный.

"Хизб ут-Тәхрир"не анда татарлар булган өчен түгел, ә "Хизб ут-Тәхрир" буларак хөкем итәләр. Шул ук Татарстанда аларның эшләрен ФСБның татар хезмәткәрләре тикшерә (ФСБ тулысынча Путинга буйсынучы федераль оешма). Хакимият алардан ниндидер Сергий исемле игуменга караганда күбрәк куркыныч янавын күрә" ди ул.

Верховский фикеренчә, монда "Хизб ут Тәхрир"нең Русиядә террорчы оешма буларак теркәлүе дә исәпкә алына. Ә менә "нурчыларны" һәм "тәблигчыларны" андый кырыс җәзаларга хөкем итмиләр, ди "Сова" үзәге мөдире.
Элекке совет илләре белгече, АКШта яшәүче Пол Гобл башка фикердә.

Пол Гобл
Пол Гобл

"Мәскәү милли азчылыклар вәкилләрен канунсыз рәвештә озын мөддәтле төрмә җәзаларына хөкем иткәндә үзен бик иркен тоя. Кремль моны эшләп була һәм Көнбатыш ризасызлык белдермәячәк дип исәпли. Әмма Көнбатыш хөкүмәтләре Мәскәүнең мондый гамәлләреннән зыян күрүчеләрне якларга әзер", дип Гобл.

Азат Мифтаховка чыгарылган хөкем карары Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Демократик институтлар һәм кеше хокуклары идарәсендә борчылу тудырды, Европа шурасы да бу эшне игътибар белән күзәтеп бара.

Гобл фикеренчә, Мәскәүнең милли азчылыкларга карата рәхимсезлегенең тагын бер сәбәбе бар.

Кремль бу гамәлләренең күп кенә русияләр тарафыннан хуплануын белә

"Кремль бу гамәлләренең күп кенә русияләр тарафыннан хуплануын белә, чөнки күпләр милли азчылыклар вәкилләре лояль булмаска мөмкин дип исәпли", ди ул.

Мөселманнарга карата кырыс хөкем карарлары чыгарылуына шул ук Русия дә әгъза булып торган Европа шурасында да борчылу белдерәләр. 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыклар хокукларын яклау конвенциясенең киңәш комитеты Русиядәге милли сәясәтне тәнкыйтьләп чыкты. Комитет фикеренчә, Русиядә экстремизмга каршы кануннарны мөселманнарга һәм "традицион булмаган" диннәр вәкилләренә карата артык еш кулланалар.

XS
SM
MD
LG