Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан бишлеге": "Колония администрациясе өчен тәртипле тоткын – бугаздагы төер кебек"


Мәхкәмәдә "Казан бишлеге" белән видеоэлемтә, 2019 ел.
Мәхкәмәдә "Казан бишлеге" белән видеоэлемтә, 2019 ел.

"Казан бишлеге" эше нигезендә хөкем ителгән Рөстәм Ямалиевның хатыны ирен төрмәдә нигезсез эзәрлекләүләр турында сөйләде.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп 20 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Рөстәм Ямалиевка карата колония идарәсе тарафыннан янә басым башланган. Бу хакта аның хатыны Дания Ибраһимова хәбәр итте. Моның рәсми сәбәбе – эчке тәртипне бозу. Бу алга таба ПКТга (камера тибындагы бүлмә) ябу турындагы боерыктан чыгып үтәлә дип уйларга нигез бар, дип саный сәяси тоткынның хатыны.

"23 мартка кадәр минем ирем колония отрядында иде. Эшкә йөрде, курсларда укыды. Февраль аенда без балалар белән аның янына очрашуга бардык. Ягъни ул зарланмады. Ходайга шөкер, бар да тәртиптә иде кебек. Чынлыкта исә администрация тарафыннан күптән инде һөҗүмнәр бара иде. Колония администрациясе өчен уңай тәртипле тоткын – бугаздагы төер кебек, шуңа күрә акрынлап аны "түбә астына" кысрыклап чыгарырга булдылар", ди Дания Ибраһимова.

"Казан бишлеге"

2019 елның 13 мартында Самардагы Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнүче биш егеткә кырыс хөкем чыгарды. Руслан Сөнгатов 22 елга, Рөстәм Ямалиев 20 елга, Илнар Зиннәтов 19 елга, Марат Түләков 18 елга, Ирек Насыйров 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу эш "Казан бишлеге" дип аталды.

"Хөкем карарының 205.5 маддәсенә таянып беркетелгән профилактик тамгалар (полосалар) аркасында минем ирем болай да мәчеткә бару хокукыннан, спорт чараларында катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм. Аларга ул да аз тоелды, хәзер, ай саен аның өстеннән рапортлар язып, бөтенләй отрядтан кысрыклап чыгарырга булганнар", дип исәпли Дания.

Хатыны әйтүенчә, Ямалиев 23 марттан штраф изоляторында. Колония җитәкчелеге хәбәр итүенчә, башта аңа 5 тәүлек бирелгән һәм ул 28 мартта отрядка кайтырга тиеш булган. Штраф изоляторында тору вакытын тагын җиде көнгә озайтканнар, ди Дания. Иренә карата барган басым турында Дания Ибраһимова Азатлыкка сөйләде.

Дания, ирегезне нинди тәртип бозу аркасында ШИЗОга урнаштырулары билгелеме?

Аңа "сине ябарга өстән фәрман килде" дип берничә кеше әйткән

— Мин, иремнең вәкиле буларак, сорау җибәрдем. Әлегә җавап алмадым. Сәбәбе формаль – моңа кадәр ай саен рапорт тапшыралар иде, ягъни ансыз ярамый. Ә бу юлы максатчан рәвештә рәттән дүрт рапорт. Ул миңа комиссия алдыннан шалтыратты, мине ШИЗОга ябарга җыеналар, диде. Ягъни комиссиягә кадәр үк ШИЗОга ябасылары билгеле булган, аны ниндидер фәрман килүе турында кисәтеп куйганнар – колония җитәкчелегеннәнме, кураторларыннанмы икәне билгесез. Биш тәүлек ШИЗО бирәләр, рапортларда конкрет нинди сәбәп язылуы миңа билгесез. Якшәмбе, 28 март ШИЗОдан чыгарга тиеш иде. 27 март көнне тагын бер комиссия уздыралар һәм тагын 8 тәүлек бирәләр. Сәбәбе – конвойның кулларны артка куярга дигән фәрманына буйсынмаган, имеш. Чынлыкта андый хәл булмаган, чөнки ирем ШИЗОның ни икәнен, аннан отрядка чыгып булмасын яхшы белә. Шуңа ул анда эләкмәс өчен, барысын да эшләде, аның максатчан рәвештә тәртип бозуына ышанмыйм. Сигез тәүлек бирелгәч, ул миңа хат язды – аңа "сине ябарга өстән фәрман килде" дип берничә кеше әйткән. ШИЗОдан соң камера тибындагы бина дип уйлыйм, чөнки алар этап буйлап бара – алга таба тагын да кырысрак шартлар биреләчәк. Күбесенең шулай.

Моңа кадәр кисәтүләр булмаганмы?

— Февраль аендагы очрашуда ул "рапорт төзелмәгән бер ай да булмады" дип сөйләгән иде. Аңлавымча, бу моңа кадәр бары тик формальлек иде – ягъни, аның җинаять маддәсе авыр булгач, идеаль чиста булмасын өчен, аңа карата вакыт-вакыт эчке тәртипне бозу турында беркетмә төзиләр. Колониягә килүгә, аңа "качарга мөмкин" дигәнме, "һөҗүм итәргә мөмкин" дигәнме тамга, төгәл хәтерләмим, башканымы бирделәр. Бер тамганы әле этап алдыннан Самарда ук бирделәр – "суицидка тартылучан" дип. Аның нигезендә, табигый, аны махсус хисапка куйдылар, андыйларны һәр ике сәгать саен тикшереп торалар. Аңа иҗтимагый спорт чараларына, мәчеткә йөрергә рөхсәт итмәделәр, юкса, отрядтагы башка тоткыннарга рөхсәт. Без бу чикләүләргә күз йома идек, ул эшкә йөри ала иде, укый иде – без канәгать идек, бу барысына да тәтеми. Шуңа күрә, ул түзә иде. Хәзер дә зарланмый, бернинди чара да күрмәүне сорый. Файдасызлыгын аңлыйдыр, бәлки – өстән фәрман булгач, аны ябар өчен барысын да эшләячәкләр, шуңа күрә, аңлавымча, ул каядыр язуның яки мөрәҗәгать итүнең мәгънәсен күрми. Мин аның нинди шартларда тотылуын белмим – бер кешелек камерадамы, юкмы.

Тамга – ни ул? Шәхси эштәге тамгамы?

Шәхси эшен каралту өчен барысын да эшлиләр

Әйе. Навальный турында ишеткәнсездер, аның "качарга мөмкин" дигән кызыл сызыгы, ягъни тамгасы бар. Бу сызыклар тагын ниндидер төсләргә бүленә. Бу профилактик хисап, сине анда берникадәр вакытка куялар һәм, берничә ай дәвамында тәртибең уңай булса, кисәтүләр булмаса, бу хисаптан алалар. Ай саен рапортлар язылгач, мондый йомшартулар ала алмый инде. Шәхси эшен каралту өчен барысын да эшлиләр.

Колонияләрдә башка тоткыннар да мондый җәберләүләргә дучармы?

Безнең бишлектәге ("Казан бишлеге" - ред.) Руслан Сөнгатовның шундый ук хәлдә икәнен беләм – ул озак вакыт ШИЗОда утырды, соңрак ПКТга эләкте. Аңа карата да шундый ук басым ясалуын һәрдаим яктыртылып бара. Илнар Зиннәтовның сәламәтлек проблемнары бар. Ирем утырган колониядә аның белән бер үк маддә нигезендә хөкем ителгән тагын бер кеше бар, ләкин аның турында тулырак сөйли алмыйм – туганнары аның эшен бер җирдә дә яктыртмый. Ул колониягә килү белән ШИЗОга эләкте, һаман да ПКТда утыра. ПКТ – камера тибындагы бүлмә, үзенчә бер камера. Чикләүләре күбрәк. Отрядта чагында, ул колония буйлап ирекле хәрәкәт итә ала, булган чикләүләрне лояль дип атарга була. Ә ПКТ – авыррак шартлар, СИЗОда утырган кебек, төрмә эчендәге төрмә булып чыга.

Ирегезне ничек якларга җыенасыз?

Бәлки, бу шикаятьләрдән соң тору шартларын тагын да начарайтканнарын күреп торалардыр

— Мин ФСИН эшчәнлеген тикшерүче прокуратурага, Татарстанның кеше хокуклары вәкиленә язарга җыена идем. Әлегә иремнең ни әйткәнен көтәм. Ул яки басым астында, яки бу гамәлләргә шикаять итүнең мәгънәсен күрми дип аңлыйм. Бәлки, бу шикаятьләрдән соң тору шартларын тагын да начарайтканнарын күреп торалардыр – белмим. Әлегә ник шикаять итәргә теләмәвенең сәбәбе миңа ачык түгел. Әлбәттә, эндәшмичә һәм берни эшләмичә утырырга кирәк, дию белән килешмим. Киләчәктә тагын да начаррак булырга мөмкин. Инде отрядка эшкә чыга алмаячагын аңлыйм. Ул эшли иде, шалтыратып, балалар белән аралаша ала иде – өч ел СИЗОда утырганнан соң, безнең өчен бу да зур җиңеллек иде. Колониягә эләккәч, укый ала, эшли ала, очрашуларга бара алабыз – без бу мөмкинлекләргә да сөенә идек. Аны яптылар – хәзер ул үзенә ашамлыклар да сатып ала алмый. Тиздән ураза, ул аны тотачак, бу шартларда ничек ураза тотар – күз алдына да китерә алмыйм. Бик авыр. Камера тибындагы бүлмәгә күчергәнче, ШИЗОда тотарлар дип уйлыйм.

Кайчан ШИЗОдан чыгарга тиеш?

— ШИЗОда тотуның максималь вакыты – унбиш тәүлек. Ләкин бу формальлек кенә, аны бер сәгатькә чыгарып, кабат тәртип бозуда гаепләп, тагын унбиш тәүлеккә ябып куеп була. Мин колониягә шалтыратып, отряд җитәкчесе белән сөйләштем – "мин нишли алам, аны бит кече инспекторлар яза" дип, балаларча акланды. Телефоннан берни аңлатмыйлар, "эчке тәртипне бозды" дип кенә аңлаталар. Теләсә нәрсәне "тәртип бозу" дип язып була. Булдымы икән әле андый гамәл – аерым сорау. Иремнең андый гамәлгә баруына ышанмыйм – ШИЗОга эләксә, чыкмаячагын ул яхшы белә.

Ирегезнең элекке адвокаты сезгә гаеп тагу турында шикаять иткән идегез, ул эш ни хәлдә?

Президент идарәсеннән террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителгәннәрнең туганнары турында мәгълүмат җыярга дигән боерык килә, диделәр

— Кызганыч, бернинди хәрәкәт тә юк. Миңа бернинди мәгълүмат килмәде. Самардан бернинди хәбәр юк. Бүгенгә миндә бернинди мәгълүмат та юк. Ягъни бер кеше башка кешегә яла якса да, аңа берни юк, ә икенче кешене мөселман булганы өчен генә озак елларга, гомерлеккә диярлек, төрмәгә ябалар – мин әлегә куәт оешмаларының ике төрле стандарт белән эш итүен генә күрәм.

Хәзер безнең гаиләләр турында ниндидер мәгълүмат җыю бара – моны күпләр әле белмидер, ләкин миңа шалтыратып торуларга караганда, мин ниндидер махсус исемлекләр төзелүен аңлыйм. Ягъни хөкем ителүчеләрнең туганнары өстенә күмәк җавапчылык өстәлә. Миңа узган ел азагында шалтырата башладылар, быел да җинаятьчеләрне эзәрлекләү үзәгеннән шалтыраттылар, шалтыраткан хезмәткәр "безнең үзебез өчен дә яңалык бу", дип аңлатты. Шәһәр хакимияте фәрманын үтибез, президент идарәсеннән террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителгәннәрнең туганнары турында мәгълүмат җыярга дигән боерык килә, диделәр. Без нинди исемлекләргә эләгәбездер – мин үзем дә белмим, ул сорауны үземә дә еш бирәм. Соңгы вакытта безнең гаиләгә шундыйрак мөнәсәбәт, вакыйгалар дулкын булып килә.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG